Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Әлдермештә өлкәннәрне хөрмәтләделәр

    1 октябрь көнне Әлдермеш мәдәният йортында өлкәннәр көне уңаеннан "Сез булганда көзләр ямьле" исеме астында тематик кичә уздырылды. Кичәне өлкән буынга багышланган матур шигырьләр белән үреп китапханәче Гөлнар Галимова алып барды. Аның укылган һәрбер шигыре өлкән буынның йөрәгенә үтеп керерлек иде. Кичәне ачып жибәрүче Әлдермеш авыл җирлеге башлыгы Тәлгать Салихҗан...

    1 октябрь көнне Әлдермеш мәдәният йортында өлкәннәр көне уңаеннан "Сез булганда көзләр ямьле" исеме астында тематик кичә уздырылды.

    Кичәне өлкән буынга багышланган матур шигырьләр белән үреп китапханәче Гөлнар Галимова алып барды. Аның укылган һәрбер шигыре өлкән буынның йөрәгенә үтеп керерлек иде. Кичәне ачып жибәрүче Әлдермеш авыл җирлеге башлыгы Тәлгать Салихҗан улы булды. Ул өлкәннәрне котлап изге теләкләр җиткерде. Авылдашыбыз Әнисә апа Яруллина үзенең моңлы тавышы белән матур җырларын башкарса, биючебез Эльмира Фәрхетдинова үзенең дәртле биюләре белән өлкәннәрнең күңелләрен җилкендерде. Шулай ук Әлдермеш мәктәбе укучылары әби-бабайларыбызга үзләренең матур җырларын, шигырьләрен бүләк иттеләр. Бәйрәм чәй табына артында дәвам итте. Соңыннан Өлкәннәребез күтәренке күңел белән өйләренә таралыштылар.

    Мәгълүматны авылның китапханәчесе Гөлнар Галимова җиткерде

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: