Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Музыка һәрчак һәм һәркайда безне озатып йөри

«Созвездие-Йолдызлык 2020» яшьләр эстрада фестиваленең зона турында җиңеп чыккан яшь талантлары белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Искәртеп үтәбез, фестивальнең зона туры Теләче районында узган иде.

Анда Биектау районыннан берничә дистә бала к а т н а ш т ы . А л а р н ы ң күбесе ярымфиналга үтте. Гадәттәгечә, «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең финал концерты апрель ахырында Казанда уза иде. Быел коронавирус бу чарага да үзенең йогынтысын ясамый калмады. Быел «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенең финалы һәм суперфиналы Казанда сентябрь аенда булырга мөмкин. Бу хакта фестивальнең матбугат үзәге хәбәр итә. Биектау районы яшь талантлары анда, һичшиксез, район данын тагын да югарырак күтәрер дигән өмет бар. Бүген без газета укучыларыбызны зона турында җиңеп чыккан тагын бер якташыбыз белән таныштырабыз. Сабина Надиенко зона турында урта төркемдәге аерым башкаручылар арасында икенче урынны алды.

Сабина башлангыч сыйныфларда укыганда ук җыр сәнгате белән кызыксына башлый. Ә быел сәхнәгә менгәненә дүрт ел була. Җыр сәнгате аның яшь гомерен тулысы белән үзгәрткән.

- Мин «Созвездие-Йолд ы зл ы к » р е с п у бл и к а фестивалендә икенче елымны катнашам. Узган ел, кызганычка каршы, урын алмадым, хәтта икенче турга да узмаган идем. Ә быел үземнең остазым белән репертуар сайлауга бик җитди карадык. Образ тудыруга иҗади якын килдек. Жюри әгъзаларына минем чыгышым ошады, күрәсең. Миңа бертавыштан 2 нче урын бирделәр. Казанда фестивальнең суперфиналында чыгыш ясавымны түземсезлек белән көтәм, - ди Сабина Надиенко.

Реклама

Вокалны Сабина җыр түгәрәгенә йөри башланчы ук яратып өлгерә. Үзенең беренче чыгышын бүген дә яхшы хәтерли. - «Җир шарының бәллүр йөрәге» дип аталган халыкара дәрәҗәдәге бәйге иде ул. Ул вакытта мин беренче дәрәҗәле дипломант исеменә лаек булдым. Минем өчен бик зур җиңү булды ул, - дип искә ала Сабина. Кыз үзенең остазларына - Гөлнара Илдаровнага һәм Илдар Галимулловичка бик тә рәхмәтле. Алар кызны һәрвакыт җиңүгә таба гына алыпбарды. С абина, җыр сәнгатеннән тыш, спорт белән шөгыльләнә, бию түгәрәгенә йөри, скрипкада уйный. Укуда да алдынгылыкны бирми. Кызның көнлек режимы сәгатьләп кенә түгел, минутлап язылган. Вокалга ул зур әһәмият бирә. 11 нче сыйныфны тәмамлагач, Сабина педагогия университетына керергә хыяллана.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев