Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Көрәш кырыннан әйләнеп кайткан солдат

    Ул 1942 нче елдан бирле хәбәрсез югалганнар исемлегендә булган һәм хәзер генә Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайткан. Аның мәете калдыкларын Волгоград өлкәсенең эзтабарлар отряды тапкан. Анда табылган медальоннан җирләнгән кешенең ТАССРның Биектау районы, Пермяки авылында туган Ефимов Александр Семенович булганлыгын ачыклаганнар. Аны хәрбиләрчә бөтен шартына туры китереп, туган җирендә яңадан җирлиләр.

    Хәбәрсез югалганнар исемлегеннән тагын бер фамилия алынды. Волгоград өлкәсенең эзтабарлар отряды тырышлыгы нәтиҗәсендә 1941 нче елда Биектау районындагы туган авылы Пермякидан сугышка киткән солдат Александр Ефимов мәете табыла. Туганнарында фронтовикның фотосурәтләре дә, хатлары да сакланмаган. Туганнан туган сеңелләре абыйларының хәтта кайда хезмәт итүен дә белмәгәннәр. Тик әтиләренең гомер буена абыйсын эзләп табарга өметләнеп яшәвен генә хәтерлиләр.

    - Абыебыз табылганга без чын күңелдән сөенәбез. Ул үзе туыпүскән җирендә ятар, шушында гүргә иңдерелер дә. Эзләнү эшләре белән шөгыльләнүчеләрнең барысына да рәхмәт, - диде Екатерина Гаврилова.

    Александр Ефимов Сталинград янында барган канкойгыч көрәштә һәлак булган. Дивизия алдына дошман танкларының Сталинградның төньягындарак Идел янына үтеп керүенә юл куймаска дигән бурыч куела. Зур көчкә ия булган дошманга каршы кискен көрәш башланып китә. Батальон нигездә снарядларсыз, патроннарсыз, артиллериясез көрәшкә ыргыла. Граната ыргытучылар танкларга каршы торалар. Дошманның алты һөҗүме кире кайтарыла. 27 танк тончыктырыла, 5 самолет бәреп төшерелә. Дошман зур югалтуларга дучар була һәм фронтның 116 нчы полк урнашкан участогында оборонага күчә. Тик безнең полкларда һәм подразделениеләрдә дә югалтулар була. 116 нчы гвардия укчы полкының 2 нче батальонында ул шәхси составның 80 процентын диярлек тәшкил итә. Алар арасында Александр Ефимов та була.

    - Окопта ике солдат мәете табылды. Берсе безнеке, Александр Ефимов, ә икенчесе вермахт солдаты. Мөгаен алар кул сугышында, бер-берсе белән сугышканда һәлак булганнардыр, - дип сөйләде “Легенда” эзләнү отряды җитәкчесе Владимир Малыгин.

    Татьяна Ерофеева ”Легенда” эзләнү отряды җитәкчесе Владимир Малыгин белән бергә абыйсының гомерен өзгән сугыш барган урында булып кайтты. Анда берәүгә дә исән калырлык өмет булмаган, ди ул. Чөнки көрәш ялан кырда, буп-буш киңлектә барган һәм танклардан, самолетлардан яшеренерлек бер генә корылма, сыеныр урын да булмаган. Эзтабарлар тарихи әһәмияткә ия булган көрәштән соң 78 ел вакыт узгач солдат мәетләренең калдыкларын табалар.

    - “Күмәк язмыш” дип йөртелә торган юридик төшенчә бар. Фронттагы хәрби хезмәткәр әсирлеккә эләкмәсә һәм исәннәр арасында да булмаса, өенә дә әйләнеп кайтмаса, димәк, ул бу вакытта үз полкы көрәшкән урында һәлак булган. Менә ни өчен Германиядә, Америкадагы һәм Бөекбританиядәге кебек, хәбәрсез югалганнар юк. Ә бездә һәлак булганнарның һәммәсе дә югалган дип танылган. Алар берәү дә эзләмәгәнгә яки яшерен исемлектә булганга югалган дип саналган. Аларның сер булуы хәзер генә бетерелде. Мин моны коточкыч гаделсезлек дип саныйм, - диде Татарстанның “Хәрби дан клубы” ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов.

    Солдат Александр Ефимовны хәрбиләрчә барлык шартын туры китереп, хөрмәтләп җирләделәр. Хәбәрсез югалганнар исемлегендә әле мең ярымнан күбрәк солдат фамилияләре бар. Алар арасыннан 100ләбе - Биектау районыннан. Татарстанда 50гә якын эзләнү отрядлары эшли. Мондый изге эшне үз теләкләре белән башкаручылар ул куркыныч сугышта хәбәрсез югалган соңгы солдатның кем икәнлеге билгеле булганга кадәр эзләячәкбез, диләр. Бары менә шул чакта гына Бөек Ватан сугышы тәмам, дип әйтергә мөмкин булачак.

    Эльвира МОСТАФИНА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: