Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Китапханәдә экология тәрбиясе

Биектау үзәк китапханәсе экология тәрбиясе бирүдә һәм аң-белем таратуда актив катнаша. Әлеге юнәлеш еллар узган саен үзенең мөһимлеген югалтмый, чөнки кешелек тарихы табигать белән аерылгысыз бәйләнештә тора. 2017 нче ел Россиядә Экология, ә Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы дип игълан ителде. Шушы вакыйгага бәйләп, 27 гыйнвар көнне без үзәк...

Биектау үзәк китапханәсе экология тәрбиясе бирүдә һәм аң-белем таратуда актив катнаша. Әлеге юнәлеш еллар узган саен үзенең мөһимлеген югалтмый, чөнки кешелек тарихы табигать белән аерылгысыз бәйләнештә тора.
2017 нче ел Россиядә Экология, ә Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы дип игълан ителде.
Шушы вакыйгага бәйләп, 27 гыйнвар көнне без үзәк китапханәнең уку залына 1 нче Биектау мәктәбенең 8 нче сыйныф укучыларын Экология елы ачылышына - "Табигатьне аңлап яшәргә!" дигән тематик әңгәмәгә чакырдык.
Китапханә хезмәткәрләре уку залына әлеге темага караган китапларны, иллюстрацияле материалны тупладылар. Җыелучылар игътибарына табигатьне саклауга кагылышлы китаплар, вакытлы матбугат басмалары да тәкъдим ителде. В.Бианки, К.Паустовский, И.Соколов-Микитов, Н.Сладков, М.Пришвин, Э.Сетон-Томпсон, Д.Даррелл кебек рус һәм чит ил язучылары үз иҗатларын табигатькә багышлаганнар. Бу язучылар аны үзләренең әсәрләрендә барлык төрлелеге һәм кабатланмас гүзәллеге белән тасвирлый алганнар. Китапханәгә килә торган журналларның тематик рубрикалары гаҗәеп матур рәсемнәре, бары фактларга гына нигезләнгән мәгълүматлары белән сокландыралар. Күргәзмәгә укучылар арасында аеруча киң таралган басмалар куелды. Мәсәлән, 150 елдан бирле нәшер ителә һәм ай саен чыга торган "Вокруг света" журналы. Китапханә фонды белешмәлекләргә, энциклопедияләргә һәм югары, махсус урта уку йортлары өчен дәреслекләргә дә бай.
Аннары укучыларны илебездә һәм республикада агымдагы елда узачак чаралар планы белән таныштырдык. Шундыйларның берсе - утыртылган агачларның юкка чыгуына юл куймау чаралары. Ул агач материалларына салымны арттыруны һәм рөхсәтсез агач кисүләргә урманчылык тарафыннан контрольне көчәйтүне күздә тота. Шулай ук елга-күлләрне, башка сулыкларны чистартачаклар; агып җыела торган суларга контроль көчәячәк һәм җитештерү тармакларында чистарту корылмаларының нәтиҗәлерәк эшләве тәэмин ителәчәк. Шулай ук һаваның зарарлы сәнәгать калдыклары белән пычрануына юл куймау эше дә уздырылачак.
Балалар туган як табигатен саклау өчен һәркемнең ниләр эшли алуы турындагы сорауга да җавап бирделәр. Беренче чиратта чүпләмәскә һәм табигать кочагында ял иткәннән соң чүп-чарны җыештырып китәргә кирәк, дигән фикерне хупладылар.
Укучыларга "Биектау районы. Кичә. Бүген. Иртәгә" китабы буенча трейлер күрсәтелде. Гимн яңгыравын тыңлап, алар туган якның искиткеч матур күренешләрен, тәртипкә китерелгән паркларны, бакчаларны, чисталап-пөхтәләп җыештырылган өй тирәләрен сокланып карап утырдылар һәм, әлбәттә, бу аларның күңелләрендә уңай тойгылар уятты.
Китапханә хезмәткәрләре экологик шартларны яхшыртуга һәркемнең дә өлеш кертә алуын, моның өчен табигатьне саклау акцияләрендә һәм айлыкларда катнашырга гына кирәк булуын ассызыкладылар. Ә гомумән алганда исә бөтен кеше Җир йөзендә яшәүнең төп кагыйдәсен онытмаска тиеш: җыештырган җирдә түгел, ә бәлки пычратмаган җирдә генә чиста була.
Яшьләр үзләре дә әйләнә-тирә мохитне саклауга кагылышлы белемнәрен, экологик шартларны яхшырту теләге булуын күрсәтте. Бу шөгыль мәгълүм бер тырышлык һәм вакыт таләп итсә дә, кешенең ниндидер максатны (әйтик, агачларны сындырмау, кош ояларын туздырмау, ишегалдына чүп ташламау) күздә тотуы гаять мөһим.
Әңгәмәдә Евгения Артемьева, Әдилә Гайфуллина, Алинә Ганиева, Әдилә Әһдәмова актив катнаштылар.
Без, китапханәчеләр, китап ярдәмендә кешегә беренче чиратта белем һәм табигать белән акыл нигезендә аралашу күнекмәләре бирүдә, үсеп килүче буында аны саклау теләге тәрбияләүдә күрәбез. Экология тәрбиясе бирү һәм аң-белем тарату бүгенге көн кешесенең дөньяга карашын формалаштыруда төп рольләрнең берсен уйнарга тиеш.
Мондый чараларда катнашкан яшьләр хәзерге вакытта алар алдында ике төрле юл булуын аңлыйлар. Беренчесе - табигатькә битараф мөнәсәбәттә булу, бу очракта әлеге юл котылгысыз рәвештә экология фаҗигасенә алып киләчәк. Икенчесе - үзебезне әйләндереп алган табигать киңлекләренә карашны тамырдан үзгәртү: табигатьне ярату һәм шуның аша туган ягыбызның да, гомумән алганда туган җиребезнең дә чәчәк атуы өчен мөмкин булганның барысын да эшләү.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев