Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Кыш бабай бүләкләрен Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тапшырды

Яңа ел алдыннан ЮХИДИ бүлегендә эшләүчеләр хәйрия акциясе уздырдылар. Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Ленар Сафиуллин белән ЮХИ фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясенең Биектау филиалы начальнигы Алсу Сафиуллина күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә яшәүчеләр - Чыпчык авылыннан Илья Рязанов, Пановкадан Кирилл Зарубкин янына бардылар. Илья белән Кирилл Яңа ел...

Яңа ел алдыннан ЮХИДИ бүлегендә эшләүчеләр хәйрия акциясе уздырдылар.

Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Ленар Сафиуллин белән ЮХИ фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясенең Биектау филиалы начальнигы Алсу Сафиуллина күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә яшәүчеләр - Чыпчык авылыннан Илья Рязанов, Пановкадан Кирилл Зарубкин янына бардылар.

Илья белән Кирилл Яңа ел бүләк-ләренә бик тә сөенделәр. Велосипедлы булу турында кайсы гына малай хыялланмый икән! Ә өлкәннәр исә балаларның сөенүен күреп шатландылар.

Дәүләт автоинспекциясе һәм ЮХИ фонды хезмәткәрләренең мондый акцияне инде икенче ел рәттән уздыруларын һәм аның күркәм гадәткә әверелә баруын билгеләп үтү дә урынлы булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев