Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Лаеклы исемнәр буыннар хәтерендә яши

Районыбызның күренекле шәхесләре ул - туган җир тарихы гына түгел. Биектау районыннан бик күп тарихи шәхесләр чыккан. Шундый шәхесләр арасында бертуган Әхмәтһади һәм Садри Максудилар да бар. Алар ХХ гасырның беренче чирегендә иң укымышлы зыялылар булып саналган һәм татар халкы, мөселман дөньясында бүген дә алар үзенчәлекле урын алып тора.

Атаклы мөгаллим Әхмәтһади Максуди  төзегән «Мөгаллим сәни» гарәп имлясы дәреслеге бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый һәм төрле милләт кешеләре тарафыннан кулланыла. Шулай ук, Әхмәтһади Максуди Казанда беренче татар китапханәсен - «Китапханәи Исламия»не оештыручы буларак та билгеле. Бертуган Максудилар  җәмәгать һәм сәяси эшлеклеләр булганнар,  журналистлык  һәм  нашрият эше белән шөгыльләнгәннәр. Әхмәтһади Максудиның исемен  узган гасырның 30-нчы елларында Россиядән читтә яшәүче татарлар да бик яхшы белгән. Ул татар халкының белемен күтәрүгә зур өлеш керткән шәхес. Без дә районыбызның   бөтен дөньяга билгеле тарихи шәхесләр биргән Ташсу авылына барып, Максудилар рухы белән танышып кайтырга ниятләдек.  Әхмәтһади Максуди 1868 елның 28 сентябрендә ул вакытта Казан губернасына кергән  Ташсу авылында, авыл мулласы Низаметдин (1845/46-1900) һәм Мәфтуха абыстай гаиләсендә туган. Максудилар 5 бала тәрбияләп үстерә. Әтиләре Низаметдин  Әхмәтһади һәм Садриның   беренче укытучылары була. Әхмәтһади әтисе ярдәмендә башлангыч белем алганнан соң, укуын Казандагы Апанай мәдрәсәсендә дәвам итә. Бертуган Максудилар укыган мәдрәсә урынында бүген инде яңа мәчет төзелгән. Максудилар  турында  бүген авылда белмәгән  кеше юк. Якиашлары атаклы шәхесләре белән хаклы рәвештә горурланалар һәм аларның исемен мәңгеләштерү хыялы белән яшиләр.  

“Авыл картлары сөйли торган иде, элек бу урында мәчет булган. Октябрь инкыйлабыннан соң  аны мәктәп иткәннәр. Без шул мәктәптә укыдык. Соңыннан элеккеге мәчет авыл клубына әйләнде. Күп тә үтми, бинаның түбәсе ишелеп төшә. Минем якыннарым -  абыем, туганнан туган энеләрем белән бергәләп шул урынга яңа мәчет төзеп куйдык”, - ди Ташсу авылында яшәүче Фәнис Хәбибуллин. Бүгенге көндә мәчетне Гыйниятуллиннар гаиләсе карап тора. Алар Максудилар токымыннан, кайчандыр авылда данлыклы туганнары башлап җибәргән дини агарту эшләрен  дәвам итүчеләр. Гаилә башлыгы  Илгизәр Гыйниятуллин хәзрәт булып тора. Ә аның тормыш иптәше Нәзирә – абыстай. Илгизәр Абдулаҗанович Садри Максудиның бүгенге көндә Төркиядә яшәүче оныклары белән дә күрешеп сөйләшә. Илгизәр Гыйниятуллин да туганнары исемен мәңгеләштерү турында хыяллана.

“Садри Максудиның оныклары бик еш кайтып йөри. Бабалары турында сораштыралар. Мин аларга да авылда музей булдыру кирәклеге турында әйтәм. Андый чыгымлы эшне күмәк көч белән генә башкарып чыгып була”, - дип сүзгә кушылды Илгизәр Гыйниятуллин.

Суксы авылы мәктәбе музеенда  бертуган Максудиларга багышланган аерым почмак бар. Биредә якташларыннан калган кыйммәтле ядкәрләрне  бик кадерләп саклыйлар.  2018 елдан башлап мәктәптә абыйлы-энеле Максудиларга багышланган  конференцияләр уздырыла. Суксы мәктәбе укытучылары бөтен республика буйлап  укучыларның иң яхшы эшләрен барлыйлар һәм үзләренә конференциянең финал өлешенә чакыралар. Туган якларында Максудиларга багышланган республикакүләм конференция үткәрү башлангычы белән  үзе дә Суксы мәктәбен тәмамлаган Ильназ Манапов чыга. Ул мәктәпкә Максудиларның нәсел агачын да бүләк итә. 2018 елда конференциягә Садри Максудиның оныгы Гёнюль Пултар да килә. Ул да бабасы кебек мәгариф эше белән шөгыльләнә, филология фәннәре докторы дәрәҗәсенә күтәрелә, татарларның Бөтендөнья лигасын җитәкли.

 “Мин дә Ташсу авылында туып үстем, - ди Суксы мәктәбе директоры Айрат Закиров. – Минем бабайның йорты Максудиларның күршесендә генә була.  Минем бабай алар турында безгә бик матур истәлекләр сөйләп калдырды”.

Реклама

Әхмәтһади Максуди — ХХ гасырның беренче чирегендәге татар дөньясында иң укымышлы зыялыларыбызның берсе була. Аны үз заманында ук «иң-иңнәрнең», ягьни иң танылган шәхесләрнең беренче унлыгына керткәннәр. Ул — татар әлифбасына 6 хәреф кертеп, «имляда ишетелгәнчә язу тиешле» дип уку-укыту системасын яңача укыту юлына кертеп жибәрүчеләрнең берсе, — 1906 елдан башлап 1918 елга кадәр чыгып килгән иң күп тиражлы «Йолдыз» гәзитенең нәшир-редакторы. Нәкъ шул елларда «Йолдыз» гәзитендә Галиәскәр Камал, Габдулла Тукай эшли һәм үзләренең әсәрләрен бастыра.

Садри Максуди октябрь инкыйлабыннан соң Финляндиягә китә, соңыннан Төркиянең беренче президенты Мостафа Кемаль Ататөрек чакыруы буенча яңа Төркия төзү эшенә алына. Биектау авылында ачылачак 5-нче мәктәп Әмәтһади Максуди исемен йөртәчәк.

 

Эрнест Абдулаев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев