Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Коркачык авылында полиция йорты ачылды

    Полициянең участок инспекторларын халыкка тагын да якынайту, аларның тормыш шартларын яхшырту максатында Татарстан Президенты инициативасы белән республикада махсус программа кабул ителгән иде. Бүген Иске Казан авыл җирлегенә керүче Коркачык авылында полиция йорты ачу тантанасы булып узды. Тантанада Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының полиция начальнигы урынбасары Марат Айдаров, Биектау районы...

    Полициянең участок инспекторларын халыкка тагын да якынайту, аларның тормыш шартларын яхшырту максатында Татарстан Президенты инициативасы белән республикада махсус программа кабул ителгән иде.

    Бүген Иске Казан авыл җирлегенә керүче Коркачык авылында полиция йорты ачу тантанасы булып узды. Тантанада Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының полиция начальнигы урынбасары Марат Айдаров, Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм башкалар катнашты.

    «Хезмәт урыны да бер түбә астында булу полиция хезмәткәренә аңа халык белән тагын да тыгызрак элемтәдә торырга, һәр яңалыктан хәбәрдар булырга ярдәм итәчәк, - диде Марат Айдаров һәм йорт төзелешенә үз өлешен кертүчеләргә рәхмәт сүзләрен ирештерде.
    Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин: "Районыбыз республика күләмендә тормышка ашырылучы күп кенә программаларда катнаша. Бүген ачылган полиция йорты шуларның берсе. Участок полиция хезмәткәренә эшендә уңышлар телим",-диде.

    Административ-торак йортның бер ягында участок инспекторының эш бүлмәсе булса, икенче өлешен торак йорт алып тора.

    Яңа йортта исән-имин яшәргә һәм эшләргә насыйп булсын!

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: