Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Хайван асрау - җаваплы эш

Без сукбай этләр турындагы язмаларыбызны дәвам иттерәбез. Красносельский авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Газизов сүзләренә караганда, ел башыннан районда кешеләрне куркуга салучы этләр йөрүе турында берничә гариза килгән. Сукбай этләрне алда ни көтә һәм аларны юк итүдән тыш, башка алымнар бармы?

Районда приют бар һәм анда өч елдан бирле төрле токымдагы һәм яшьтәге ике йөздән артык эт яши. Алар әлеге проблемага битараф булмаган кешеләр һәм ирекмәннәр акчасына асрала. Анда этләрнең төрлесе бар. Мәсәлән, 14 яшьлек Мэри бөтенләй сукырайган һәм ишетүен дә бик начар ишетә. Бу приют аның гомерен саклап калган һәм төп яшәү урынына әверелгән. Хуҗалары аны кая да булса урнаштырып булмаганны беләләр, ә биредә ул үз урынын тапкан. Кайсы гына хайванны алма, һәркайсының да үзенә генә хас тарихы бар.

- Этләрен урамга чыгарып ташлаучы кешеләр бар. Ә хайван кая барсын? Авылларда стерилизация турында берәү дә белми, ә кемнәрдер моңа тискәре мөнәсәбәттә. Әмма шунысын аермачык әйтә алам - стерилизация стерилизацияләмәүгә караганда яхшырак, чөнки соңрак этнең яман шеш белән авырый башлавы ихтимал, - дип үз фикерен белдерде приютны оештыручыларның берсе Рамил Алиуллин.

Приютның төп кагыйдәсе - хайваннарның контрольсез үрчүенә юл куймас өчен мәҗбүри рәвештә стерилизацияләү. Көчекләрнең әле ничек тә булса яңа хуҗа табу өмете булса, олы этләрдә ул күпкә азрак, токымсыз эт булса бигрәк тә. Әмма биредә дүрт тәпилеләр барыбер арта торалар. Аларны китереп ташлыйлар - приют хуҗалары коткара. Әлегә биредәге этләр саны яхшы кешеләргә тапшырылганнарына караганда күбрәк.

- Башта приюттагы этләр саны 30лап иде, ә хәзер алар 200. Әле без бик күп этләрне урнаштырдык - аларга хуҗалар таптык. Этләр саны арта бара, чөнки бер тапкыр балалаганда бер генә көчек түгел, берничә, хәтта 5-7 көчек туа бит, - дип дәвам итте сүзен приютны оештыручыларның берсе Рамил Алиуллин.

Реклама

Ничек кенә гаҗәп тоелмасын, нәкъ менә авыл кешеләре этләрне сирәгрәк алалар. Рамилнең әйтүенчә, этләрне хәтта чит илләргә дә озаталар. Әле менә күптән түгел, тормышларын саклап калу өчен, аларга Дагстаннан көчекләр җибәргәннәр. Анда сукбай этләргә карата мөнәсәбәт бик кырыс - аларны аталар икән.

Рамил фикеренчә, этләрне ачлыктан һәм катып үлүдән саклауның һәм аларның урамнарда йөрүен киметүнең бердәнбер алымы - шушындый приютлар булдыру. Әмма моның өчен әлеге проблемага чын мәгънәсендә битараф булмаган кешеләр кирәк. Әлегә, ни кызганыч, андыйлар бик аз. Ә менә, зарланып, гариза язып җибәрүчеләр күбрәк. Моннан соң этне нишләтерләр, аның язмышы ничек хәл ителер... андый кешеләргә барыбер түгелмени соң?

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев