Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Кырык ел халыкка хезмәттә

    Казанның туберкулез хастаханәсе ХХ нче гасыр башында туберкулезга каршы көрәш хезмәтенә нигез салу тарихына кергән. Аның бай тарихы Биектау районының Каменка бистәсендә урнашкан медицина учреждениесенең яшәргә һәм эшләргә сәләтле булуын исбатлый. Йөз еллык дәвердә ул шактый күп үзгәрешләр кичергән, хәтта ябылу чигенә җиткән вакытлары да була, әмма, җитәкчеләр һәм коллектив...

    Казанның туберкулез хастаханәсе ХХ нче гасыр башында туберкулезга каршы көрәш хезмәтенә нигез салу тарихына кергән. Аның бай тарихы Биектау районының Каменка бистәсендә урнашкан медицина учреждениесенең яшәргә һәм эшләргә сәләтле булуын исбатлый. Йөз еллык дәвердә ул шактый күп үзгәрешләр кичергән, хәтта ябылу чигенә җиткән вакытлары да була, әмма, җитәкчеләр һәм коллектив тырышлыгы белән, чишеп булмаслык булып тоелган хәлләрдән дә абруен югалтмыйча чыга. Без шатлыгыбыз белән уртаклашабыз: "Казан туберкулез хастаханәсе" туберкулезга каршы республика клиник диспансеры сәламәтлек саклау учреждениесе филиалының баш табибы Рәшит Җәләлиевкә "Татарстан Республикасының атказанган табибы" дигән дәрәҗәле исем бирелде. Бүген ул шәхес буларак та, профессионал буларак та, нинди тормыш юлы узуы турында сөйли.

    - Рәшит Әгъзамович, табиб һөнәре сезнең өчен нәрсәне аңлата?

    - Минем өчен бу барыннан да бигрәк башкаларның сәламәтлегенә һәм язмышына битараф кала алмаган кеше булуны аңлата. Мин Татарстанның Биектау районына караган Дөбъяз авылында туып-үстем. Тынычлык, татулык, бер-береңне хөрмәт итү рухы хөкем сөргән гаиләдә тәрбияләндем. Әти-әнием киңәш-ярдәм сорап килүчеләрнең берсен дә кире борып җибәрмәделәр. Алар бөтен күңелләре белән үз һөнәрләренә бирелгән укытучылар иде. Ә мин шундый ук миһербанлы табиб һөнәрен сайларга булдым.

    - Сез, медицина хез-мәткәре буларак, кырык елдан артык Ватанга хезмәт итәсез. Ничек башланып китте соң бу эшчәнлек?

    - Кырык ел дисезме? Ә миңа әле кичә генә булган кебек. Мин яшьтәшләремнең юлыннан әллә ни аерылмый торган юл уздым. 1968 елда Казан дәүләт медицина институтының дәвалау-профилактика факультетына укырга кердем. Алты елдан укуымны уңышлы тәмамлап чыктым. Табиб сыйфатында эчке гас-кәрләргә чакырып алдылар. Төрле вазифаларда 20 ел хезмәт иттем, Хәрби медицина академиясен тәмамладым, кадровый офицер-медик булдым. 1995 елда медицина хезмәте подполковнигы званиесендә запаска чыктым. Казанга әйләнеп кайттым.

    - Казан туберкулез больницасының баш табибы булып сез, офицер мундирын гади киемгә алыштырып, 1996 елда эшли башладыгыз. Башта кыен булдымы? Кем сезгә әлеге эшкә килергә киңәш итте?

    - 1996 елның гыйнварында хакимият башлыгы кабинетында эшлекле сөйләшү булуын бүгенгедәй хәтерлим. Ул чакта районны Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов җитәкләде. Бу җаваплы эшкә мине нәкъ ул җибәрде.

    Узган гасырның 90 нчы еллары уртасында бөтен ил авыр заманнар кичерде. Күпләрнең туасы көнгә ышанычы бетте, хезмәт хакы айлар буена түләнмәде. "Каменка"да да проблемалар башка медицина учреждениелә-рендәге кебек үк күп иде. Аларның иң мөһимнәрен генә санап китәм, болар - җылылык, су, медикаментлар белән тәэмин итүдәге өзеклекләр, кадрларның еш алышынуы. Җиң сызганып эшкә керешергә, больницага чынлап торып ярдәм итә алырлык, стационарның тиешле режимда эшләвен җайга салырлык кешеләр эзләргә туры килде. Битараф булмаган кешеләр ярдәме белән шактый әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итә алдык.

    - Ә аерым алганда?

    - 2,5 млн. сумга халыкны электр белән тәэмин итү системасы алыштырылды һәм соңрак ул файдалану өчен урындагы район электр челтәренә тапшырылды. Хәзерге вакытта 80 хуҗалыкта су белән тәэмин итүне тәртипкә салу эшләренә әзерлек бара. Ничәмә дистә ел буена халык суны больница аша алды. Мин баш табиб булып эшли башлауның беренче елларында ук газ уздырылды, биологик чистарту корылмалары үзгәртеп корылды, хуҗалык блогына караган биналар төзелде. Без бер урында таптанмыйбыз, алга барабыз, теләгәнчә үк кызу темплар белән булмаса да, алга таба хәрәкәтләнәбез. Узган ел 15 миллионнан күбрәк суммага заманча санлы җиһазлар алынды, авыруларны тикшерүнең яңа алымнары кертелә.

    Реклама

    - Рәшит Әгъзамович, сез менә унтугыз ел инде Каменканың баш табибы булып торасыз. Әлеге катлаулы хезмәтне башкарырга сезгә ниләр көч бирә?

    - Мин - ачык күңелле кеше, кабинетымның ишеге дә һәрчак ачык һәм минем янга һәр кеше шәхси мәсьәләләре белән дә, һөнәренә кагылышлы проблемалар белән дә килә ала. Үзең турында сөйләү тыйнаклык билгесе булмаса да, мин куелган сорауга җавап бирергә тиеш. Шушы еллар дәверендә мин үзем өчен коллективыңны хөрмәт итүне, район хакимияте белән тыгыз элемтәдә торып эшләүне, якын-тирә авылларда (Калинино, Каменка) яшәүчеләр турында кайгыртучанлык күрсәтүне, су һәм электр белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итүдә булышуны мөһим дип саныйм.

    - Сез җирле власть органнары белән тыгыз элемтәдә эшләүне тел-гә алдыгыз.

    - Больница район территориясендә урнашканлыктан, эшлекле хезмәттәшлек бигрәк тә мөһим. Без бер эшне башкарабыз бит: больница проблемалары - район проблемалары. Шул ук вакытта безнең коллектив район проблемаларыннан да читтә кала алмый. Очрактан файдаланып, хезмәтемне шулай югары бәяләгәне һәм минем кандидатураны «Татарстанның атказанган табибы» исемен бирү өчен тәкъдим иткәне өчен Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллинга рәхмәт әйтәсем килә.

    Хезмәтемне танулары өчен хезмәттәшләремә, район халкына һәм җитәк-челегенә, республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгына да зур рәхмәт.

    - Больницаның яңа корпусларын төзү мәсьәләсе ничегрәк хәл ителә?

    - Больница территориясе һәм аның инфраструктурасы заман таләпләренә туры килерлек ике яңа корпус төзергә мөмкинлек бирә. Бу мәсьәлә көн тәртибенә куелды һәм һәрдаим игътибар үзә-гендә.

    - Шәхси яктан да, һө-нәри мәсьәләдә дә сез киләчәккә нинди планнар белән яшисез?

    - Кызыклы сорау бу. Мин аңа "әйе" дип җавап бирәм. Мин җитәкчеләргә баш табиб сыйфатында кирәк икән, димәк, эшләя-чәкмен һәм белемемне, көчемне һәм тәҗрибәмне больницаның абруен күтәрүгә сарыф итәчәкмен. Тагын шунысын әйтеп китәсем килә, бездә кадрлар проблемасы юк, кыска гына вакыт эчендә безгә фтизиатр-табиб сыйфатында 4 яшь белгеч килде. Киләчәк алар кулында, димәк, безнең больницаның да киләчәге өметле дигән сүз.

    - Биргән җавапларыгыз өчен рәхмәт. Эшегездә киләчәктә дә уңышлар телим.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: