Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Халкыбызның күркәм йолаларын саклап

Язның тәүге бәйрәме - 8 Март алдыннан без Биектау районында яшәүче, иҗат белән рухланып эшләүче гаҗәеп тырыш ханым турында сөйләргә телибез. Ул - Әлдермеш авылы мәдәният йорты директоры, әмма аның хезмәте төрле чаралар оештырудан, иҗади хезмәткәрләр коллективына җитәкчелек итүдән генә гыйбарәт түгел. Эльмира Фәрхетдинова - балаларының киләчәгенә үз куллары белән ышанычлы нигез салу сәләтенә ия хатын-кыз.

Эльмира беренче тапкыр кулына энәне кечкенә чагында ук алган. Аның әнисе дә, әбисе дә тегү белән мавыкканлыктан, кызчык өчен дә әлеге шөгыль бик табигый булып тоела. Эльмира Фәрхетдинова кечкенә-кечкенә өчпочмаклы тукыма кисәкләрен тоташтырып тегә. Ул үзе моны өчпочмакларга тирән мәгънә салынган дип аңлата, чөнки ислам динендә диндарлар муеннарына асып йөри торган өчпочмаклы догалыклар бар. Борынгы заманнарда бер генә тукыма кисәген дә әрәм итмәгәннәр, һәр корама нәрсәгә дә булса ярап куйган. Хәзерге вакытта останың коллекциясендә өчпочмаклардан, шакмаклардан һәм турыпочмаклыклардан торучы юрганнар. Ул бөтенесен дә үзе эшли. Мондый сәнгать серләренә ул корамалардан тегү, чигү алымнарына өйрәтүче түгәрәккә йөрүче яшь буынны да төшендерә.

- Мәктәпкә дә барам, балалар бакчасына да, анда аерым билгеләнгән көннәрдә чигү, корамалар кулланып тегү буенча осталык дәресләре уздырам. Күптән түгел балаларны кулъяулык чигәргә өйрәттем. Аларга бу бик ошады. Тукыма кисәкләре - бөтенләй башка нәрсә. Балалар белән бергәләп башта тукымадан өчпочмаклар, шакмаклар җыябыз, аннары аларны тоташтырабыз. Булдыралар алар - әйбәт килеп чыга, - дип сөйләде Эльмира Фәрхетдинова.

Эльмира әйтүенчә, бүгенге көндә, ни кызганыч, балаларның күбесе тегү генә түгел, хәтта кулларында энә дә тота белмиләр. Шунлыктан ул кечкенә кызларны тоташтан чигү, күпертеп чигү, тапкырлап чигү серләренә өйрәтүне үзенең бурычы дип саный. Алар яулыклар, мендәр тышлары, одеяллар белән эшлиләр. Чөнки хатын-кызларга гына хас нәфислек, мөлаемлык һәм буыннан буынга күчә баручы көч-сәләт нәкъ менә чигүдә, тегүдә чагыла да инде.

- Тегәргә өйрәнгәч, кызлар бүләкләрне дә үз куллары белән ясый башлыйлар. Һәм бу бик матур күренеш, - дип өстәде Эльмира Фәрхетдинова.

Үз халкының, туган ягының тарихы мәдәният йорты директоры өчен гап-гади сүзләр генә түгел. Ул үз авыл җирлегендә күптәннән инде көнкүреш әйберләре туплый башлаган. Яңа мәдәният йортын салганнан соң анда музей ачып булмасмы, дип өметләнә.

Реклама

- Әле күптән түгел балалар янына чын каба алып килдем. Алар аны кызыксынып карадылар. Шушы каба ярдәмендә ничек йон эрләп булуын күрсәттем. Кызлар үзләре дә моны сынап карадылар. Йоннан җеп барлыкка килүен алар тын да алмый күзәттеләр, - дип дәвам итте сүзен Эльмира Фәрхетдинова.

Эльмира Фәрхетдинованың борынгы әйберләр җыюын әлдермешлеләр һәммәсе дә белә. Аның коллекциясендә - борынгы чигүле сөлгеләр, көзгеләр, шамаиллар, кулдан ясалган сандыклар, урындыклар. Узган гасырның 80 нче, 70 нче елларына караган һәм хәтта алардан да борынгырак әйберләр бар. Ул әлеге әйберләрне тузан да төшерми кадерләп саклый, чөнки татар халкының бай тарихы нәкъ менә аларда сакланган, аларга карап сокланырга, тотып карарга һәм гасырлар рухын тоярга була.

Эльмираның мондый мавыгуы турында районда да, республикада да беләләр. Ул республикакүләм уздырыла торган төрле бәйгеләрдә катнаша. Җиңүләре дә байтак, рәхмәт сүзләрен дә күп ишеткән. Халыкара хатын-кызлар көне хөрмәтенә ул Биектау районы хатын-кызлары делегациясе составында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга барачак.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев