Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Ләйлә Нуриева: "Инсультны булдырмый калуның ышанычлы ысулы – сәламәт яшәү рәвеше "

    Ел саен 29 октябрьдә бөтен дөньяда инсультка (World Stroke Day) каршы Бөтендөнья көрәш көне билгеләп үтелә. Ул әлеге авыру турында җәмгыятьне мәгълүмат белән тәэмин итү максатында инсультка каршы көрәш буенча Бөтендөнья оешмасы тарафыннан 2006 нчы елда кертелде. Инсульт - мидәге кан әйләнешенең кискен бозылуы. Инсульт бәргән кеше кинәт аңын югалта...

    Ел саен 29 октябрьдә бөтен дөньяда инсультка (World Stroke Day) каршы Бөтендөнья көрәш көне билгеләп үтелә. Ул әлеге авыру турында җәмгыятьне мәгълүмат белән тәэмин итү максатында инсультка каршы көрәш буенча Бөтендөнья оешмасы тарафыннан 2006 нчы елда кертелде.

    Инсульт - мидәге кан әйләнешенең кискен бозылуы. Инсульт бәргән кеше кинәт аңын югалта һәм аны паралич суга.

    Баш мие кан тамырлары авырулары Россиядә халыкны үлемгә китерүче барлык сәбәпләр арасында 2 нче урынга (кардиоваскуляр авырулардан соң) чыкты. Ел саен 450 мең кеше инсультка дучар була. Ә бу зур бер шәһәр халкына тиң бит. Россиядә халыкның үлем күрсәткечләре АКШ һәм Канадага караганда 4 тапкыр югарырак. Европа илләре арасында цереброваскуляр авырулардан үлүчеләр саны Россиядә иң югарысы. Профилактика медицинасының Бөтенроссия үзәге мәгълүматларына караганда, безнең илдә әлеге авырулар ир-атларның 25 %ын, хатын-кызларның 39%ын гүр иясе итә.

    Ми кан әйләнешендәге кискен үзгәрешләр нинди очракларда күбрәк күзәтелә?

    Хәзерге вакытта инсульт янауның төп сәбәпләре түбәндәгеләр:

    - кешенең яше. Әйтик, 80 яшьтә ишемик инсульт куркынычы 50 яшьтәгегә караганда 30 тапкырга арта;

    - югары кан басымы. Артериаль кан басымы терекөмеш баганасының 160/95 мм-ын тәшкил иткән авыруларда инсульт булу куркынычы кан басымы нормаль булучылар белән чагыштырганда якынча 4 тапкырга арта. Ә инде кан басымы 200/115 мм-дан артып китсә - 10 тапкырга;

    - йөрәк авырулары. Ишемик инсультның иң мөһим хәбәрчесе - йөрәк колакчыклары фибрилляциясе (мерцательная аритмия). 65 яшьтән узганнарда аның таралуы 5-6%тәшкил итә. Бу вакытта ишемик инсульт куркынычы 3-4 тапкырга арта. Ул шулай ук йөрәктә ишемия авыруы булганда (2 тапкырга), электрокардиограмма мәгълүматлары буенча сул йөрәк карынчыгы миокарды гипертрофиясе (3 тапкыр), йөрәк җиткелексезлеге вакытында (3-4 тапкыр) да арта.

    - транзитор ишемик һөҗүмнәр (ТИА) ми инфаркты, шулай ук миокард инфаркты килеп чыгуда зур роль уйныйлар. Мондый авыруларда ишемик инсульт килеп чыгу елына 4-5% тәшкил итә;

    - шикәр диабеты. Шушындый чирләре булган авыруларда липидлар алмашы еш бозыла, артерия гипертониясе һәм атеросклерозның төрле күренешләре күзәтелә. Шул ук вакытта гипогликемик препаратлар куллануның шикәр диабетлы авыруларда ишемик инсульт килеп чыгу куркынычын киметүе турындагы мәгълүматлар юк.

    - Тәмәке тарту. Инсульт куркынычын ике тапкыр арттыра. Йокы һәм коронар артерияләр атеросклерозы үсешен тизләтә. Тәмәке тартуны ташлау 2-4 елдан соң инсульт куркынычын киметә.

    Инсульттан ничек котылып калып була соң?

    Диета - һәр нәрсәдә тигезлек сакланган, сәламәт туклану гипертоник авырудан, кан тамырлары тыгылудан котылып калырга ярдәм итәр. Кандагы холестеринны киметергә, тозны азрак кулланырга, рационны микроэлементлар (магний, калий, кальций) белән баетырга кирәк. Белгечләр фикеренчә, уртача исәпләгәндә пациентның гадәтләнгән (әмма бик зыянлы) рационы инсульт килеп чыгу куркынычын яртылаштан күбрәккә арттыра. Күбрәк яшелчә, яшел тәмләткечләр, җиләк-җимеш, ит, сөт ризыклары ашагыз. Ә менә тозлы, майлы, консервланган ризыкларны, камыр әйберләрен ашауны күпкә киметегез.

    Гиполипидемик терапия

    Ул махсус препаратлар ярдәмендә кандагы холестеринны киметүгә юнәлдерелгән. Дәвалану кандагы липидлар дәрәҗәсен киметә һәм кан тамырларында холестерин тупланудан коткара. Ә кан әйләнешен нәкъ менә майлар тоткарлый да инде.

    Гипотензив терапия

    Дәвалау югары кан басымын дәвалауга юнәлтелгән. Гипертоник авыруны махсус дарулар - диуретиклар, АПФ ингибаторлары, кальций каналлары блокаторлары ярдәмендә контрольдә тотарга мөмкин. Тиешле препаратны пациентның сәламәтлегенә бәйле рәвештә табиб сайлый. Югары кан басымын дарулар белән дәвалау - белгеч күзәтүендә уза торган дәвамлы чара.

    Сәламәт яшәү кагыйдәләрен үтәргә тырышыгыз. Пациент тәмәке тарту, аракы эчү кебек зарарлы гадәтләреннән арынырга, күбрәк хәрәкәтләнергә, гәүдә авырлыгын арттырмаска тиеш. Организмның тереклек эшчәнлеге тиешле нормада булса, аңа бернинди ишемик һөҗүмнәр дә куркыныч түгел.

    Ләйлә НУРИЕВА,

    табиб-терапевт

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: