Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

«Мөселман егетләренә христиан кызлары белән никахлашырга ярыймы?» - Рамил Юныс вәгазе

Ислам динендә ни өчен мөшрик ирләр һәм мөшрикә хатыннар белән никахлашу тыелган? Христиан динендәге кешеләр белән мөселманнар кавыша аламы? Бүгенге көндә нигә талаклар саны арта? Рамил хәзрәт Юнысның вәгазендә нәкъ менә шушы сорауларга җавап табарсыз.

Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә Коръәни Кәримдә түбәндәге аятьләрне әйтә: «Мөшрикә булган хатыннарга никахланмагыз. Сезнең өчен, мөшрикә хатынга караганда, тол хәлендә булган мөэминә хатын-кызлар хәерлерәк. Хәтта мөшрикә хатыннар үзләренең сыйфатлары белән гаҗәпләндерсәләр дә, сезгә бер тол мөселман хатыны хәерлерәктер» («Бәкарә» сүрәсе, 221 аять).

Бу аяти-кәримнең иңү сәбәбе, җәмәгать, болайрак. Рәсүлебез (с.г.в.) Мәдинә шәһәреннән үзенең бер сәхәбәсен — Әл-Муфир Ибен Ән-Гәнәвине Мәккә шәһәрендә калган мөселманнарны Мәдинә шәһәренә алып кайту өчен Мәккә шәһәренә җибәрә. Андагы мөселманнарны Мәдинәгә җыеп алып кайтырга куша. Ошбу сәхәбә Мәккәгә килгәч, аны Гыйнак исемле бер хатын аны күреп ала. Шуннан бу хатын: «Әйдә икәү ялгызыбыз гына утырып сөйләшик әле», ди. Ошбу сәхәбә ризалашмый: «Ислам безгә алай кушмый», ди. «Алайса мине никахлап ал», ди хатын. Заманында әлеге сәхәбә белән бу хатын арасында мәхәббәт була. Әлеге Гыйнак исемле хатын үзенең чибәрлеге белән күпләргә билгеле була. «Алайса мине никахла» ди. «Мин Мәдинәгә кайтып, рәсүлебездән (с.г.в.) сорыйм башта», — дип кайтып китә.

Шушы вакыйгадан соң Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә ошбу аятьне иңдерә: «Ислам динендә булмаган мөшрикә хатынга никахланмагыз, хәтта иман китереп, ислам динен тотучы булганга чаклы». Иман, җәмәгать, гамәл белән дә, гыйбадәт белән дә расланган иман ул. Шушы булмыйча, никахланмагыз, ди. Ни өчен? Аллаһы Тәгалә ни өчен шушы аятьне иңдергән? Чөнки җәмәгать, җир йөзендә яшәгән бөтен мәхлүкатьларны карасагыз — бөҗәкләрне, хайваннарны, кошларны — кайсысының балалык чоры иң күбе? Иң күп балалык чорын Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә адәм баласына биргән. Бала балигъ булганчыга кадәр 9-10-12 ел вакыт үтә. Очып йөри торган чебеннең балалык чоры — ике сәгать, бозау тугач ук аякка баса, үрдәк баласы йөзеп китә. Адәм баласына Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә балалык чорын 10 ел биргән. Ни өчен? Чөнки бала хайваннар, бөҗәкләрдән аермалы буларак, инстинкт белән генә яши алмый. Балага тәрбия кирәк. 10 ел буе бала кемнең карамагында була, җәмәгать? Кем кулында? Рәсүлебез (с.г.в.) бер хәдисендә: «Хатын-кызга малына, чибәрлегенә, нәселенә, диненә карап никахланырга була. Иң хәерлесе — диненә карап никахлану», — ди.
Шушы хәдисне, кызганыч, кайбер мөселман егетләребез дөрес аңламый. Алар пәйгамбәребез (с.г.в.) малына, чибәрлегенә, нәселенә карап никахланырга кушмаган, фәкать диненә генә карарга кушкан, диләр. Юк, дүртесе белән дә никахланырга мөмкин. Чөнки матурлыгына карап, малына карап, нәселенә карап никахланган хатын да бит асылда мөэминә булырга тиеш. Бу дүрт төрле хатынның дүртесе дә мөэминә, дүртесе дә намаз укый, дүртесе дә ураза тотарга тиеш. Чөнки матурлыгы гына булып, дин тотмаса, намаз укымаса, бөтенләй ярамый никахланырга. Болар дүртесе дә мөэминә.

Әмма дүртенчесе «диненә карап» дигән сүз иманы ныграк, диндәге мәгълүматы, мәгърифәте, динне тотуы хәерлерәк дигәнне аңлата, шуңа никахлануыгыз яхшы булыр, ди. Ни өчен? Чөнки матурлык бетәчәк! Чөнки мал бетәчәк! Иман мәңге! Шуңа күрә Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә иманга килмәгән кешенең чибәрлегенә генә карап, малына гына карап, нәселенә генә карап, имансыз хатынга никахлансаң, көннәрдән бер көнне чибәрлеге югалса, малы бетсә, арагызда аралашырга бер мәгънә калмаячак, ди. Бусы — бер. Шуннан соң ир кеше әйләнеп караса, кем белән никахланган икәнен аңламый. Хатын-кыз тизрәк бала табарга ашыга, шушы яхшы ирне җибәрмәскә, бала белән бәйләп куярга тели. Аннан соң бала аркасында дип берсе-берсенә карый алмыйча гомерләрен мескен кебек үткәрәләр. Берсе бер якка караган, берсе бер якка караган, бала аларны бәйләп тора. Бала дип җәфа чигеп яшиләр. Ни өчен? Чөнки асылда иманга карап никахлашу булмаган.

«Бәкарә» сүрәсенең «иманы булмаган хатыннар белән никахлашмагыз» дигәннең асылын аңласагыз иде сез. 10-12 еллык баланың бала чорында әни кеше мөэминә хатын булса, динле хатын булса, иманы көчле булып, балага тәрбия бирерлек мөмкинлеге булса, бала нигезле иман белән тәрбияләнә.

Кызганыч, күбебез иман белән тәрбияләнгән кешеләр түгел. Русча әйтмешли, без «приобретенные».
20, 30, 40, 50 яшьтә иманга килдек. Әле ярый безнең әти-әниләр үзләренең әти-әни һәм бабаларыннан ниндидер йолалар, догалар өйрәнеп калган, ә безгә аның тамчысы гына тамган. Тамчысы! Һәм бүгенге көндә гаҗәпләнәләр… Миңа сорау бирәләр: «Ни өчен сезнең мөселман ирләре һәм хатыннары аерылыша? Ник матур яшәмиләр?»

Җавап шушы аяти-кәримнең асылында: чөнки бүген безнең 20 яшькә җиткән егетләребезнең, кызларыбызның 10 еллык иң мөһим чорлары, кызганыч, мөселман булмаган әти-әни тәрбиясендә үткән. Аларның бөтен сүзләрен, кыланмышларын, бөтен гадәтләрен үзенә сеңдергән ул 10 елда.

20 яшьтә иманга килгәч, тормышта нәрсәне куллана ул? Күрмәгән әдәп-әхлакны. Ул анасыннан иманлы сүзләр ишетмәгән, дога ишетмәгән, атасы яки анасы артына басып намаз укымаган, ураза тотмаган. 20 яшьтә килгән ул иманга, ләкин, җәмәгать, тормышта ул Коръән белән хөкем итә алмый, гәрчә Коръәнне укый белсә дә. Ул ире белән мөнәсәбәтләрдә анасы атасы белән хөкем иткән кебек хөкем итә. Чөнки иман нигездә кермәгән, тугач та безнең атабыз, анабыз «бисмилла» дип күтәрмәгән. Шуңа күрә бүгенге көндә яулык бәйләгән кызлар-егетләребез арасында да талаклар бар. Чөнки ул шушы балалык чорын иман белән үткәрмәгән.

Менә без, әлхәмдүлләһ, 20, 30, 40 яшьтә алганбыз иманны. Киләсе буынга: «Улым, иманлы хатынны эзлә әле», «Улым, хатының иманлы булсын, динле булсын», «Балаларыңны шушы динле юлда тәрбияли торган хатын булсын», — дип нәсыйхәт бирергә тиешбез. Әгәр дә нәселнең иман чылбырын өзәсебез килмәсә.

Менә шушы аятьтә безнең бөтен асыл тәрбиябез ята, безнең иманыбыз шушыннан килә. «Мәшрик» дип фәкать потка табынучыларны гына әйтмиләр, теге сәхәбәнең яраткан хатыны Гыйнак — ул Кәгъбәтулла янындагы потка табынучы булган, шуңа күрә Коръән аны тыйган. Әмма бүгенге көндә, җәмәгать, Аллаһка инанмаган кеше кем була? Динсез кеше юк, кеше ышанмыйча яшәми. Яки ул Аллаһы Тәгаләгә ышана һәм табына, яки инде ул шайтанга табына. «Мөэмин» динле дигән сүз, Аллаһны танып, кыйбласы булган, иманлы, төпле, нигезле кеше дигән сүз.

Реклама

Шуннан соң аять дәвам итә, җәмәгать: «Кызларыгызны мөшрик егетләргә бирмәгез, динсез егетләргә бирмәгез». Беренче мәртәбә кияүгә чыккан кызларны вәли — атасы яки абыйсы бирә. Һәм менә бу әмер кыз кешегә түгел, аның вәлисенә — абыйсына йә атасына икән, чөнки рәсүлебезнең (с.г.в.) Әбү Давыд риваять кылган хәдисе бар: «Вәлисез никах булмас». Бирмәгез кызларыгызны динсез егетләргә һәм имансыз егетләргә. Сезнең кызларыгыз өчен мөэмин булган кол егет хәерлерәк. Гаҗәпләндереп байлыгын кая куярга белмәгән егеткә караганда, кол мөселман егете хәерлерәк сезнең өчен, ди.

Шуннан соң аятьне карагыз: «Ул мөшрик ирләр һәм мөшрикә хатыннар сезне җәһәннәм утына чакыралар. Ягъни, аларга ир яки хатын булсагыз, үзләре белән җәһәннәмгә алып керерләр». Кызыгыз шушы егет артына бирелеп иманын калдырачак, намазы зәгыйфьләнәчәк, калебендәге иманы түбәнәячәк һәм җәһәннәмгә алып китәчәк шушы киявегез, ди. Аллаһы Тәгалә үзенең нәсыйхәте белән җәннәткә кертергә тели, чөнки бу дөнья ләззәте фани, бу дөнья җәннәте бетәчәк, ди. Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә сезне җәннәткә өнди һәм гөнаһларыгызны кичерә, ди. Үзенең аятьләрен шундый матур сыйфатлап бирә, әгәр дә сез аңлый белсәгез, ди.

Менә шушы аятьләрдә Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә безләргә дин чылбырыбызны, нәсел-ыругларыбызда булган иманны саклап калуның кирәклеген аңлаткан. Һәрбебербез — мөселман егетләре һәм мөселман кызлары шушы Аллаһы Тәгаләнең «Бәкарә» сүрәсендәге кагыйдәсен үтәп килсәк иде. Гаҗәпләндергән кызлар да, гаҗәпләндергән егетләр дә динсез булса, сезнең өчен гаилә корырга лаек кеше түгел.

Динле хатынга никахлану хәерле дигәч, җәмәгать, динне дә, динле кешене дә тикшерергә кирәк.
Фикъһ гыйлемендә үзеңә хәләл җефет сайлау бүлегендә һәрбер китапта Гомәр ибнел Хәттабның кыйссасы килә. Мөселман кешесе үзе белән бергә бер сафта намаз укучыны «мин аны беләм» дигәч: «Син аның күршесеме? Акча биреп карадыңмы? Аның белән сәфәрдә булдыңмы?» - дип өч сорау бирә. Бер сафта намаз укучы кешегә дә Гомәр ибнел Хәттаб «син аны беләсең» дигән мөһер сукмый. Бер сафта намаз уку гына аның диненең бөек икәнен күрсәтми, ди.

Әгәр дә булачак хатының яки булачак ирең белән бер мәчеттә яки бер мәдрәсәдә укыйсыз икән, әле бу аның диненең асылын күрсәтми. Кеше, җәмәгать, сынала. Тормышта сынала ала, өч айдан соң беленә аның кем икәнлеге, кызганыч. Шуңа күрә нәселен карарга кушкан. Әтисе кем булган, бабасы кем булган? Бабасының бабасы кем булган? Әти-әнигә, вәлигә шуларны карарга кушкан. Карагыз, кем булган һәм кемгә охшаячак.

Вәлинең сүзе - соңгы сүз. Шәригать буенча, кызын вәли кеше — әти кеше никахка бирә икән, әтисе әнисе белән киңәшләшә һәм кызыннан рөхсәт сорый. Атасы риза булып та, кыз риза булмаса, никах булмый. Атасы риза булмыйча, кыз риза булса, бу вакытта галимнәр икегә бүленәләр. Никах төзек була, әмма аның дәвамлылыгында атасы Аллаһы каршында җавап бирми. Атасы җавап бирми, әгәр дә никахлары таркалса, ул үзенең сүзен әйткән була.

Монда икенче сүз килеп чыга, әлбәттә: мөшрик дигәч, мөселман егетләренә христиан кызларына никахланырга ярыймы? Коръәни Кәримдә, әйе, моңа бер рөхсәт бар. Әмма бу мәсьәләдә күпчелек галимнәр: «Бүгенге көндә китап әһелләре үзләренең икътикадларын югалттылар», - ди. Әгәр дә алар бер Гаисәне бер Илаһ дип әйтәләр икән, бу кеше белән никах төзү дөрес түгел. Ә бүгенге көндә, җәмәгать, безнең әле мөселманнарыбыз да мөселманлык дәрәҗәсен, үзенең асыл динен белмәгән вакытта, кая инде безгә үзебезнең зәгыйфь иманыбыз белән шушы дин әһелләре белән никахланырга?

Без өч айдан аларның диннәрен кабул итәргә мөмкинбез, чөнки үзебезнең дә динебезне белмибез. Никах мәсьәләсендә шушындый канун, шушындый нигез. Үзебезнең киләчәк буыныбыз турында уйласак иде, кем тәрбияләнәчәк, нәселең нинди булачак, нинди бала үстереп, кемнәр калачак һәм Аллаһы каршында үзеңнең балаң өчен җавап биргәндә, кызармаслык буламы? Аллаһы Тәгалә шушы «Бәкарә» сүрәсендәге кагыйдәне үтәргә насыйп әйләсә иде. Әәмин.

Рамил хәзрәт Юныс

Подробнее: https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев