Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Үлемне җиңгән кеше

    Декабрь башында Биектау авылы мәдәният йортында Ватан Геройлары көне хөрмәтенә укучылар Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләр ветераны Кондаков Василий Владимирович белән очраштылар. Әлеге очрашуда Биектау районының хәрби комиссары Александр Найденов һәм Биектау округы җитәкчесе рухани Виталий Ульянов катнашты. Алып баручылар - мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе, Биектау авылы китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе һәм...

    Декабрь башында Биектау авылы мәдәният йортында Ватан Геройлары көне хөрмәтенә укучылар Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләр ветераны Кондаков Василий Владимирович белән очраштылар.

    Әлеге очрашуда Биектау районының хәрби комиссары Александр Найденов һәм Биектау округы җитәкчесе рухани Виталий Ульянов катнашты.

    Алып баручылар - мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе, Биектау авылы китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе һәм Биектауның 3 нче мәктәбенең 11 нче сыйныф укучылары Данил Михеев һәм Дмитрий Статилко укучыларга Ватан Геройлары көне, кемнәрне орден-медальләр бүләкләүләре турында сөйләделәр. Екатерина II заманнарыннан алып, бүгенге көннәргә кадәрге геройларны искә төшерделәр.

    Советлар Союзы 1979 елның 25 нче декабреннән 1989 елның 15 нче февраленә кадәр әфган сугышында катнашты. Әлеге чорда 600 меңнән артык совет кешесе Әфганстан сугышы ялкыны аша узды, 15 меңнән күбрәк кеше һәлак булды.

    Әфган сугышында күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое дигән бөек исем 86 тапкыр бирелде. Җиде кеше Россия Федерациясе Герое дигән исемгә лаек булды (алтысы - үлгәннән соң).

    Василий Кондаковның язмышы шактый катлаулы. Ул 6 яшендә ятим калган, балалар йортында үскән, интернатта тәрбияләнгән, аннары Суворов училищесында һәм Казанның Кызыл байраклы югары хәрби команда танк училищесында белем алган.

    Реклама

    1980 елның 20 гыйнварында КГБның Аерым бүлеге капитаны Василий Кондаковны Әфганстанга җибәрәләр. Беренче көннәрдән аңа әфган ягында сугышучыларның коточкыч рәхимсезлеген үзендә сынарга туры килә. Тик ул үзенең офицер булуын беркайчан да онытмый. Шуңа күрә ул нык, түземле булырга, гади солдатларга үрнәк күрсәтергә, югалып калмаска, үз-үзен тота белергә тиеш. Капитан әфган сугышчыларына күп кыенлыклар тудыра, шуңа күрә дә Василий Владимировичны кулга төшергән өчен бик күп акчалар вәгъдә ителә.

    1981 елның 20 июнендә ул утырган машина засадага эләгә. Дошманнар, үзләренә нык комачаулаучыны юк итү өчен, бу машинаны алдан күзәтеп эзәрлеклиләр. Берсе машинаның арт көпчәкләре ягыннан атса, икенчесе капитанның маңгаена төби. Әмма беренчесе беразга гына алданрак атып җибәрә һәм машина селкенеп куя, шунлыктан икенче пуля Василий Владимировичның колагын яралый. Машина кискен борылыш ясый, Василий юл читенә тәгәри, ә машина упкынга оча.

    Соңыннан ачыкланганча, капитанның баш сөяге һәм муен умыртка баганасы сынган булып чыга. Медицина хезмәткәрләре күп булса, бер ай яшәр, дигән нәтиҗә чыгаралар. Еракка алып баруларга чыдый алмас дип, бер атна Шинданд (Әфганстан) шәһәрендә тоталар. Аннары Ташкентка озаталар. Башына операция ясамыйлар, "барыбер яши алмас" диләр. Ай ярымнан Василий аңына килә, күпмедер вакыт параличта була, тик акрынлап аягына баса.

    Икенче "Кызыл Йолдыз" орденын Василийга Идел буе хәрби округының Аерым бүлеге начальнигы тапшыра.

    Бәлки үз илендә кемдер Ходайдан Василий Владимировичның гомерен өзмәвен ялварып сорагандыр һәм нәкъ менә шуңа күрә без бүген үз чорыбыз Героен күрә дә, ишетә дә алабыз. Василий Владимирович Кондаков без барыбыз да үрнәк алырлык офицер, үз илебезнең чын офицеры! Үлемне җиңгән кешенең күкрәгендә шәфкатьле йөрәк тибә, аның күңеле киң, ул кешеләрне хөрмәт итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: