Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Һөнәрен гомерлек итеп сайлаган

    Кайбер кешеләрнең хез-мәт кенәгәсенә күз төшерүгә үк аның хуҗасының һөнәренә һәм эш урынына ни дәрәҗәдә тугрылыклы булуын аңлыйсың. Рәмзия Гобәйдуллинаның хезмәт биографиясе 1971 елдан бирле элемтә тармагына бәйле. Ул 30 ел телефонистка булып эшләде. Кайчандыр телефонның бөтен кешегә дә эләкми торган зур уңайлылык булып саналуына бүген хәтта ышануы да кыен....

    Кайбер кешеләрнең хез-мәт кенәгәсенә күз төшерүгә үк аның хуҗасының һөнәренә һәм эш урынына ни дәрәҗәдә тугрылыклы булуын аңлыйсың. Рәмзия Гобәйдуллинаның хезмәт биографиясе 1971 елдан бирле элемтә тармагына бәйле. Ул 30 ел телефонистка булып эшләде.

    Кайчандыр телефонның бөтен кешегә дә эләкми торган зур уңайлылык булып саналуына бүген хәтта ышануы да кыен. Телефон куйдыруны кешеләр еллар буе көттеләр. 1970-1980 елларда район авылларында, шәһәрнекеннән шактый калышса да, телефон элемтәсе киңәйтелә башлады. Ул чакта электр элемтәсе почта белән бер түбә астында булды.

    Районда телефон станцияләре эшләде, шундыйларның берсе Дөбъязда иде. Андагы эшләр кулдан башкарылды, телефончылар коммутаторда кулдан тоташтырып утырдылар. Рәмзия Габделхәй кызы 1971 елда хезмәт эшчәнлеген менә шушында шәһәрара телефон станциясе телефончысы булып башлады.

    - Ул чорда, элемтә безнең аша тормышка ашырылганга, эш күп иде. Телеграф участогында телеграф аппараты-коммутатор куелган. Башта ул Биектау белән элемтәгә керә, аннары мәгълүмат Казанга, илнең башка шәһәрләренә китә. Клавиатураны биш бармагың кебек белергә кирәк. Хөкүмәт телеграммалары берөзлексез килеп тора, бәйрәмнәрдә һәм сайлау вакытында алар тагын да күбәя - тәрәзә төбенә зур-зур өемнәр булып җыела һәм без телеграммаларны баш та күтәрми эшкәртәбез. Эш, өч сменалап, тәүлек буе барды. Кыенлыклар адым саен очрап торса да, яшь чак бит: юк кына нәрсәдән дә көләсе килә, авырлыклар да куркытмый, аларны тиз җиңәрсең кебек тоела, - дип исенә төшерде ул елларны Рәмзия Габделхәй кызы. - Ул заманнардан соң күпме гомер узды да, тормышта күп-ме үзгәрешләр булды!

    Рәмзия 1953 елда Кече Кавал авылында Разия белән Габделхәй Бариевлар гаиләсендә туган. Гаиләдә 9 бала булган, Рәмзия - өченчесе. Мәмдәл мәктәбенең 10 сыйныфын тәмамлаганнан соң, туган колхозы "Чулпан"да ике ел эшләп алган. 1971 елда Дөбъязга, апасы Саймә Бари кызы янына килә. Аңа шушы авылда эшкә урнашырга һәм үзләрендә яшәргә тәкъдим итәләр.

    Яшь, чибәр, җитез кызны егетләр бик тиз күреп алалар. Рәмзия үзе исә Торнаяз авылыннан Радик Гобәйдуллинны ошата. Аларның гаиләсе 1974 елның августында барлыкка килә. Ире Радик белән алар бер малай һәм ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Уллары Рә-диф Казанның архитектура-төзелеш институтын тәмамлады. Хәзерге вакытта Казанда "Союзхимпроект" проект институтында әйдәп баручы инженер булып эшли. Кызлары педагогика университетын тәмамладылар. Олысы Энҗе Каенлык мәктәбендә география һәм биология укыта. 9 елдан бирле укыту-тәрбия эшенә җитәкчелек итә. Икенче кызлары Резедә - Казаклар мәктә-бендә чит телләр укытучысы.

    Вакыт бер урында тормый, элемтә дә кызу темплар белән алга бара. Автомат һәм санлы станцияләр барлыкка килү белән кул хезмәте дә үткәндә калды. Биектау районы элемтә бүлегендә үзгәрешләр 1998 елда, "Таттелеком" барлыкка килгәч башланды. 2001 елда безнең районның элемтә бүлеге, электр элемтәсеннән аерылып, Яшел Үзәннең зональ электр элемтәсе узелына кушылды.

    2003 елда Рәмзия Габделхәй кызы Дөбъяз авылының почта элемтәсе операторы вазифасында Биектау почта элемтәсе узелында эшли башлагандагы борчылу-икелә-нүләр артта калды. Ул техник мәсьәләләрдә яхшы белгеч кенә түгел, теләсә кайсы мизгелдә башкаларга ярдәмгә килергә әзер тора торган нечкә күңелле кеше дә. Мәрхәмәтле Рәмзия апабыз хезмәттәшләрен беркайчан да кире борып җибәрми, аларны тыңлый, акыллы киңәшләрен бирә. Кешеләр белән, уртак тел табып, тату яши. Аның хезмәтендә кирәкле төп сыйфат - халык белән эшләгәндә күтәренке күңелле булу, алар белән җиңел аралашу.

    Рәмзия Гобәйдуллина - хезмәт ветераны. Хезмәтендәге казанышлары өчен аңа 1995 елда "Һөнәре буенча иң яхшы хезмәткәр" дигән исем бирелде, грамоталар белән дә бүләкләнде. Почтада озак еллар буена намус белән эшләгәне өчен 2015 елда Рәмзия Габделхәй кызы Россия Федерациясенең элемтә массакүләм коммуникацияләр министрыннан Рәхмәт хаты алды.

    Россия почтасы көнендә үзенең хезмәт эшчәнлеген элемтәгә багышлаган Рәмзия Габделхәй кызына рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Хезмәттәшләре аңа сәламәтлек һәм уңышлар телиләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: