Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Ландыш Ибатуллина: “Мине сәхнәдә генә түгел, тормышта да елатуы бик авыр”

Исегезгә төшерәбез, күптән түгел Биектау районының китапханәләр системасы мәдәни инициативаларның Президент фонды грантын отты һәм 500 мең сум акчага ия булды. “Театр бөтен кеше өчен” (“Театр для всех”) проекты белән биектаулылар иң яхшылар булып чыктылар. Проектның төп чаралары театр әһелләре һәм республика театрлары белгечләре белән иҗади очрашулардан осталык дәресләре һәм мәгълүмати сәгатьләрдән, курчак театры, халык театры, үзәк мәдәният йорты спектакльләреннән, һәвәскәр театр коллективлары чыгышларыннан, Татар дәүләт Академия театрына билетлар уйнатудан һәм башка бик күп нәрсәләрдән гыйбарәт булачак.Бүген бездә кунакта Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Ландыш Ибатуллина .

- Ландыш , исәнмесез!Белүебезчә, син - Биектау кызы. Усад авыл җирлегендә туып-үскән кыз бала. Авыл “җанлы” кешеме син?

- Сәлам, Гүзәлия. Дөресен генә әйткәндә , туган авылымнан киткәнем дә юк. Бервакытны Казанда фатир арендалап карадым , ләкин күңел барыбер авылга тартты. Үземә машина сатып алдым. Шуңа күрә, хәзер авылым белән Казан арасы миңа “чүп”кенә.

- Ландыш , “пандемия”, “локдаун” дигән сүзләрдән хәзер уттан курыккан кебек куркабыз. Син бу чорларны ничек кичердең?

- Әйе, безнең театрыбыз да бик күпләр кебек, март аенда карантинга ябылды. Ил белән бергә без дә өйгә кереп бикләндек. Шул вакытларда башны мең төрле уй, мең төрле курку хисе биләп алды. “Безне нишләтерләр икән? Күпмегә кадәр барыр икән бу хәлләр?” , диеп һәркөнне таңны аттырдык. Театр исә, килеп туган хәлдән мөмкин кадәр чыгу юлларын, вариантлар эзләде. Кулыбыздагы телефонны, диктофонны ярдәмче итеп, без видеоалар яздыра башладык. Шигырь дә сөйләдек, физзарядка да ясадык. Аллага шөкер, июнь аенда без акрынлап эш режимына кайттык. Күмәк җыелулар булмаса да, берәм-берәм театрга килә башладык.

- Һәрбер вакыйганың асылында, безнең күзләребезгә күренмәгән Аллаһ Тәгаләнең нигъмәте салынган, дибез. Шулай да, буш вакытның файдалы якларын күрә алдыңмы?

- Әйе, тәннәребез ял итте. Өйдәге бар эшләр дә эшләнеп бетте. Яраткан киноларымны карадым. Рәхәтләнеп китап укыдым.

- Соңгы вакытта нинди китапка, кайсы авторга өстенлек бирдең?

- Беләсеңме, соңгы вакытрларда мин балалар әдәбияты белән кызыксынам. Бик яратып балаларга язылган әкиятләрне укыйм. Шундыйларның соңгысы “Синяя птица” дип атала. Андагы барлык персонажларны да күңел аша үткәрергә тырыштым . Ник дигәндә, безнең театрда хәзер яңа премьера әзерләнә. Ул “baby” (сабый-тәрҗемәсе”) дип атала.Без анда дүрт кенә артист катнашабыз. Ул 3 яшьтән олырак театр сөючеләр өчен әзерләнә.

-Казанда моңа охшаш спектакль куелдымы әле?

-Юк , безнең Казанда бу беренче эксперемент булачак. Аның төп кунаклары- декрет ялындагы әниләр. Кулында баласы булган кеше барлык спектакльләргә дә йөри алмый. Ә биредә исә, рәхәтләнеп, улы яки кызы белән кызыклы тамаша карый алачак. Шуңа күрә , минем әдәби кызыксынуым балалар өчен язылган әсәрләргә тукталды. Киләчәктә, Аллаһ боерса, үзем дә булачак әни бит мин.

- Ландыш , сиңа карау белән ни өчен театр юлын сайлавыңа гаҗәпләнәсе дә юк, әлбәттә. Сәхнә кешесе, иң беренчедән , матур булырга тиеш, дип күнегелгән. Шулай да, артист булу хыялың идеме?

- Дөресен генә әйткәндә, мин аны хыял дип тә әйтә алмыйм. Бәлки , кечкенәдән килгән сәләтем миңа этәргеч булгандыр. Чөнки, минем әнием шигырь язарга ярата, әтием матур итеп бии. Әле дә хәтеремдә: балачагымда кулыма уенчык микрофон алып , телевизор каршында биеп-җырлап йөри идем. Балалар бакчасыннан алып , мәктәп елларында да бер генә мәдәни чарадан калганым булмады. 5 сыйныфта укыганда безнең класс җитәкчебез- Ибраһимова Наилә Гыйльфановна иде. Ул бар тырышлыгы белән без балаларда туган телгә, шигырьгә мәхәббәт тәрбияләргә омтылды. Мин ул вакытларны хәзергәчә рәхмәт хисе белән искә алам. Театр белән кызыксынуым да шуннан башлангандыр дип уйлыйм. Мәктәп елларындагы иң беренче ролем - Биби (Г.Камалның “Беренче театр” спектакле) роле иде.Бабай ролен Галеев Рәмис уйнаган иде.Бүгенге көндә ул Әтнә театрында эшли.

- Әти-әниең турында бер-ике сүз әйтеп үттең. Алар белән якыннан таныштырып узсаң иде.

- Минем әтием тумышы белән Кече Кавал авылыннан. Алга таба Усад авылына күченеп килә.Гаиләдә 5 бала үсәләр. Иң кызыгы, үзе дә 5 бала әтисе ул. Ишле гаилә булгач, оныклар да күп . 8 оныгы бар. Әнием исә

Олы Кавал авылыннан. Аның нәселен авылда “батырлар” нәселе дип йөртәләр. Алар 7 бертуган.Бертуган энем Ислам исемле. Аңа 24 яшь.

- Сүбехәнәллаһ, икән. Нәсел тамырларың тирәнгә киткән. Әйдәле кабаттан , театрга әйләнеп кайтыйк. Димәк син, мәктәпне тәмамлауга театр юлын сайладың?

-Юк әле, мин театрга урау юллар аша килдем. 9 сыйныфны тәмамлау белән мәктәптән китәргә карар кылдым. Уку белән бергәлектә, мин “Балкыш” балалар иҗат йортында “Сәнгати сөйләм” түгәрәгенә йөри идем. Минем җитәкчем Ландыш Радиковна театр училищесына гаризалар бирергә соңга калдык диде. Мин исә, иптәш кызым белән Дәрвишләр бистәсендә урнашкан “Төзелеш көллиятенә” киттем. Аллага шөкер өч ел буена бухгалтер һөнәрен үзләштерүемә һич кенә дә үкенмим. Ул миңа алга таба бик күп ярдәм итте. Ә инде укуны тәмамлагач, аяклар барыбер “Мәдәният һәм сәнгать институты”на алып килде. Йолдыз Радиковна белән киңәшләшеп “СДК факультеты”н сайладым. Шулчак документларымны тапшырганда күзем “театр факультеты”на төште. Земфира Әдиповна (декан урынбасары) күреп алып , үземне сынап карарга киңәш итте. Барысына да документларымна тапшырдым , имтиханнарын үттем. “Актерлык осталыгы” имтиханын без Г.Кариев театры режиссеры Ренат Әюповка тапшырдык. Аның исемен ишетеп белсәм дә, йөзен танымый идем әле. Имтиханга озын итәк киеп килдем. “Итәгеңне күтәр әле” диде ул миңа. Баксаң, аякларым кәкре түгелме икән дип караган икән. Шул имтиханда кенгуру да, балта да булдым . Абитуриентлар бик күп иде. Өч кыз арасында мине дә алдылар. Бик зур шатлык иде ул. Ә инде беренче курсның икенче яртысында театрга эшкә алдылар. Минем тәүге премьерам К. Тинчурин театрында үтте. Бу-язмыш.

-Театр ул синең өчен, нәрсә? Эш урыны гынамы?

-Юк, ул минем тормышым. Без көннәр-төннәр буе шунда. Безнең бер генә көн ялыбыз бар. Ул дүшәмбе. Барлык эшләремне шулга көнгә калдырам.

- Спектакль уйнаганда синең өчен иң куркынычы нәрсә?

- Сүзне оныту. Берьюлы авырган килеш уйнаганда , чыктым да әйтергә тиешле сүземне оныттым. Партнер миннән сүз көтә. Мин елмайдым да, барып урындыкка утырдым. Ул эшнең нидә икәнлеген аңлап , үзе башлап җибәрде.

- Спектакльдә еларга кирәк булса, бу синең өчен авырмы?

- Мине тормышта да елатырга авыр. Гаиләмә, әниемә авыр сүз әйтсәләр, рәнҗетсәләр, күңел тиз тула үзе. Ә болай мин бик нык кеше, дияр идем. Шуңа күрә , еларга кирәк чакларда, ныклап әзерләнәм. Илһам Галинең “Гомер буе сине көтәм” спектаклен әзерләгәндә һич кенә дә елап булмады. Бары тик премьера көнне генә күз яше тәгәрәде.

- Бик уйныйсы килгән ролең бармы?

Реклама

- Имтихан вакытында миңа режиссер шул сорауны бирде. “Джульеттаның иптәш кызын уйнар идем”, дидем. Чөнки минем буем гына да кечкенә кызларны уйнарлык түгел.

-Ә үзеңә күбрәк кайсы образны гәүдәләндерү ошый? Уңаймы яки тискәреме?

-Һәрбер артист та гомер эчендә икесен дә уйнап карарга телидер. Миңа андый бәхет татыды. Тискәре кешене уйнаганда , тормышта эшли алмаган сыйфатларны үзеңдә булдырасың. Бу бик кызыклы.

-Тинчурин театрының бүгенге тамашасымы кем ул?

-Безнең тамашачы ул бик гади. Аларда пафос дигән әйбер юк. Безнең театр бик халыкчан.

-Дәүләт театрында уйнар өчен белем кирәме?

-Бүгенге заманда, әйе.

- Якын арада тагын нинди премьералар көтелә?

- Беренчесен инде әйтеп үттем. Театрыбызга Венгриядән танылган режиссер килде. Ул 16 ел Казанда яшәгән , аннан Венгриягә киткән. Спектакль шул хакта булачак. Казан чорын үз эченә алачак.Театрның баш режиссеры Туфан Имамутдинов “Асыл кош” дип исемләнгән балалар өчен музыкаль әкият куя.

-Театр труппасы, җитәкчелек бүген нәрсәгә аеруча игътибар итәргә тиеш дип саныйсың.

-Бүгенге замана яңалыкка ачык. Безнең театр да яңа алымнардан , экперементлардан курыкмасын иде .

- Тамашачыны югалтудан курыкмыйсыңмы?

-Элеккечә дә булсын, яңасы да өстәлеп торсын иде. Сәхнәдә уйналган “Галәм Әгъләм” кебекләр .

- Тәнкыйтьчеләрнең аңа карата булган фикере белән килешәсеңме?

-Юк.

-Иң яраткан авторың һәм әсәрең бармы?

- Гаяз Исхакый.

-Әгәр дә рус театрына чакырсалар , барыр идеңме?

-Әйткәнемчә, мин һәр яңалыкка ачык кеше. Үзеңне һәръяклап сынап карарга кирәк дип саныйм.

-Аңлашылды. Ландыш, теләкләрең?

-Барыбызга да саулык , иминлек телисем килә. Авыр чорлар тизрәк узып , элеккечә тормыш гөрләп торсын иде.

-Җылы, тирән эчтәлекле әңгәмә өчен бки зур рәхмәт.

 

Гүзәлия Вафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев