Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Хайван асрауның җаваплылыгы да бар

Бакча сезонына әзерлек гыйнвар азагыннан башлана. Шәһәр яки поселок читендә җир участоклары булучылар язның тәүге җылы көннәренә алдан ук әзер булып тору өчен үрентеләр утырталар. Дачалы кешеләр барысын да алдан ук уйлаппланлаштырып куялар.

Кайберләре җәйге айларда үстерү өчен кош-корт та алалар. Менә шулай үзләрен табигый ризыклар белән тәэмин итәләр. Әмма болай алдан уйлап куелган схемада бер җитди кимчелек бар. Шәһәр читендәге йортларда җәй айларында гына яшәүчеләр этләр дә алырга тырышалар. Ни дисәң дә, эт күпмедер вакытка дус та булачак, шул ук вакытта сакчы ролен дә үтәячәк. Әмма бакча хуҗасының эт белән дуслыгы салкыннар башлану белән юкка да чыга. Хуҗа үзе барлык уңайлыклар тудырылган фатирына әйләнеп кайта, ә эт урамда кала.

Этләр алар эт тормышында яшәгәнгә генә тешли торган булалар, дигән тәгъбир бар. Хайваннарны яклаучы Татьяна Скопина барысының булмаса да, берничә дүрт аяклы дусның хәлен җиңеләйтергә тырыша. Ул һәр көнне үз канат астына алган дүрт аяклы сукбайларны - Малыш, Тая, Савелий һәм Пестрикны ашата.

- Сукбай этләр аларның хуҗаларының җавапсызлыгы, ваемсызлыгы аркасында барлыкка киләләр. Этләрнең күбесе нигә урам тутырып йөриләр? Чөнки аларның үзләрен генә чыгарып җибәрәләр. Стерилизация ясалмаган ана этләрне бәйдән ычкындырып урамга чыгаралар, ә тегеләре аннары кайдадыр балалыйлар. Кем дә булса яңа туган эт яки песи балаларын ала да, кая куя? Кибет, станция, поликлиника тирәләренә илтеп ташлый, - дип үз фикерен белдерде хайваннарны яклаучы, волонтер Татьяна Скопина.

Нәтиҗәдә үзе асрый торган хайван өчен җаваплы булырга тиешле кеше сукбай этләр-мәчеләр барлыкка килүгә сәбәпче була. Урам этләре үзләренең кыяфәтләре белән куркыталар һәм котыру авыруы йоктырганда алардан тагын да зуррак куркыныч яный башлый. Койрыклыларның гомерләрен өзүдән кала башка чаралар бармы соң?

Реклама

ОСВВ программасы нигезендә этләрне вакцинациялиләр, стерилизация ясыйлар һәм аларның котыру чире белән авырмауларына, шулай ук үрчемәячәкләренә инангач, иреккә чыгаралар. Хайваннарны яклаучы әйтүенчә, хайванның гомерен саклап калу һәм кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен бу иң рәхимле һәм дөрес алым. Шунлыктан сез әгәр дә этнең колагына бирка эленгәнлеген күрсәгез, димәк, ул авыру да, усал да түгел.

- Нишләтәсең, өрәләр инде алар. Кешеләр үзара сөйләшеп аңлашсалар, этләр өреп аңлашалар. Шунлыктан эт өрә икән, бу аның усаллыгын да, сезне тешләргә омтылуын да күрсәтми әле, - дип дәвам итте сүзен хайваннарны яклаучы, волонтер Татьяна Скопина.

Татьяна койрыклы дус табарга теләүчеләргә этләрне приюттан алырга киңәш итә, чөнки андыйлар кайгыртучанлык һәм игътибарның кадерен беләләр, ди. Ә инде яхшы токымлы эт аласыгыз килсә, бары тик питомникка гына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чөнки этләрне өендә үрчетүчедән алган сөйкемле көчекнең тора-бара сез теләгән түгел, бөтенләй башка токымнан булып чыгуы ихтимал. Нинди генә эт яки мәче алырга уйласагыз да, шуны истә тотыгыз - кулга ияләштергәннәр өчен җаваплылык безнең өстә.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев