Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Китапханәдә “Игелекле кулларга китап” акциясе

    Сайлау көнне халыкның кәефен күтәрү һәм китапханәгә карата кызыксынуны арттыру өчен Биектау үзәк китапханәсе хезмәткәрләре 18 сентябрьдә үзенчәлекле чара оештырачак. Ул - "Китапханәгә ничек барырга?" либмом акциясе. Аның максаты - китап укырга өндәү һәм шул ук вакытта, китапханәне районның мәдәни үзәге буларак танытудан гыйбарәт. "Либмоб" нәрсә икәнен беләсезме? Әлеге сүз...

    Сайлау көнне халыкның кәефен күтәрү һәм китапханәгә карата кызыксынуны арттыру өчен Биектау үзәк китапханәсе хезмәткәрләре 18 сентябрьдә үзенчәлекле чара оештырачак. Ул - "Китапханәгә ничек барырга?" либмом акциясе.

    Аның максаты - китап укырга өндәү һәм шул ук вакытта, китапханәне районның мәдәни үзәге буларак танытудан гыйбарәт.

    "Либмоб" нәрсә икәнен беләсезме? Әлеге сүз (инглизчә - library-mob, library - китапханә, mob - күпсанлы халык) "китапханәдә күпсанлы халык" дигәнне аңлата. Бу - үзенә күрә алдан ук әзерләнгән флешмоб булачак дип көтелә.

    Либмоб "Игелекле эшләр эстафетасы"#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#КомандаТатарстана чарасы кысасында район үзәгендәге скверда иртәнге сәгать уннан алып сәгать унбергә кадәр дәвам итәчәк.

    Теләге булган һәркем буккроссинг - үзара китаплар алмашуга нигезләнгән дөньякүләмендәге заманча хәрәкәттә дә катнаша алачак.

    Районда яшәүчеләрнең күбесе китапханә турында белә, аның эшчәнлеге белән дә якыннан таныш. Тик барысы да түгел. Форсаттан файдаланып, акциядә катнашучыларга китапханә турында белешмә таратылачак.

    Мондый чаралар китап һәм укуга карата кызыксынуны арттыруның үтемле чарасы булыр дип өметләнәбез. Районда яшәүчеләрне Биектау үзәк китапханәсенә чакырып калабыз.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: