Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Коронавирусны ничек йоктырмаска?

Соңгы вакытта массакүләммәгълүмат чараларында Кытай коронавирусы турында күп язалар. Килеп туган хәлне аңлатуны үтенеп, без Биектау районы үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар табибы Елена Татариновага мөрәҗәгать иттек

. - Елена Аркадьевна, коронавирус турынд а җ е н т е к л ә б р ә к сөйләмәссезме? Нинди авыру ул?

- 2019 нчы елның ноябрь аенда Кытай Халык Республикасында яңа коронавирус эпидемиясе башланды, ә инде 2020 елның гыйнварында ул Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан аеруча куркыныч инфекция дип танылды. Авыру очраклары беренче тапкыр кешеләр диңгез продуктлары, еланнар сатыла торган базарда булганнан соң Ухань шәһәрендә күренә башлады. Беренчеләрдән булып шушы продуктларны саткан һәм ризык итеп кулланган кешеләр авырый. Массакүләм чаралар уздырганда гадәттә кеше күп җыела, шунлыктан бу вирус бик тиз тарала да башлаган. Бүгенге көндә Кытайда әлеге авыруны 15 меңләп кеше йоктырган. Ни кызганыч, 500 кеше гүр иясе булган. Бу вирус инде 15 илдә табылган. Россия Федерациясендә, Татарстанда коронавирус белән авыручылар теркәлмәгән.

- Кытай Халык Республикасында булып, аннан әйләнеп кайтучылар сәламәтме, куркырлык сәбәп юкмы?

- Әйе. Туган илләренә әйләнеп кайтучылар арасында биектаулылар да бар. Алар хәзер табиблар күзәтүендә. Анализ ясау өчен алардан мазок алынды. Һәм хәзер алар Кытайдагы вирус йокмаганга инану өчен тиешле 14 көн узганны көтәләр. Алар барысы да сәламәт.

- Коронавирус, мутация узганлыктан, яңа төр булса да, без аның белән күптәннән таныш, аны ачыклый да, дәвалый да беләбез. Мондый вируслар белән табиблар соңгы 10-15 елда гел очрашып торалар. Әлеге вирус ярканатлар коронавирусыннан һәм билгесез вирустан килеп чыкканга гына яңа булып тора. Шунлыктан ул яңа үзлекләргә ия. Хәзер яңа диагностик системалар да эшләнде инде. Яңа коронавируска каршы вакцина уйлап табу өстендә эшлиләр.

- Елена Аркадьевна, а в ы р у б и л г е л ә р е н тәфсилләбрәк аңлатып үтегез әле.

- Авыруның клиник чагылышлары теләсә нинди кискен респиратор инфекция вакытындагы кебек үк. Температура 37-39 градуска кадәр күтәрелә, ба ш ә й л ә н ә , т ә н д ә хәлсезлек, арыганлык сизелә, йөткертә башлый. Әгәр моны дәваламасаң, соңыннан ул тын кысылуга китерә һәм пневмония башлана. Кемнеңдер нәкъ менә коронавирус йоктыруын раслауның аерылып тора торган һәм мөһим дәлиле - эпидемия үзәгендә, ягъни Кытайда булу. яисә авыру кеше белән якыннан аралашу. Игътибарны нәкъ менә өй шартларындагы аралашуга юнәлтәм. Коронавирус һава аша, аралашу аша йога. Өченче кешеләр аша ул йокмый. Инкубация чоры шактый озын - 14 көнләп.

Эпидемия урынында үзләре булган кешеләргә мөрәҗәгать итәм: әгәр дә сездә кайтканнан соң 14 көн узгач, температура күтәрелү, йөткертү, борын тыгылу кебек билгеләр барлыкка килгән икән, сез шунда ук Казан шәһәрендәге йогышлы авырулар хастаханәсенә м ө р ә җ ә г а т ь и т ә р г ә т и е ш . А н д а с е з н е тикшерәчәкләр һәм зарурлык булса, хастаханәгә салачаклар.

Реклама

- Дәвалау ничек уза?

- Ни кызганыч, әлегә коронавируска каршы махсус дәвалау табылмаган. Ул симптомнарга карап уза. Кайбер мәгълүматларга караганда, АКШта андый авыруларны ВИЧинфекциягә каршы кулланыла торган препаратлар белән дәвалап караганнар һәм бу уңай нәтиҗә биргән. Алар бездә дә бар һәм әлеге дәвалау алымының нәтиҗәлелеге расланган очракта махсус дәвалау да табылачак.

- Елена Аркадьевна, газета укучыларга мондый куркыныч авырудан үзләрен ничек сакларга кирәклеге турында сөйләмәссезме?

- Иң яхшысы - коронавирус табылган илләргә бармау. Барыннан да бигрәк бу - Кытай Халык Республикасы. Әгәр дә инде сез эпидемия урынында булсагыз, һәрвакытта да маска киеп йөрегез. Шулай ук массакүләм чараларга, сәүдә үзәкләренә, зоопаркларга, диңгез продуктлары сатыла торган базарларга бармавың хәерлерәк. Кулларны еш юарга. Югары температура, йөткерү белән дәвалау учреждениесенә мөрәҗәгать иткәнсез икән, медицина хезмәткәренә моннан 14 көн алда Кытайда яки әлеге вирус табылган башка илдә булуыгыз турында башта ук әйтеп куегыз.

Тагын бер тапкыр кабатлыйм, Россия Федерациясе территориясендә дә, Татарстан Республикасында да әлеге авыруны йоктырулары расланган кешеләр юк. Профилактика чаралары ОРВИ һәм грипп эпидемиясе вакытындагы кебек үк.

Ә хәзерге вакытта сезонлы грипп һәм кискен респиратор инфекцияләрне йоктыру куркынычы арта. Шуңа күрә кеше витаминнар кабул итсә, маска киеп йөрсә, авырган килеш эшенә бармаса, бу бик яхшы профилактика булып тора.

- Елена Аркадьевна, ш у н д ы й ф а й д а л ы мәгълүмат биргәнегез өчен сезгә зур рәхмәт. Г а з е т а у к у ч ы л а р үзләрен кызыксындырган сорауларга тулы җаваплар алганнардыр, дип өметләнәм.

Әңгәмәне Энҗе ГАРӘФИЕВА алып барды, Фәнил МӨХӘРЛӘМОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев