Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Марат Әхмәтов: «Татарстан халкы өчен авыл хуҗалыгы – ул яшәү рәвеше»

    "Бердәм Россия" партиясе тарафдарлары республика үсешенә кагылышлы актуаль сораулар буенча җәмәгать тыңлаулары үткәрүен дәвам итә. Беренче дискуссия медицина темасына багышланган иде. Кичә "Казан" милли мәдәни үзәгендә торак -коммуналь хезмәтләр өлкәсендә борчыган сораулар һәм җирле товар җитештерүчеләргә теләктәшлек күрсәтү турында сөйләштеләр. Халыкны торак-коммуналь хезмәтләргә кагылышлы сораулар - идарәче компаниеләрнең эшчәнлеге, хезмәтләргә...

    "Бердәм Россия" партиясе тарафдарлары республика үсешенә кагылышлы актуаль сораулар буенча җәмәгать тыңлаулары үткәрүен дәвам итә.

    Беренче дискуссия медицина темасына багышланган иде. Кичә "Казан" милли мәдәни үзәгендә торак -коммуналь хезмәтләр өлкәсендә борчыган сораулар һәм җирле товар җитештерүчеләргә теләктәшлек күрсәтү турында сөйләштеләр.

    Халыкны торак-коммуналь хезмәтләргә кагылышлы сораулар - идарәче компаниеләрнең эшчәнлеге, хезмәтләргә түләгәндә аңлашылмаучанлыклар, тарифлар үзгәрү аеруча да борчый булып чыкты. Җәмәгать тыңлауларының беренче өлеше генә дә дүрт сәгатькә диярлек сузылды. Дәүләт Думасы депутаты, грамоталы кулланучы мәктәбе проекты җитәкчесе, "Бердәм Россия" фракциясе әгъзасы Александр Сидякин халыкара торак-коммуналь хезмәтләргә түләү тәртибе, идарәче компаниеләр белән эш алып бару хакында сөйләде.

    - Һәрберебез торак-коммуналь хезмәтләрдән файадаланабыз. Соңгы елларда әлеге тармакны камилләштерү, яңартуга ирештек. Тормыш сыйфаты нәкъ менә шуннан башлана бит - өйдәге җылылыктан, уңайлы ишегалларыннан, - диде Александр Сидякин.

    Соңрак, җәмәгать тыңлаулары башка юнәлеш алды. Җитештерүчеләргә үз товарын сату тәртибен раслаган законнар булса да, бу өлкәдә кыенлыклар туа икән. "Бердәм Россия" фракциясе инциативасы белән Дәүләт Советында сәүдә турындагы законның үтәлешен контрольдә тота торган мониторинг төркеме дә эшли башлаган.



    Татарстан халкы өчен авыл хуҗалыгы - ул яшәү рәвеше. Шуңа күрә авыл хуҗалыгын үстерү, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләргә дәүләт ярдәме күрсәтү, аларга продукцияләрен сатарга булышу - безнең халыкның иминлеген кайгырту дигән сүз, - диде Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.

    - Республика бюджетыннан финансланучы дистәдән артык дәүләт программасы, федераль программалар аша җир кешесенә ярдәм күрсәтергә тырышабыз. Шушы узган еллар эчендә фермерлар хәрәкәте ныгыды - 2 меңнән артык крестьян-фермерлык хуҗалыклары барлыкка килде, элеккеге колхозлар булган кайбер хуҗалыклар яңадан аякка басты. Нәтиҗәдә, бүген Татарстан, балык һәм җиләк-җимештән кала, үзен тулысынча авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итә. Әмма шул ук вакытта үзебездә җитештерелгән продукцияне үз халкыбызга сатканда кыенлыклар туа, чөнки җитештерүче белән кулланучы арасында бары тик үз файдасын кайгыртучы арадашчылар, сатучылар басып тора. Моннан җитештерүче һәм сатып алучы зыян күрә, - дип өстәде министр.
    Җитештерүчеләрнең һәм сатып алучыларның мәнфәгатьләрен яклау йөзеннән, җаваплы министрлыклар заманча базарда сәүдә челтәрләре белән генә чикләнмәскә, ә продукцияләрне сату каналларын киңәйтү белән җитди шөгыльләнергә кирәклегенә басым ясады. Җитештерүче белән сатып алучы арасын якынайту өчен ярминкәләр оештырыла. «Фермерлар парклары» ачыла. Быел - ике, аннан соң ел саен бишәр шундый парк ачу планлаштырыла, - дип хәбәр итте Марат Әхмәтов.



    Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясенең 70 проценты - күпләп сатып алучы арадашчылар, ә 30 проценты эре сәүдә челтәрләре аша сатыла.
    Җәмәгать тыңлауларында җирле эшмәкәрләр җитештергән товарны кибет киштәләренә мөмкин кадәр күбрәк чыгару темасы да күтәрелде.

    "Бердәм Россия" партиясе тарафдарлары ул - 50 иң актив иҗтимагый һәм яшьләр оешмалары, республиканың меңләгән халкы. Алар мәдәният, спорт өлкәсендә, дәүләт хакимиятендә эшләүчеләр, хөрмәтле ветераннар. Тарафдарлар республика үсеше өчен мөһим сорауларны чишүдә берләшкән. Бу нисбәттән җәмәгать тыңлаулары зур мәгънәгә ия. 10 сентябрь көнне партия тарафдарлары форумында җәмгать тыңлаулары буенча тупланган тәкъдимнәр, нәтиҗәләр Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланачак депутатларның эш планына кертеләчәк.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: