Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Милләт һәм динара мөнәсәбәтләр көн үзәгендә

    Татарстанда милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр һәрвакыт актуаль булып кала бирә. Кичә Казан Кремлендә Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Президенты каршындагы совет утырышы булып узды. Әлеге утырыш онлайн видеоконференция рәвешендә Татарстан Республикасының барлык районнарын да тоташтырды. Биектау районы администрациясе бинасында узган онлайн конференциядә Биектау районы башлыгы урынбасары Әнәс Шакиров, районның...

    Татарстанда милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр һәрвакыт актуаль булып кала бирә. Кичә Казан Кремлендә Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Президенты каршындагы совет утырышы булып узды.

    Әлеге утырыш онлайн видеоконференция рәвешендә Татарстан Республикасының барлык районнарын да тоташтырды.

    Биектау районы администрациясе бинасында узган онлайн конференциядә Биектау районы башлыгы урынбасары Әнәс Шакиров, районның имам-мөхтәсибе Тәлгать Гайфуллин, Биектау округы җитәкчесе, рухани Виталий Ульянов атакай, авыл җирлекләре башлыкларының кайберләре һ.б. лар да катнаштылар.
    Утырышта Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов, телләр, мәдәниятләр, гореф-гадәтләрне саклап калу, начар юнәлештәге агымнарга карата профилактика уздыру да беренчел бурычар булып кала бирүен ассызыклады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: