Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Кыю малай кечкенә кызны коткарды

    Җәй айларында әти-әниләр балалары белән су янында ял итәргә яраталар. Диңгезме ул, елга яки инеш-күлме - ул урыннарда барыбер хәтәр күбрәк. Җәйге каникул вакытында үзләре генә йөрүче балаларга аеруча игътибар итәргә кирәк. Мондый хәл безнең поселокта да булды. Кызу көннәрнең берсендә безнең күз алдында суда аякларын чылатып алырга теләгән 5-6...

    Җәй айларында әти-әниләр балалары белән су янында ял итәргә яраталар. Диңгезме ул, елга яки инеш-күлме - ул урыннарда барыбер хәтәр күбрәк. Җәйге каникул вакытында үзләре генә йөрүче балаларга аеруча игътибар итәргә кирәк.

    Мондый хәл безнең поселокта да булды. Кызу көннәрнең берсендә безнең күз алдында суда аякларын чылатып алырга теләгән 5-6 яшьлек кызчык, көтмәгәндә, плитәдән таеп китеп, суга егылып төште. Йөзә белмәгәнлектән, ул бата башлады. Бәхеткә, шушы тирәдән Бөреле урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Кирилл Цветков велосипедта узып бара иде. 12 яшьлек үсмер, бер генә минут та уйлап тормыйча, шул мизгелдә үк суга сикерде һәм төпкә киткән кызны тартып та чыгарды.

    Без, өлкәннәр, бу үсмернең кыюлыгына һәм үз-үзен аямыйча суга сикерүенә сокландык. Шундый егет тәрбияләгәннәре өчен аның әти-әнисенә - Марина белән Олег Цветковларга олы рәхмәтебезне белдерәбез. Поселогыбызда шундый батыр йөрәкле малай булуы белән горурланабыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: