Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • “Минем исемдә! Мин горурланам!”

    22 нче апрельдә Биек-тауда яшьләрнең "Минем исемдә! Мин горурланам!", "Георгий тасмасы" патриотик акциясе узды. Биектауның 1 һәм 3 нче мәктәпләре укучылары көндез дәресләрдән соң Георгий тасмалары алып, урамга чыктылар һәм аларны узып баручыларга тәкъдим иттеләр. Өлкәннәр дә, яшьләр дә, балалар да Җиңү символын бик рәхәтләнеп алдылар. Кызгылт көрән төстәге матур...

    22 нче апрельдә Биек-тауда яшьләрнең "Минем исемдә! Мин горурланам!", "Георгий тасмасы" патриотик акциясе узды.

    Биектауның 1 һәм 3 нче мәктәпләре укучылары көндез дәресләрдән соң Георгий тасмалары алып, урамга чыктылар һәм аларны узып баручыларга тәкъдим иттеләр. Өлкәннәр дә, яшьләр дә, балалар да Җиңү символын бик рәхәтләнеп алдылар. Кызгылт көрән төстәге матур тасмаларны киемнәренә, сумкаларына, баш киемнәренә беркеттеләр.

    Татарстанда "Георгий тасмасы" акциясен "Президент белән бергә" хәрәкәтендә катнашучылар башлап җибәрде.

    - "Георгий тасмасы" акциясен барлык буын кешеләренең илебездәге бөек вакыйгаларга катнашы булуын гәүдәләндерүче патриотик эш дип саныйм, - диде "Президент белән бергә" республика хәрәкәте активисты, Усад урта мәктәбе укытучысы Алина Фомина. - Бу акция - үзеңнең фикереңне, Бөек Җиңүгә карата булган хөрмәтең-не күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек. Сыйныф сәгатьләрендә мин укучыларыма Георгий тасмасының тарихы, әлеге хәрәкәтнең барлыкка килүе турында сөйлим. Сугыш геройларын һәр гаиләдә дә хәтерли торган безнең илдә генә мондый символ һәм шундый акция бар. Европада икенче Бөтендөнья сугышы корбаннарын искә алу өчен кызыл мәк символы кертелгән.

    "Президент белән бергә" хәрәкәтендә катнашучылар, "Бердәм Россиянең Яшь гвардия" оешмасы активистлары беренче көнне - 22 апрельдә генә дә урамнарда, шул исәптән безнең районда 10 меңләп Георгий тасмасы тараттылар. Акция Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеен бәйрәм иткәнгә - 9 майга кадәр дәвам итәчәк.

    сүз уңаеннан

    "Герогий тасмасы" акциясе быел 11 нче тапкыр уза. Әлеге тасма - 1769 елның 26 сентябрендә 1768-1774 елгы рус-төрек сугышы вакытында тугрылык, гайрәтлелек һәм зирәклек кебек сыйфатларны билгеләп үтү өчен батырлык ордены буларак, Екатерина II тарафыннан гамәлгә кертелгән Изге Георгий ордены тасмасы. Тасманың кара төсе төтенне, ә кызгылт-сарысы ялкынны гәүдәләндерә.

    * * *
    "Бердәм Россия" партиясенең Биектау җирле бүлегенә караган "Яшь Гвардия" составындагылар "Георгий тасмасы" акциясе уздырдылар. Әлеге тасмаларны тарату бәйрәм алдыннан башкарыла торган күркәм гадәт кенә түгел, бу - совет солдатының батырлыгы һәм геройлыгы турында яшь буынга тагын бер кат искә төшерү дә. Биектау районының Георгий тасмасы алган һәр кешесе җиңү символының кыскача тарихы турындагы белешмәне дә тыңлый алды. Георгий тасмасын тагып йөрергә теләүчеләр санының елдан-ел арта баруы сөендерә.

    Акциянең максаты - яңа буыннарга узган гасырның куркыныч сугышында җиңүнең нинди корбаннар бәрабәренә яу-лап алынуын, үзебезнең кемнәр эшен дәвам иттерәчәгебезне, кемнәр һәм нәрсәләр белән горурланырга, кемнәр турында истә тотарга тиешлегебезне оныттырмау.

    - Без бөек узганыбызны ихтирам итәбез. Ветераннарның истәлеге мәңгелек! - дип билгеләп үтте «Бердәм Россия» партиясенең Биектау җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илнат Шәфыйков.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: