Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Кышкы сукмаклардан – сәламәтлеккә (ФОТО)

    15 нче гыйнварда Усад авылында быел беренче тапкыр "Сәламәтлек сукмагы"на аяк бастылар. Усадтагы Изге Троица чиркәвендә гыйбадәт кылу тәмамланганнан соң авыл кешеләре үзләре яраткан Журавлев паркына төштеләр. Әлеге чара - якыннарың белән бергә булу, вакытны әйбәт көнне саф һавада балалар белән аралашып уздыру өчен менә дигән мөмкинлек. Балалар һәм өлкәннәр...

    15 нче гыйнварда Усад авылында быел беренче тапкыр "Сәламәтлек сукмагы"на аяк бастылар. Усадтагы Изге Троица чиркәвендә гыйбадәт кылу тәмамланганнан соң авыл кешеләре үзләре яраткан Журавлев паркына төштеләр.

    Әлеге чара - якыннарың белән бергә булу, вакытны әйбәт көнне саф һавада балалар белән аралашып уздыру өчен менә дигән мөмкинлек.

    Балалар һәм өлкәннәр гел ат янына елыштылар: аның белән дуслаштылар, баллы кишер белән сыйладылар. Кеп-кечкенә балаларның, зур кыюлык күрсәтеп (моны әле өлкәннәрнең дә һәркайсы да булдыра алмый), ат өстенә менеп утыра алулары күңелдә шатлык хисләре уятты. Алар үзләренә тиешле 5 минутны шушындый акыллы, сабыр һәм матур хайван белән бер ритмда уздырдылар.

    Атларга җигелгән, төрле-төрле бизәкләр төшерелгән кошевкага (артлы чанага) утырып, шыгырдап торган ак кар өстеннән узганда үзеңне әкият герое итеп хис итү шундый да күңелле икән!

    Реклама

    Балалар кар машиналарында рәхәтләнеп йөрделәр. Аларның куркынычсызлыгы турында тәҗрибәле инструкторлар кайгыртты. Ә туңа башлаучылар парларын чыгарып кайнап утыручы самавыр янында тәм-томнар белән кайнар чәй эчеп җылына алды. Яхъя Сабировның баяны биергә, җырларга яратучыларны үз янына җыйды.

    Кыш көннәрендә без һәр ял көнен дә менә шушылай уздыра алабыз һәм моңа бөтен кеше сөенә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: