Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Хәзрәт кредит турында: «Ипотека алганчы, авылдагы иске йортта торуың хәерле»

«Интертат» хәбәрчесе Чаллыдагы «Ак мәчет» мәдрәсәсе мөгаллиме Илдар хәзрәт Хәмидуллин белән риба турындагы сорауларга җавап эзләде.

«Доллар белән сумны алмашу рөхсәт ителә, алар бер җенестән түгел»
-Хәерле көн, Илдар хәзрәт. Рибаның нәрсә икәнен гади итеп аңлатсагыз иде. 

-Риба — гарәп теленнән арттыру, өстәү дигәнне аңлата. Шәригать ягыннан риба ике төргә бүленә. Беренчесе — сату-алудагы риба, икенчесе — әҗәткә биргәндә риба.

Сату-алуда рибаның нәрсә икәнлеген карап үтик. Пәйгамбәребез Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәсәллам бер җенестән булган ризыкларны, әйберләрне бер урында һәм бер күләмдә генә алмашуны итүне рөхсәт итте. Пәйгамбәребез: «Алтынны алтын, көмешне көмеш, арпаны арпа, йөземне йөзем белән алмаштырганда, кулдан-кулга, бер мәҗлестә (яки бер урында) бирергә кирәк һәм алар бер күләмдә булырга тиеш», — дип әйтте. Моны ничек аңларга соң? Мәсәлән, бер кеше фаршны иткә алмаштырырга тели ди. Фаршы булган кеше: «Мин итне чыгардым, аңа көч һәм вакыт сарыф иттем, шуңа күрә мин сиңа 900 грамм гына фарш бирәм, ә син миңа 1 килограмм ит бир», — дип әйтә икән, әлеге очракта бу алыш-биреш риба булып саналачак. Авырлык белән үлчәнә торган, бер җенестәге ризыклар бер күләмдә алмашынырга тиеш. 

Бу кагыйдә данәләп сатыла торган әйберләрне читләп үтә. Ләкин аларны да бер мәҗлестә кулдан кулга алмашу гына дөрес була. Мәсәлән, биш ипине алты батонга алмаштыру рөхсәт ителә. 

Тормышта рибаның әлеге төренә караган мисаллар бик күп. Мәсәлән, ике кешенең алтын муенсалары бар, алар бу муенсалары белән алмашырга телиләр, ди. Алар бу муенсаларны икесе дә бер авырлыкта булса гына алмаша ала. Шулай ук алыш-бирешнең бер урында башкарылуы төп шарт булып тора. Әгәр берсенең муенсасы авыррак булса, икенче кеше аны сатып алса ярый. Чөнки акча белән алтын бер җенестән түгел. 

Акча белән алмашу, мәсәлән, акча ваклауның да үз тәртипләре бар. Кемгәдер кисәк кенә вак акча кирәк булды һәм ул аны берәр танышыннан сорый дип уйлыйк. Танышы акчасын ваклап биргән өчен аннан өстәп 100 сум сорый икән, бу риба була. Ә менә доллар белән сум яки башка төрле валюта турында сүз барганда, аларны төрле суммада алмашу рөхсәт ителә. Чөнки алар икесе ике җенестән санала. Ләкин алмашуның бер урында, бер вакытта башкарылырга тиешлеге төп шарт булып кала. 

Элеке вакытта авылларда мондый вакыйгалар күзәтелергә мөмкин иде. Мәсәлән, бер кеше сыер чала. Күршесе аның янына кереп, үзенә дә бик тә ит кирәк булуын җиткерә. «Минем дә сыерым бар, ләкин мин аны соңрак чалам. Син миңа хәзер бу сыерыңның бер ботын бир. Үземнекең суйгач, мин сиңа шулай ук бер бот итеп кире кайтарырмын», — дип әйтә. Болай эшләү дөрес булмый. Чөнки бер җенестәге итләрне алмашу бер күләмдә һәм бер урында башкарылырга тиеш. Аннан синең ботың 50 кг булырга мөмкин, ә аныкы - 45.

Әгәр итләрнең җенесләре төрле булса, мәсәлән, 1 килограмм сыер итен 2 килограмм сарык итенә алмашырга ярый. Әмма бу бер вакытта, бер урында башкарылырга тиеш.

- Ни өчен әйберләрнең бер үк урында алмашу тиешлегенә басым ясала?

- Аның хикмәтен Аллаһы Тәгаләбез үзе генә белә. Без моны ахырдан кешеләр бер-берсе белән низагка килмәсен өчен дип фаразлый алабыз. Кешеләр күпме биргәннәрен онытырга, «Мин артыграк биргән идем, син шуның кадәр генә кайтарасың», - дип бер-берсе белән тавышланырга мөмкиннәр. 

Рибаның икенче төре турында да әйтеп үтик. Ул — әҗәттәге риба. Кеше кешегә акча биреп тора һәм кайтарганда миңа азрак өстәп кайтарырсың ди. Әмма ул кеше бурычын вакытында кайтара алмаганга, биргән кеше моңа штраф өсти. Бу да риба санала. Шулай ук безнең бүгенге җәмгыятебездә акча белән эш итүнең киң таралган ысуллары — фатир ипотекасы, машина кредитлары, процентларга тиз акча биреп тору да рибаның шушы төренә карый. Дин буенча, мөселман кешесенә болар рөхсәт ителми. 

«Ипотека алган кеше аны түләп бетерергә тиеш»
-Кеше гаиләсе, хатыны, балалары турында кайгыртырга, аларны торак белән тәэмин итәргә тиеш. Әгәр фатир сатып алырлык акчасы булмаган очракта кеше гомер буе фатир снимать итеп яшәргә тиеш дигән сүзме бу? Бәлки, ниндидер шартлар үтәлгәндә ипотека алырга рөхсәт ителәдер?

-Әгәр кешенең фатир «снимать» итү мөмкинлеге бар икән, шулай яшәве яхшырак булыр. Андый мөмкинлеге булмаган кешегә, гадәттә, берәр авылдан иске йорт алып, шунда тормыш итәргә тәкъдим итәләр. Ләкин кешенең шәһәрдә яшәргә теләвенең нинди дә булса җитди сәбәбе булырга мөмкин. Мәсәлән, физик мөмкинлекләре чикле кешегә дәвалану өчен һәр көнне хастаханәгә йөрергә кирәк яисә авылдагы уңайсыз шартлар аның сәламәтлегенә зыян китерә ди. Мондый очраклар шәхси мәсьәлә булып тора һәм аны казыйлар хәл итәргә тиеш. 

Ә болай ипотекага фатир алу рөхсәт ителми. Бу зарурият булып саналмый. Аннан ипотека торак шартларын яхшырту максатыннан да алынырга мөмкин бит әле. Кешеләрнең нәфесе зур. Кемдер: «Минем ике бүлмәле фатирым бар, әмма минем пентхауста торасым килә», — дип әйтә ала. Яхшырак яшисе килгәнгә генә ипотека алырга ярамый. 

Ләкин фатирны рассрочкага алырга була. Бүгенге көндә Казанда Ислам дине буенча рассрочкага фатир яки машина алырга булыша торган оешмалар бар дип беләм.

Димәк, аңа процентлар өстәлми яки ахыргы бәясе башлангыч бәясеннән үзгәрешсез кала икән, товарны рассрочкага алу риба булып саналмый.

Әйе, дин буенча рассрочкага алу рөхсәт ителә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәсәллам дә товарларны яһүдләрдән рассрочкага ала торган булган.

-Кредит алганда, мәсәлән, кеше банкка килә һәм килешү төзи. Ул ала, банк бирә. Шушы килешүне кәгазьдә теркәп, аңа кул куйган банк хезмәткәре дә үз өстенә гөнаһ аламы? 

-Дин буенча риба килешүләрендә катнашырга ярамый. «Мөслим» җыентыгында: «Пәйгамбәребез Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәсәллам риба алучыларны, риба бирүчеләрне һәм шуңа шаһит булучыларны ләгънәт кылды», — дип әйтә. 

-Мәсәлән, кеше ипотека алган, аның биш елын түләгән ди. Менә ул дин юлына басты, ипотеканың риба яки гөнаһ икәнлеген белде. Аңа ул очракта нишләргә?

-Бу кеше, беренчедән, тәүбә итәргә тиеш. Икенчедән, әгәр мөмкинлеге булса, банк белән сөйләшеп, акчасын тиз генә түләп бетереп, килешүне ябарга. Аның максаты — ничек тә бу рибаны тизрәк туктату. Кичектерсә, аңа тагын да процент языла. Башкалардан бурычка акча алып булса да, бу килешүне ябарга кирәк.

Әмма белмичә алган очракларда без барыбер гөнаһ булмас дип өметләнәбез инде. Чөнки закон буенча ул бу ипотеканы алган һәм инде алга таба тынычлап яшәр өчен аны түләп бетерергә тиеш. Түләмәсә, бу кешегә һәм аның гаиләсенә зыян киләчәк. Шулай да, ипотека алган кеше мөмкинлекләр табып, банк белән элемтәләрен никадәр тизрәк өзсә, шуның кадәр хәерлерәк булыр. 

-«Риба ашамагыз» дигән сүзне ничек аңларга?

-«Риба ашамагыз» — Аллаһы Тәгаләбез сүзләре. Ашау-эчү — яшәешебезнең аерылгысыз өлеше. Кеше киемсез, машинасыз һәм башка нәрсәләрсез яши ала, әмма тереклек итү өчен ашау иң әһәмиятле әйбер санала. Һәм кеше үзенең акчасын, иң беренче чиратта, ризыклану, ашау өчен сарыф итә. Шуңа да Аллаһы Тәгалә «рибаны ашамагыз», яки иң әһәмиятле әйберне рибага алмагыз дип әйтте. 

-Рибаның гөнаһ икәнен белмичә алынган риба кичереләме?

-Әгәр кеше моның риба икәнен белмичә алса, аның өстенә гөнаһ булмас. Аллаһы Тәгалә «Әзхаб» сүрәсенең бишенче аятендә: «Хата белән эшләнгән эшләрегез өчен сезнең өскә гөнаһ язылмас», — дип әйткән.

«Кеше кредитка алынган машина белән юл һәлакәтенә юлыгырга мөмкин»
-Риба — зина кылудан да начаррак, диләр. Шул турыда сөйләгез әле. Ни өчен ул шул дәрәҗәдә зур гөнаһ булып санала?

Реклама

-Зина кылуның да нинди зур гөнаһ икәнлеген сөйләп узган идек. Ләкин кайбер хәдисләрдә пәйгамбәребез Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәсәлламнең: «Бер дирхәм риба берничә тапкыр зина кылудан начаррак», - дип әйткәне сөйләнә. Ислам галимнәре моны риба алучыларның фәкыйрьләрнең каннарын эчүләре, шул сәбәпле өсләренә зур гөнаһ җыюлары белән аңлаталар. Рибаның гөнаһы күбрәк булырга мөмкин дип кенә әйтелә. 

-«Процент алудан сакланыгыз, әгәр дә аласыз икән, Аллаһы Тәгаләнең үзегезгә каршы сугыш башлаганын ишетерсез» дигән гыйбарә бар. «Сугыш башлаганын» дигән сүзләрне ничек аңларга?

-«Бакара» сүрәсенең 279 аятендә китерелә түбәндәге сүзләр. Әгәр сез рибаның хәрам икәнлеген белгәннән соң да риба белән мал алудан туктамасагыз, белегез, сез Аллаһы Тәгалә һәм аның илчесенә каршы торачаксыз. Һәм бу сугышта, әлбәттә инде, Аллаһы Тәгалә җиңәчәк. Сез җиңелерсез һәм сезне ахирәттә мәңгелек газап көтәчәк ди. Ягъни «сугыш башлау» дигәнне Аллаһы Тәгаләнең ләгънәтенә дучар булырсыз дигән мәгънәдә аңларга мөмкин. 

-Рибага алынган малның бәрәкәте булмый, диләр. Аллаһы Тәгалә кешедән шул малны ни рәвешле кире тартып алырга мөмкин?

-Аллаһы Тәгаләбез «Шура» сүрәсендә: «Кешеләргә ирешкән бәла-казалар аларның үзләре кылган гөнаһларның сәбәпләре», — дип әйткән. Әгәр дә кеше гөнаһ икәнлеген белә торып та начар гамәлләр кылуны дәвам итә икән, үзенә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бәла-каза ирешергә мөмкин икәнен аңларга тиеш. Ә инде җәзаны ни рәвешле бирәчәген, бу малларның бәрәкәтен ничек алачагын Аллаһы Тәгалә үзе генә белә. 

Аннан риба бирүчегә каршы фәкыйрьләр үзләре дә дога кылалар, аны ачуланалар. Бернинди варианты да булмаса, кеше риба алырга, ә үзе моның белән һич кенә дә риза булмаска, шул рәвешле риба бирүчене ләгънәт кылырга мөмкин. 

Кешенең банкротлыкка чыгып эшсез калуы, кредитка алынган машиналары белән юл һәлакәтенә юлыгуы, үзендә яисә туганнарында берәр начар чир табылуы бар. Ни рәвешле һәм кайчан сабак бирәчәге турында Аллаһы Тәгалә үзе белә. 

Бу тормышта төрле кешегә төрле күләмдәге акча кирәк. Кайбер кешеләргә аена ике миллион сум акча да җитми. Ә кайбер кеше 20 мең белән дә бәхетле яши. Кеше риба алганда бу малының бәрәкәте булмаячагын белергә тиеш. 

-Риба белән шөгыльләнүченең кабер газабы нинди?
-Аллаһы Тәгалә риба белән шөгыльләнүчеләрне җинаятьчеләргә тиңләгән. Андый кешеләрне мәңгелек тормышта нинди җәза көтә?

-«Пәйгамбәребез Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәсәллам кешене һәлак итүче җиде гөнаһны зекер итте», — дип әйтелә «Бохари» җыентыгының бер хәдисендә. Шул гөнаһларның берсе риба бирү, риба ашау булыр, диде. Яки Аллаһы Тәгаләбез андый кешеләргә сугыш игълан итте, аларны үзенең рәхмәтеннән ерагайтты. 

Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәсәллам төшендә үзен ике кеше килеп алып киткәнне күрә. Алар пәйгамбәребезне тәмугтагы кешеләрнең хәлләрен күрсәтергә алып баралар. Шуннан соң Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәсәллам мондый сүзләр бәян итте. «Бер кеше кан елгасында йөзеп йөри. Елга уртасында тагын бер кеше тора. Ул бик тә ярга чыгарга тели, әмма чыга алмый газаплана. Чөнки аның тирәсендә йөзеп йөрүче кеше аның авызына ташлар сала. Менә бу риба белән шөгыльләнүченең кабер газабы булыр».

«Кеше әҗәткә биреп торса, аңа шушы әҗәт кадәр савап язылачак»
-Әҗәткә биргәндәге риба турында яхшылап сөйләшик әле. Арттырып кайтаруны сораудан тыш, әҗәткә бирү рибага әйләнмәсен өчен тагын нинди шартлар үтәлергә тиеш?

-Кеше кешегә әҗәткә биргәндә изгелек кылам дип уйларга тиеш. Изгелек дигәндә ул изгелек булып калсын өчен әҗәткә биргән кешеңнән күчтәнәч өмет итәргә кирәк түгел. Син бу күчтәнәчне яки савапны Аллаһы Тәгаләдән генә өмет итә аласың. Кайбер кешеләр әйтә: «Мин аңа әҗәткә акча бирдем. Ул миңа аны ике елдан соң гына кайтарды. Хәзер бу 100 меңгә берни алып булмый, бу кеше миңа инфляция хакын кайтарсын», — ди. Бу риба була. Әгәр син үзең килешеп аңа акчаны бурычка биргәнсең икән, сиңа изгелек булып язылсын өчен өстәп акча сорарга тиеш түгел.  

-Еллар буе кешедән әҗәткә алып яшәп, аны кайтармыйча, баеп беткән кешеләр була. Акча алып торган кеше аңа бурычы булуы турында исенә төшерергә тиешме?

-Биргән кешенең акчасын кайтару вакыты чыгып та, ул һаман кайтармый икән — биргән кешенең аның исенә төшерергә хакы бар. Моның бернинди дә гаебе юк. Ә инде махсус бурычка алып, аны кайтармыйча баеп киткән кешеләрне Аллаһы Тәгалә золым кылучы кешеләрнең гөнаһы белән чагыштырды. «Табарани» җыентыгында бер хәдис килә. «Золым кылучы кешеләрнең җәзасын беләбез. Алар Аллаһы Тәгаләбез әйткәнчә, уңышка ирешмиләр» диелә. «Ибн Мәҗи» җыентыгында да: «Пәйгамбәребез Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәсәллам әйтте. Әгәр дә кеше бурычка алганда аны кайтармау нияте белән ала икән, бу кеше Аллаһы Тәгалә каршында урлаучы булып язылыр», — дигән хәдис китерелә. «Бохари» җыентыгындагы хәдистә бу кешенең сәдакасы беркайчан да кабул ителмәячәге турында әйтелә. Кеше үлгәндә дә пәйгамбәребез Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәсәллам: «Бу кешенең бурычы бар идеме, юкмы?» — дип сорый иде. Бурычлы кешегә пәйгамбәребез җеназа намазын укымый иде. Бурыч - ул уен әйбер түгел, ахирәттә аның өчен бик нык соралыр.

Безнең җәмгыятьтә хәзер барысы да киресенчә корылган. Син кешегә әҗәткә бирсәң, кабат аның артыннан чабып йөрергә туры килә. Ул кеше түгел, син үзеңне бурычка алган кебек хис итәсең. Бу зур хата, әлбәттә.  

Әгәр кеше сиңа изгелек кылды икән, син дә аңа изгелек белән җавап кайтарырга тиешсең. Бүген-иртәгә акчаны кире кайтару мөмкинлегең булмаса, шалтыратып хәлләрен белешеп, кайтару вакытын тагын азрак чигереп торуын сорасаң, бу биреп торучының күңелен йомшартыр. Хак мөселман аманәтен беркайчан да бозмый, бурычын кайтара, сүзен тота.

-Синнән әҗәткә акча сорап килсәләр, акчаң булып та, юк дип әйтү гөнаһмы? 

-Кеше кешегә нинди очракларда акча бирми? Әгәр чынлап та акчасы булмаса һәм бу кешенең ышанычсыз икәнлеген белгәндә. Син бу кешенең башкалардан акча җыеп, кире кайтармау гадәте барлыгын беләсең икән, әҗәткә бирмәскә була. Бу очракта бирмәү гөнаһ булмый. 

«Әгәр дә синнән ышанычсыз кеше бурычка сорап килә икән: «Гафу ит, мин туганнарга һәм якын дусларга әҗәткә бирмәскә нәзер әйттем. Шуңа күрә бирә алмыйм. Әлеге нәзерне ахырдан якын кешеләремә ачу тотмас өчен бирдем»,  — дип әйтергә була дип сөйли иде без укыганда дин галимнәре. Әмма гозерен кире какканда да кешегә моны матур, ягымлы итеп аңлатырга кирәк. 

Бурычка биреп торуның әҗер-савабы турында да әйтеп китү мөһим. Әгәр кеше әҗәткә бирсә, аңа шушы әҗәтен кайтарганга кадәр әҗер-савап язылачак. Мәсәлән кеше бер кешегә ике айга кадәр вакыт белән 50 мең сум биреп торды ди. Аңа ике ай дәвамында 50 мең сәдака биргән кадәр савап язылып барачак. Әгәр алган кеше ике айдан соң да кайтара алмаса, ә биргән кеше вакытын кичектерсә, бурыч кайтарылганга кадәрге һәр көнне икеләтә савап язылачак. Әгәр кеше ышанычлы, әмма авыр хәлдә калган икән, аңа ярдәм итәргә тырышсагыз иде. Белеп торыйк — моның әҗер-савабы бик күп.

Әҗер - гарәп телендә «савап» дигән сүзнең синонимы. Синең тарафтан эшләнгән берәр гамәл яки яхшылыкка карата түләү (бүләкләү).
-Әгәр бурычлы кешенең әҗәтен кире кайтару хәленнән килмәсә, биргән кеше аны кичерсә, зур савап була, диләр. Ә бурычын түли алмаган кеше гөнаһлы булып каламы?

-Гөнаһлы булып калмый. Әгәр биргән кеше чыннан да аның бу бурычын кичерә икән, түли алмаган кешегә гөнаһы булмый. Күп вакытлар узгач аның кире кайтару мөмкинлеге килеп тә чыгарга мөмкин. Әгәр теләсә, мин синнән ничәдер ел элек акча алып торган идем, өстемдә тора дип кире кайтарса, икенчесе кабул итсә — проблема юк. 

-Акча биреп торган өчен кеше сиңа берәр күчтәнәч алып керсә, бу риба булмыймы? 

-Әгәр алар алдан бу турыда килешмәгән булсалар, риба булмый. Рәхмәт йөзеннән тәмле әйбер алып керүнең бернинди дә начарлыгы юк. Ә инде бу кешеләр алдан килешеп куйсалар, мәсәлән, миңа акчаны кире кайтарганда берәр кап чәк-чәк алып керерсең дигән сөйләшү булган очракта — риба була. Хуҗасына файда китергән һәр әҗәт риба булып санала.  

Тулырак: https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев