Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • "Миләшкәй"дә тәрбияләнүче балалар көзге әкияткә сәяхәт кылды

    Көз - табигатьнең бик матур фасылы, аның алтын чоры. Ул безне гаҗәеп матур төсләре, кабатланмас бизәкләре белән сөендерә. Елның әлеге фасылына багышлап, безнең "Миләшкәй" балалар бакчасында төрле чаралар уздырылды. Татар төркемендә ул "Көзге әкият" дип аталды. Балалар аңа бик кызыксынып әзерләнделәр: шигырьләр, җырлар ятладылар, рольләр, биюләр өйрәнделәр. Әле җылырак чакта...

    Көз - табигатьнең бик матур фасылы, аның алтын чоры. Ул безне гаҗәеп матур төсләре, кабатланмас бизәкләре белән сөендерә.

    Елның әлеге фасылына багышлап, безнең "Миләшкәй" балалар бакчасында төрле чаралар уздырылды. Татар төркемендә ул "Көзге әкият" дип аталды. Балалар аңа бик кызыксынып әзерләнделәр: шигырьләр, җырлар ятладылар, рольләр, биюләр өйрәнделәр. Әле җылырак чакта миләш тәлгәшләре әзерләп калдырдылар, аларны киптерделәр, ә әти-әниләр исә киемнәр турында кайгырттылар, үзләре битлекләр ясадылар.

    Озак көтелгән әкият, ниһаять, башланды. Матур итеп бизләгән залга, җитәкләшеп, кулларына сары һәм кызыл яфраклар тоткан балалар килеп керде. Алар җырладылар һәм биеделәр.

    Балалар янына бәйрәмгә Миләшкәй дә килгән иде. Ул үзенең җырын башкарды һәм нәниләрнең Алтын көзне эзләүләрен белде. Аларга ярдәм итәргә теләп, Алтын көз янына китереп җиткерәчәк могҗизалы йомгак бирде. Юлда барганда балаларга күңелле Яңгыр очрады, ул табышмаклар әйтте. Су анасы нәниләр белән "Йомгаккай" уенын уйнады, алар белән "Бакалар" биюен башкарды. Ниһаять, йомгак балаларны Көз янына китереп җиткерде. Ә көз исә җыр да, матур бию дә әзерләп куйган булып чыкты. Әле ул бәйрәмгә буш кул белән килмәгән - һәммәсен кызыл алмалар белән дә сыйлады.

    Аннары шау-шулы һәм күңелле мизгелләр башланды: кызлар "Миләшкәйләр" һәм "Кулчатырлар" биюе белән сөендерделәр, кечкенәләр "Бакалар һәм черкиләр" уены белән мавыктылар, ә өлкәнрәкләр үз рольләрен тырышып башкардылар, шигырьләр сөйләделәр, җырладылар. Әле бәйрәмнән соң да күңелле аралашу дәвам итте - һәркемнең үз фикерен белдерәсе килде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: