Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Намус һәм вөҗдан кушканча

«Кешеләргә хөрмәт белән карау, аларның проблемаларын аңлау һәм ярдәм итү - кешелеклелек әнә шундый сыйфатлар җыелмасын үз эченә ала. Минем ишекләрем халык өчен һәрвакыт ачык булды һәм бүген дә ачык». М.Ә. Шарапов Минакдас Әхтәмович Шарапов, юстициянең өлкән киңәшчесе, 43 ел артык инде прокуратура органнарында хезмәт куя. Ул 1952 елның 7...

«Кешеләргә хөрмәт белән карау, аларның проблемаларын аңлау һәм ярдәм итү - кешелеклелек әнә шундый сыйфатлар җыелмасын үз эченә ала. Минем ишекләрем халык өчен һәрвакыт ачык булды һәм бүген дә ачык». М.Ә. Шарапов
Минакдас Әхтәмович Шарапов, юстициянең өлкән киңәшчесе, 43 ел артык инде прокуратура органнарында хезмәт куя. Ул 1952 елның 7 маенда Татарстанның Чирмешән авылында туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан дәүләт университетының юридик факультетына укырга керә. 1974 елның августында Әлмәт шәһәре прокуроры ярдәмчесе булып эшли башлый. Тырыш, белемле яшь белгечне бик тиз күреп алалар. 4 елдан соң аны Казан шәһәре прокуроры ярдәмчесе итеп билгелиләр. Казанда ул тагын да зуррак җаваплылык тоеп эшли башлый.
Язмыш андый кешеләргә йөкнең авырын сайлый, күтәрә белгәнгә күрә. Озак та үтми Минакдас Әхтәмовичны Татарстан Республикасы прокуратурасының тикшерү идарәсенә прокурор итеп куялар. Читтән караганда үсеш баскычы шома гына булып күренсә дә, тынгысыз, үз эшенә үтә дә җаваплы караган кеше өчен ул баскычлар чәчләргә чал кертә, йөрәккә яралар сала. Җәмгыятьтә берсеннән-берсе усалрак җинаятьчел төркемнәр пәйда була башлый. "Казан феномены" дигән балалар һәм яшүсмерләрнең җинаять төркеме үзе генә дә ни тора. "Казан феномены"ның тискәре "даны" бөтен Россиягә тарала. Аңа Мәскәү күзәтчелек итә башлый. Менә шул вакытта балигъ булмаганнар турында закон үтәлешенә күзәтчелек итү кебек үтә дә четрекле эшне Минакдас Шараповка тапшыралар.
Ике елдан соң ул Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелә, республикада тикшерү эшенә җавап бирә.
90-нчы еллар башы. Казан шәһәрендә бер-бер артлы җинятьче төркемнәр арта тора. Алар җинаять эшләрен нинди генә формаларда алып бармый. Халык урамда иркенләп йөрергә курка башлаган чорлар була ул. Җинаятьчеләр бер-берсенә каршы утлы корал белән чыккан вакытлар. Чәчләр үрә торырлык эшләр алып барырга туры килә. Нәкъ шул чорда Минакдас Шарапов криминаль яктан "чәчәк аткан", "даны таралган" Мәскәү районы прокуроры итеп билгеләнә. 1992 ел була ул, көнне төнгә ялгап эшләгән чаклар. Тырышлык бушка китми - җинятьчел төркемнәр кими башлый.
Соңыннан аны шәһәр янындагы Питрәч районына прокурор итеп билгелиләр. Минакдас Шарапов 15 ел дәвамында биредә тәртип урнаштыра.
Минакдас Әхтәмович кайда гына эшләмәсен үзе кебек ышанычлы белгечләр тәрбияләп калдыра. Ул варислары арасында үзенең тәҗрибәсе, белеме белән уртаклаша. Аның укучылары бүген инде үзләре югары даирәләрдә хезмәт куялар.
2014 елның февраленнән Минакдас Шарапов Биектау районы прокуратурасын җитәкли. Күренекле рус юристы Анатолий Федорович Кони прокурорга билгеләмә биргәндә, аны болай тасфирлый: "Прокурор ул - үзенә башка зат. Әдәпле, әхлаклы, аның кулына ришвәт ябышмый. Ул бар яктан да Альп тау түбәләре өстендә яткан кардан да чистарак булырга тиеш". Бу сүзләр Минакдас Шарапов кебек закон сакчылары турында әйтелгәндер. Югары профессиональлеге, кешелеклелеге, фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә аңа берсеннән-берсе лаеклы мактаулы исемнәр бирелә. Югарыдагылар аны күрәләр, эшенә бәя бирәләр.
Минакдас Шарапов Генераль прокурор һәм Татарстан Республикасы прокуроры тарафыннан бирелгән мактау сүзләренә лаек була. 2001 елда, Питрәч районында эшләгән чорда, Россия Федерациясе Генераль прокуроры Владимир Устинов аңа тулы хәрби комплект белән исемле Макаров пистолетын бүләк итә.
Минакдас Әхтәмовичның 65 яшьлек юбилее алдыннан без сезгә аның белән әңгәмә тәкъдим итәбез.
- Минакдас Әхтәмович, Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлагач та Сезнең алда өч төрле белгечлекнең берсен: судья, адвокат, прокурор белгечлеген сайлап алу бурычы торган. Ә Сез өченчесен сайлагансыз. Мондый карар кабул итәргә Сезгә нәрсә сәбәпче булды?
- Сүз дә юк, прокурор бик тә җаваплы һәм чын ирләр профессиясе. Халык дәүләтнең тәртип урнаштыруда һәм законлылыкны тәэмин итүдәге эшчәнлеге турында нәкъ менә прокурор эше нәтиҗәләре буенча фикер йөртә, хөкем итә.
Һәрвакыттагыча, гражданнарның хокукларын саклауда һәм яклауда прокурор күзәтчелеге иң мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора. Прокуратура ул - кеше иң авыр, чарасыз калган минутында мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган законлы дәүләт органы. Мин һәрвакыт үз илемә, аның халкына файдалы хезмәттә эшләргә хыялландым. Хыялым тормышка ашты, дип уйлыйм
- Моннан 40 ел элек сайлаган профессиягезне башка төрле һөнәргә алыштырырга теләгән вакытларыгыз булдымы?
- Прокуратура органнарында эшләгәндә закон рухына тугъры калырга тырыштым. Закон бит ул яшәү кануны. Гомерем буе үз профессиямне яратып эшләдем, яратканга күрә торган саен күбрәк беләсем, өйрәнәсем килде. Белемле кеше кешеләргә тагын да күбрәк файда китерә. Үз-үзеңне камилләштермәсәң, мүкләнеп калуың да бар. Андыйларның йөрәген дә мүк баса. Мин законны намус белән сакладым дип әйтә алам, үз бурычымны вөҗдан кушканча башкардым. Бүген кулымны йөрәгемә куеп әйтә алам, беркайчан да сайлаган юлымнан тайпылырга уйламадым, намусым кушканча кешеләргә хезмәт иттем.
- Хезмәт юлыгызда үзегезгә үрнәк булырдай кешеләр очрадымы, кемнәрне үзегезнең остазыгыз итеп кабул иттегез?
- Әти-әнием биргән тәрбиягә бүгенге көндә дә рәхмәтлемен. Аларның күңел чисталыгы, самимилеге, кешеләргә карата мөгамәләсе, намуслы хезмәте мине кеше итте. Алар ярдәме белән мин үземә һөнәр сайладым, алар киңәше белән яшәдем. Мең рәхмәт аларга.
- Эшли башлагач та иң авыр дип санаган эшегез нинди иде?
- Узган гасырның 90-нчы еллар башы. Казанны тетрәктән бер вакыйга минем дә тормышымда онытылмас эз калдырды. Казан шәһәре уртасындагы Иске татар бистәсе канга баткан иде ул чорда. Андый хәлне Америка киноларында гына күрергә була дисәләр, мин инде ышанмыйм, чөнки үз күзләрем белән күрдем.
Андрей Шпагонов. Бу кешенең исемен бүген Википедиядән дә эзләп табып була. Ул республика элемтә үзәгендә эшли иде. Эшеннән алган характеристикасына караганда, ул анда яхшы эшчеләр рәтендә булмаган.Үз эченә йомылган, кешеләр белән аралашырга яратмый, үзе турында бик югары фикердә. Әмма утлы корал белән бик оста эш итә, оста ата. Төз атуда аңа тиңнәр булмый. Мондый сыйфатлары эшкә урнашканда аңа өстенлек биргән, күрәсең. Табельле корал махсус элемтә хезмәткәрләренә устав нигезендә бирелә.
1992 елның 27 апрелендә бөек Пасха көне иде. Андрей Шпагонов бу көнне Татарстан Республикасы фельдъегер хезмәте Идарәсенә басып керә. Ул Идарәдән патроннары белән 67 ату коралын кулга төшерә. Идарәнең 9 хезмәткәрен үтерә, 1 кеше авыр тән җәрәхәтләре ала.
Ул вакытта мин Татарстан Республикасы прокуроры ярдәмчесе булып эшли идем, тикшерү эшләрен алып бардым. Андрей Шпагонов эше аерым исәптә иде. Миңа әлеге эшне нокта куйганчы алып барырга кушылды.
Оператив хезмәткәрләр эшне бик тиз тотты. Җинаятьче эләккән боҗра кечерәя башлады. Ул инде үзе артыннан киләчәкләрен белә иде. Җинаятьче суд-психиатр экспертизасын узды. Комиссия, Шпагонов үз акылында һәм үзе кылган җинаятьләр өчен җавап тота ала торган дәрәҗәдә, дигән нәтиҗә чыгарды. Ул чорда җинятьче төркемнәр дә аз түгел иде, әмма мондый вәхшилекне беркем эшләмәде. Мондый канлы мәхшәрне Казан каласының күргәне юк иде. Шпагоновка карата үлем карары чыгарылды. 1995 елның декабрендә суд карарын тормышка ашырдылар - аны атып үтерделәр. 1996 елның 1 гыйнварыннан Россиядә үлем карарын кичектерүне, ягъни мораторий игълан иттеләр. Бүген Россиядә үлем карары турында төрле фикерләр йөри. Һәркемнең үз фикере. Француз язучысы Альбер Камю моннан 70 ел элек әлеге проблема турында фәлсәфи фикерләп болай дип яза: "үтерүчене үлемгә хөкем итәләр, чөнки үтерү белән мәшгуль булган кеше үзендә булган яшәү көчен үтерә. Ул башка кешене үтергәндә өлешчә үзен дә үтерә".
- Биктау районындагы эшегез алдагыларыннан нәрсәсе белән аерылып тора, әгәр шулай дип әйтеп булса?
- Район прокуратурасы алдында ведомствоара эшчәнлекне ныгыту эше бик кискен тора иде. Без моңа ирештек дип уйлыйм. Бүген районда аның буенча эшче төркем үз эшен бик ачык күрсәтте. Комиссия пенсия һәм салым законнарын бозуга киртә булып тора. Район прокуратурасының принципиаль позициясе нәтиҗәсендә 2014 елның февраль аеннан башлап, салым бурычларын яшергән физик затлардан гына да район бюджетына 50 миллион сум акча кайтарылды.
Законсыз рәвештә җир мәйданы бүлеп бирү, бюджет акчасын сарыф итү, аерым хуҗалык өчен закон белән нигезләнмәгән ташламалар ясау - болар барысы да прокуратура тарафыннан аерым затларның мәнфәгатен яклау һәм үзенең шәхси комагае өчен башкарылган эшләр буларак бәяләнә. Соңгы елларда җир мәйданнарын муниципаль милеккә кайтару өстендә дә шактый эшләр башкарылды. Прокуратура тарафыннан судка 64 гариза за җибәрелде. Бүгенге көндә 40 миллион сумлык 50 дән артык җир мәйданы район милке булып кайтты. Районда бизнесны яклау өлкәсендә дә эшләр җитәрлек. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче затларның эшчәнлеген тикшергәндә аларның законлы хокукларын яклауга, кредит-финанс, бюджет өлкәсендә, экология һәм хуҗалык мөнәсәбәтләрендә җинаять һәм хокук бозуларга каршы көрәшкә, бердәм хокук җирлеге булдыруга, һәрвакыттагыча, өстенлек бирелә. Тагын бик күп юнәлештәге эшләр район прокуратурасының күз уңында тора.
- Прокурорның эшчәнлеген тагын нинди билгеләр буенча бәяләп була?
- Безнең төп максат - халыкка ярдәм итү, аларның хокукларын яклау. Халыктан килгән мөрәҗәгатьләр өстендә эшләү - бездә иң мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора. Ул инде аңлый, прокуратура аның мәнфәгатьләрен яклый. Безгә килгән гариза, мөрәҗәгатьләрдән генә дә күреп була - халык прокуратура органнарына ышана.
- Прокурорда нинди сыйфатлар өстенлек итәргә тиеш?
- Иң беренче чиратта, ул кешеләр гозерен үзенеке кебек итеп кабул итәргә тиеш. Намус, вөҗдан аның өчен буш төшенчәләр түгел. Прокурор һәрвакыт конфликт эчендә, шул низагны закон кушканча хәл итү ягында тора. Бу очракта әдәплелек беренче планга чыга.
Белешмә: Биектау районы прокуратурасының тарихы һәм бүгенгесе.
Биектау районы прокуратурасы бинасының кайда урнашканлыгын ветераннар истәлегенә таянып кына белеп була. Ул 1953 еладан башлана. Ул чорда прокуратура район суды бинасының 3 бүлмәсендә урын алган була. 1957 елда прокуратурага район Башкарма комитеты бинасында 4 бүлмә бирелә.
Район Башкарма комитеты хезмәткәрләренең штаты арту сәбәпле прокуратура хезмәткәрләрен төзелеш-монтаж поездының иске бинасына чыгаралар. 1963 - 1965 елларда Чернышевский урамындагы бинада утыралар. 1965 елда прокуратурага Совет урамы 8 йорттан урын бирелә. Ә 1969 елда район прокуратурасы үзе өчен махсус төзелгән Чернышевский урамы 32 йортка күчә. Бүгенге көндә Биектау районы прокуратурасы Пролетарская урамындагы 7 йортта урнашкан.
1955 - 1963 елларда прокуратура районара прокуратурасы дип йөртелә һәм ул Дөбьяз районына да хезмәт күрсәтә, транспортка күзәтү функциясен дә башкара.
Бүгенге көндә район прокуратурасында 8 кеше эшли.
1935 елдан район прокуратурасында Г. Каракулькин, Ф. Кочетов, З. Вольфман, И. Кузнецов, А. Козлов, Р. Абдюшев, Ю. Гудкович, А. Мельников, М. Мусин, Г. Нуркаев, Ф. Сафин, Ф. Каримуллин, А. Хөсәенов, Ф. Гәйфуллиннар җитәкчелек иткән. Бүгенге көндә Биектау районы прокуроры булып Минакдас Әхмәт улы Шарапов эшли.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев