Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Христианнар Хач ману бәйрәмен билгеләп үттеләр

    19 нчы гыйнварда православие динендәгеләр Крещение Господне бәйрәмен билгеләп үттеләр.

    Пановка авылындагы чиркәү 1824 нче елда Казанның вице-губернаторы, 1812 елгы сугыш герое Дмитрий Тенишев акчасына төзелгән. Әлеге корылманың үзенчәлеге анда ике чаң манарасы булуда. Бу рус храмнары архитектурасында сирәк очрый торган күренеш.

    Хач ману бәйрәменә багышланган служба иртәдән башланып, төшкә кадәр дәвам итте. Чиркәү янына халык гадәттәгедән күбрәк җыелды, алар арасында Пановкада яшәүчеләр генә түгел, районның башка авылларыннан килүчеләр дә бар иде. Дин тотучылардан күпләр, дини йолаларны кечкенәдән үк күреп үссеннәр өчен, үзләре белән балаларын да алып килгәннәр.

    - Крещение Господне яки башкача Богоявление бәйрәме - бик күп нәрсәләрне үз эченә алган күпкырлы бәйрәм. Гыйбадәт кылу-дини яктан гына түгел, горефгадәтләр ягыннан да, - диде чиркәү настоятеле Алексей атакай.

    Бу көнне билгеләп үтүнең нигезенә рус чиркәве гамәлдә булган барлык заманнарда кулланылган эзлеклелек салынган. Кичтән дога кылсалар, иртән – служба.

    Б ә й р ә м л и т у р г и я с е тәмамланганнан соң суны изгеләндерү йоласы уздырылды. Моннан соң чиркәү рухание Алексей атакай бәкегә ничек керергә һәм чукыну йоласын ничек үтәргә кирәклеген аңлатып алды. Боз кебек салкын суга чумып алырга теләүчеләр быел башка еллар белән чагыштырганда күбрәк булды. Чөнки көне суык түгел иде. Быел Һава торышы безгә Крещение салкыннарын алып килмәде. Коенып алганнан соң барысы да, кайнар чәй эчеп һәм бәлешләр ашап җылыну өчен, чиркәүгә әйләнеп кайттылар.

    Эрнест АБДУЛАЕВ, Фәнил МӨХӘРЛӘМОВ фотосы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: