Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Малкайлар ничек кышлый? (+ФОТО)

Әле шушы көннәрдә генә "Серп и молот" хуҗалыгында кышлату барышына багышланган район семинар-киңәшмәсе булды. Аның эшендә районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рәхимҗан Кәримов, шулай ук Биектау районы хуҗалыклары җитәкчеләре, зоотехниклар һәм ветеринария табиблары катнашты. Семинарда катнашучыларны предприятиедәге вәзгыять һәм эшләрнең барышы белән хуҗалыкның баш зоотехнигы Андрей Платов, икътисадчы...

Әле шушы көннәрдә генә "Серп и молот" хуҗалыгында кышлату барышына багышланган район семинар-киңәшмәсе булды. Аның эшендә районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рәхимҗан Кәримов, шулай ук Биектау районы хуҗалыклары җитәкчеләре, зоотехниклар һәм ветеринария табиблары катнашты.
Семинарда катнашучыларны предприятиедәге вәзгыять һәм эшләрнең барышы белән хуҗалыкның баш зоотехнигы Андрей Платов, икътисадчы Анна Батыева һәм баш ветеринария табибы Александр Марфин таныштырды. Җыелучылар хуҗалык коллективы тарафыннан тудырылган шартлар турында белделәр, терлекләр рационын баланслау алымнары турында фикер алыштылар.
Бүгенге көндә "Серп и молот" хуҗалыгында 2131 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 700е - сыерлар.
Мөгезле эре терлекләрне ашату - терлекләрнең тотрыклы һәм югары продуктлылыгының нигезе. Мөгезле эре терлекләрне ашатуның балансланганлыгы һәм нормага куелганлыгы алына торган продукциянең арзанайтылуына, малларны карауга чыгымнарның кимүенә һәм ветеринария, зоотехник белгечләрнең эшен җиңеләйтүгә булышлык итә. Шунлыктан хуҗалыкта бу эшкә фән күзлегеннән чыгып карыйлар. Савым сыерлары рационына СПАС-СИМ, рапс түбе, чөгендер патокасы, магнезит, акбур, күмер кебек махсус өстәмәләр кушалар. Яшенә карап, һәр категориягә балансланган үз рационы төзелә.
Хуҗалыкта шулай ук сыерлар савуда да үзгәрешләр бар. Махсус савудагы сыерларга аерым балансланган азык ашаталар һәм алар көненә 3 тапкыр савыла.
Семинарда катнашучыларны ветеринария чаралары белән таныштырдылар, шулай ук инфракызыл нурлар астында (алар бозауларның үсешенә уңай йогынты ясыйлар) бозауларны җылыта торган приборлар һәм препаратларны, техник чараларны күрсәттеләр. Хуҗалыкта яңалык та бар - яңа туган бозауларны үлчәү өчен электрон үлчәү алганнар.
Семинарда катнашучылар биредә күргәннәрдән канәгать калдылар. Хуҗалык алдына тагын да югарырак үрләрне яулау, шул исәптән сөт җитештерү дәрәҗәсен арттыру бурычы куелды.
Мондый семинарның чираттагысы "Татарстан" агрофирмасында узачак.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев