Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • “Әлеге тормышым өчен Аллаһ Тәгаләгә рәхмәт әйтәм”

    Кеше үз гомерендә ниләр генә күрми дә, нинди сынауларга гына түзми... һәр кешенең үз күрәчәге, үзенә генә тиешле сынауларны үтәсе бар. Мин үз гаиләмнең нәсел шәҗәрәсенә күз салам да, үзем белгән, күргән-сөйләшкән туганнарымның тормышын күз алдына китерәм, белмәгән әби-бабалар турында өлкәннәрдән сораштырам. Инде шактые турында кызыклы гына тарих та җыеп...

    Кеше үз гомерендә ниләр генә күрми дә, нинди сынауларга гына түзми... һәр кешенең үз күрәчәге, үзенә генә тиешле сынауларны үтәсе бар. Мин үз гаиләмнең нәсел шәҗәрәсенә күз салам да, үзем белгән, күргән-сөйләшкән туганнарымның тормышын күз алдына китерәм, белмәгән әби-бабалар турында өлкәннәрдән сораштырам. Инде шактые турында кызыклы гына тарих та җыеп өлгердем. Ә менә әллә ничә еллар "кулак хатыны" исемен йөрткән әбиемнең әнисе Фатыйманың тарихы исә мине чын- чынлап тетрәндерде.

    Элек-электән татар авыллары үзләренең төзеклеге, тырыш-уңган кешеләре белән, динле булып яшәве белән аерылып торган. Һәрбер авылның диярлек үз мәчете һәм мулласы булган. Ә мулласыз авыл була калса, авыл халкы үз мәхәлләсенә башка авылдан кеше чакырткан. Минем карт бабам - мулла, рус-япон сугышында катнашкан Габделкаюм (1886 елгы) белән карт әбием Фатыйма (1894 елгы) - заманының бик укымышлы кешеләре. Алар үз авылларыннан башка җиргә халык чакыруы буенча килеп яши башлаган кешеләр. Мулла һәм абыстай буларак балаларга аң-белем биргән, намазлар укыткан, вәгазьләр сөйләгән, үзара да бик тату яшәгән алар.

    Чит авылга күчеп килгәч тә, баштарак аерым кешеләрдә торалар, озакламый авыл халкы йорт урыны алып биргәч, үзләренә йорт та салып чыгалар. Бер-бер артлы өч бала - Мәсхүт, Әнәс, Тәүхидә дөньяга аваз салалар.

    Барсы да яхшы кебек тә бит, әмма матур, бәхетле тормыш әллә ни озакка бармый шул. 30нчы елларны колхозлашу башлангач, бөтен кешене колхозларга кертә башлыйлар. Керергә теләмәгәннәрне көчләп, керергә иткәнәрнең бар мал-мөлкәтләрен колхоз милкенә алалар. Хәллерәк кешеләрнең бөтенесенең дә ничек инде колхозга кереп, хәләл көч белән тапкан малларын уртак итәсе килсен? Ә бит авылның моңарчы берни эшләми, киләчәген кайгыртмый яшәгән кешесенә дә, үз тырышлыгы белән яхшы, бай тормышта яшәгәненә дә колхозга керү - бер тигезлектә булуны аңлаткан.

    Габделкаюм мулланы исә, әнә шул колхозга керүгә каршы халыкны "котыртуда" гаеплиләр дә инде. Имеш, ул җомга вәгазьләрендә колхозлашу турында сүз кузгаткан, халык элек яшәгән кебек яшәргә тиеш дигән фикерне яклаган, җитмәгәненә кичләрен кайбер өйләрдә дә халык җыйганын күргәннәр. Шушы ялган сүзләр өстенә татар авылларына әкренләп керә башлаган хәрамнан халыкны тыюы да килеп кушылгач, авыл мулласының Советларга каршы халыкны котыртуда катнашуы тәгаенләнгән. Аңа һәм тагын берничә хәлле крестьянга "сәяси гаеп" тагалар. Җәзасы да инде билгеле - мулланы атарга кирәк. Кеше котыртып, хәрамнан тыеп, Советларга каршы төшкән бар кешене шушы язмыш көтәсен барысы да белсен һәм акыл булсын, янәсе. Кем белә, бәлки мулла булмаган булса җәзасы бераз йомшак та булыр иде, әмма атарга икән атарга. Гаепләү язылган актка гаепләнечүләргә каршы булган кешеләрнең санын да күрсәтергә кирәк була. Шул максат белән, мәктәп балаларына үз муллаларын гаепле дип санап куллар күтәрттерәләр, авыл кешеләренең кайберләренә кирәкле кәгазьләргә куллар да куйдырталар. Озак та үтмәстән гаепләнүче берничә кешене, шул исәптән Габделкаюм мулланы да авылдан алып китәләр. Әтиләрен алып киткәндә олы малай Мәсхүткә - 6 яшь, уртанчысы Әнәскә - 3 яшь, кечесе Тәүхидәгә нибары 40 көн була. Гаепләнүчеләр буенча суд эше күрше авылга билгеләнә. Фатыйма абыстай (авыл халкы аны әле дә "безнең абыстай" дип искә ала) иренә ярдәм итү өчен кеше кирәклеген дә аңлап адвокат яллый. 40 көнлек нарасыен күршеләргә калдырып та, олы малайларга карарга кушып китеп булмагач, суд утырышына нәни Тәүхидәсен кочаклап төшә. Габделкаюм мулланың хатынын суд утырышында күргәч, беренче сүзләре:"Үзеңә генә авыр булыр, әмма алай да балаларны ким-хур итмә", - була. Адвокат ярдәме белән, Габделкаюм мулла, атарга дигән җәзадан котылып 10 елга хөкем ителә. Ул вакытта абыстайның күңеленә бераз җиңеллек йөгерә, "исән кеше кайта бит ул", - дип уйлый.

    Суд утырышыннан соң ук Габделкаюм мулланы Себергә алып китәләр. Срогымны тизрәк тутырыйм да, кайтырмын, - дигән уй белән аз ашаулы, иң авыр эшләргә языла ул. Карчыгына да өч ел дәвамында сирәк булса да хат-хәбәр салып тора. Әмма аның кадәр авыр эшкә кем генә түзәр икән? Бераздан хатын кешегә юаныч булган хат-хәбәрләр килүдән туктый. Фатыйма абыстай нидер булганын сизенә, тик бу турыда әйтү генә түгел, уйларга да курка. Иренең "ачлыкка һәм авыр эшләргә түзә алмый үлде" дигән хәбәрен Габделкаюм мулла белән бергә эшләгән берәү кайтып әйтә. Ире киткәннән соң, Фатыйма абыстайның тормышы болай да начар иде бит ләкин ире кайтыр, барысы да үзгәрер дигән өмет яшәтә иде. Инде бу өмет тә сүнгән икән.

    Ире киткәч тә, иң беренче эш итеп, өендә булган барлык әйберләрен, йорт кирәк-яракларын, кием-салымнарын дәүләт милке итеп яздыралар. Озак та үтми аны үз өеннән куып ук чыгаралар. Куып чыгарган вакытта, берничә көн элек алган исемлек буенча мал-мөлкәтенең санын тәгаенлиләр. Янәсе, бөтен әйбере дә үз урынындамы, берәр әйберне яшереп калдырмаганмы. Шул вакыт исемлек буенча бер яулык "тулмаганы" ачыклана. Исәп-хисап алучылар озак уйлап-нитеп тормыйлар, абыстайның башыннан ахыргы яулыгын да салдырып алалар. Ул вакытта татар мөселман хатын-кызы өчен, бигрәк тә абыстай өчен яулыгын салдырып алуның нинди олы оят икәнен, мөгаен, әйтеп торасы түгелдер... Тик ни эшли аласың? Шул вакыт абыстайның өе ишегладына җыелган авыл халкыннан бер хатын үзенең ике яулыгының берсен салып, абыстайга бирә. Өйдән авыл советы ясыйлар. Абыстай өч баласы белән үзенең мунчасына яшәргә төшә.

    Абыстайны көн тудымы әле тегендә, әле монда мәсхәрә һәм гаеп көтеп кенә тора. Көн саен авыл советы кәгазьләрен авылдан 25 чакрым ераклыкта урнашкан район үзәгенә илтеп тапшыра, район үзәгеннән икенчеләрен авылга алып кайта. "Кайбер вакытта буш кәгазьләр дә биреп җибәрәләр иде", - дип әйтә торган була ул. Авылга килгән 250 сум күләмендәге займның 150 сумын "кулак хатыны" абыстайга түләттерергә җыеналар.

    Фатыйма абыстай алтын куллы хатын була. Урагын да ура, хайванын да карый, әмма иң оста эшләгәне - ашарга пешерү һәм тегүчелек була. "Бөтен эшне дә беләм белүен, тик менә чабата ясый гына белмим шул,"- дип әйтә торган булган үзе. Ике зур дини бәйрәмгә - Ураза һәм Корбан гаетенә, милли бәйрәм сабантуйга бар авыл халкына киемне абыстай теккән. Әтисенең бишмәтен яки толыбын малаена яратып тегүме, апасыннан сеңлесенә күлмәкне кыскартумы - барсы да Фатыйма абыстай кулы аркылы үткән. Шушы шөгыле белән үзенең балаларын ач- ялангач итмәскә тырышкан. Әмма аның бу эшен дә "яратып бетермәгәннәр". Абыстай тегүчелек белән шөгыльләнә, әмма ул эш өчен подоход салымы түләми дип әйтүчеләр табыла. Шулай итеп абыстай теккәне өчен салымын биреп эшли башлый. Тик салымнан әллә никадәр акча калмагач, болай итеп бала- чага туйдыра алмаячагын аңлап, тегү машинасын сараена чыгарып куя да, авылдан биш чакрым ераклыкта урнашкан күрше авылга чыпта сугарга йөри башлый.

    Озакламый сыерын алырга дигән фәрман килә, аны ит планын тутырыр өчен җибәрәселәр икән. Әмма авыл советында утыручы берәү таза, көр сыерны иткә җибәрергә теләми, абыстай сыерын үзенең ябык сыеры белән алыштыра да, абыстай сыеры урынына үзенекен иткә җибәрә. Ә Фатыйма абыстайның йөрәге исә үз сыерын авыл көтүендә, авыл урамнарында, башка кеше ишек алдында күргән саен әрнеп куя.

    Әмма ул сабыр итә. Яшәргә була әле, чөнки кәҗәгә әлегә тимәделәр. Тик бу куаныч та озакка бармый - кәҗәне дә аласы итәләр. Бу хакта яңалыкны ишеткән бер ярлы гына крестьян абыстай янына килә дә, кәҗәләрен алыштыруын үтенә. Янәсе, абыстайның сөтле, көр кәҗәсен барыбер алып китәләр, ә аныкы ябык, хәлсез, сөт тә бирми. Аның өстенә балалары да күп. Абыстай әлеге кешене жәлли, кәҗәләрне алыштырырга риза була. Төнлә аның сараена сөтсез, карт кәҗә кереп тә утыра. Ә иртән чыгып караса ул кәҗә инде үлеп тә ята булып чыга. Авыл советыннан кәҗәсен алып китәсе кеше килә. Балалары бар икәнен дә, сыерсыз калуын да исәпкә алып, соңгы кәҗәсенә тимәскә дигән карар кабул итүе хакында хәбәр итә. Әмма абыстай үзенең сөтле кәҗәсен, сөтсез, карт кәҗәгә алыштыруы турында, аның иртәнгә кадәр үлеп китүен дә әйткәч, авыл советыннан кеше: "Әй, абыстай, абыстай. Ник алыштырдын, ничек яшәрсез хәзер сыерсыз, кәҗәсез дә", дип абыстайны нык жәлли. Әмма инде берни дә эшләп булмый.

    Беренче вакыт Фатыйма абыстайны колхозга алмый, берүзенә басу уртасыннан шактый гына җир биреп урдыралар. Аның саламын да, ашлыгын да авылда калдырасы түгел, күршедәге район үзәгенә илтеп тапшырасы, юлы 50 чакрымга җитә. Атың булмаган килеш ул ашлык- саламны ничек әллә никадәр ераклыкка илтеп тапшырмак кирәк? Өйдә ир- атың булмаган килеш кем хатын- кыз сүзен генә тыңласын. Җитмәгәненә бригадир кырыс кына елмаеп: "Ничек соң, эшләп буламы?",- дип сорап та ала. Ә абыстай иелгән җиреннән тураеп баса да: "Яшь чакта әтигә, аннан колхозга эшләдем",- дип җавап бирә.

    Берничә елдан абыстайны колхозга алалар тагын. Анда кергәч ул фермада да эшли, урагын да ура, калганнар белән бергә заемнарын да, салымнарын да түләп бара. Әкренләп кенә барысы да үз урынына кайта башлый. Торырга ярарлык өй дә салына, сыер да алына, кош- корт та күренә башлый. Әмма абыстай булганына шөкер итсә дә, иренең мәһер өчен биргән тунын оныта алмый. Аны булса да калдырсалар, дәүләт милке итеп язмаган булсалар җиңелрәк булыр иде, яшьлеге, бәхетле тормышымның бер истәлеге булыр иде дип әрни.

    Балалар да әкренләп үсеп җитәләр. Башта Мәсхүт, аннан Әнәс ФЗӨга китәләр, әмма сугыш башлану белән тагын бөтен тормышның асты-өскә килә. Абыстайның олы малае - Мәсхүтне 1943 елда сугышка алалар. Ул исә кире әнисе янына әйләнеп кайта алмый, сугыш кырында ятып кала. Фронттан бары тик бер гена хаты килеп өлгерә.

    Ә Әнәсе исә, авылда калсам якты чырай булмас дип ФЗӨне бетергәч, Казанга эшкә китә, 1947 елда 40 нчы заводка эшкә урнаша. Авылда булган вакытта "кулак балаларын" әле тегендә, әле монда эшкә җибәрелергә тиешле кешеләр исемлегенә язып кына торалар. Күрәсең, шуңа күрәдер дә әнисе-абыстай да улының авылдан китүенә карышып-нитеп тормый.

    Фатыйма абыстайның кечесе - кызы Тәүхидә 7 нче сыйныфка кадәр күрше авыл мәктәбендә укый, аннан әнисе янында калып, колхозда эшли. Тәүхидә өчен мәктәптәге иң истә калган вакыйгаларның берсе: "кулак баласы" дип калганнарны пионерга алганда, берүземне аерып калдырулары булды ди. Бераз соңрак Тәүхидә, шушы авылның иң матур һәм акыллы, машина йөртүче егетенә кияүгә чыгып, җиде бала табып- үстереп, әнкәсен үзе карап соңгы юлга озатачак.

    Авыл халкы абыстайларын бик хөрмәт иткән һәм яраткан. Гаиләләрендә, балалары белән ни генә булса да иң беренче ярдәм сорап аңа килә торган булганнар. Кайсысын шелтәләп алган абыстай, кайсысына гаебен аңлаткан, киңәш-табыш биргән. Коръәнен укыган, мәетен юып, йоласына туры китереп күмәргә булышкан. Кемгә генә барса да, берәүнең ризыгын да гаепләми генә ашап, рәхмәтен әйтеп, догасын кылып чыгып киткән. Авыл халкы: "безнең абыстай пич бәрәңгесе салып чакырсаң да Коръәнен укып, рәхмәтен әйтеп чыгып китә",- дип хәзер дә сөйли.

    Абысытай исә 100 яшен тутырырга бераз гына калгач үлеп китә. Шулай итеп ул үзенең оныкларын гына түгел, ә оныкчыкларын да күрергә, карашырга өлгерә. Гомеренең соңгы көннәрендә, кияве белән кызы өендә, шулкадәр гомер яши алганы, авыл халкы алдында үз бурычын үти алганына куанып, шундый гомер биргәне өчен Аллаһ Тәгаләгә шөкер итеп яши.

    Шәҗәрәмдә яңа исемнәр, яңа кешеләр арта тора, яңа һөнәрләр өстәлә. Габделкаюм белән Фатыйма тармагыннан чыккан ботакларда нинди генә һөнәр ияләре юк: механизатор, терлекче, ветеринар, тегүче, төзүче, архитектор, журналист, хисапчы... Барысының да бу дөньяда тоткан урыны бар, һәрберсе үз урынында, үз эшендә кирәкле кеше. Күпме генә корытырга теләгән мулла нәселе яңа сулыш белән яшәвен дәвам итә.

    Чит авылда, чит кешеләрне үзенең туганнары итеп, тормышында ислам кануннары буенча яшәгән, киңәш бирергә, якларга кешесе булмаса да сынмаган-сыгылмаган, калганнарга үгет-нәсыйхәт биргән, бик күпләр өчен үрнәк булган горур һәм эшчән Фатыйма абыстай - чын татар мөселман хатын-кызы.

    Фотода уртада ак яулыктан Фатыйма абыстай.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: