Җәмәгать мунчасы кабат үзенең ишекләрен ача
Биектау станциясе, Кооперативная урамы 20 йорт адресы буенча урнашкан җәмәгать мунчасы күпмедер вакыт эшләми торган иде. Июль ае уртасында аны әҗәтләрен түләмәгән өчен яптылар. Һәм менә, ниһаять, ул юынырга, сөйләшергә, яңалыклар белән уртаклашырга теләүчеләр өчен кабат үзенең ишекләрен ача. Мунча эчендә уздырылган төзекләндерүдән кәнагать калырлык. Бөтен җир буялган, чистартылган, ялтыратылган....
Биектау станциясе, Кооперативная урамы 20 йорт адресы буенча урнашкан җәмәгать мунчасы күпмедер вакыт эшләми торган иде. Июль ае уртасында аны әҗәтләрен түләмәгән өчен яптылар. Һәм менә, ниһаять, ул юынырга, сөйләшергә, яңалыклар белән уртаклашырга теләүчеләр өчен кабат үзенең ишекләрен ача.
Мунча эчендә уздырылган төзекләндерүдән кәнагать калырлык. Бөтен җир буялган, чистартылган, ялтыратылган. Кайбер бүлмәләр гомумән яңартылган. Иске бүлмә җиһазлары яңаларына алыштырылган. Монда шулай ук чәчтарашханә дә бар. Бар җирдә, сауна булсынмы ул, бассейнмы яки аш бүлмәсеме төзекләндерү яхшы башкарылган.
"Бөтен Биектау халкын монда чакырабыз. Төзекләндерүдән соң безнең мунча бик матур булып үзгәрде. Монда юыну бүлмәләреннән тыш, чәчтарашханә дә эшли",- диде "Биектау коммуналь челтәре" ААҖ директоры Руслан Алиев.
Җәмәгать мунчасын ачу 20 августка планлаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев