Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Кесәңнән күбрәк акча чыгарырга теләмәсәң, вакытында түлә

Халыкның торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре өчен бурычы 100 мең сумнан артып киткән. Түләмәскә күнеккән кешеләргә нинди юллар белән мөрәҗәгать итеп карасаң да, таш стенага атылган борчак кебек, кире әйләнеп кайта. Телефоннан шалтыратуларга да, өйләренә барып үтенүләргә дә алар битараф кала бирә. Күп кенә кешеләр, законнарны урап узып, су белән тәэмин итү...

Халыкның торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре өчен бурычы 100 мең сумнан артып киткән.
Түләмәскә күнеккән кешеләргә нинди юллар белән мөрәҗәгать итеп карасаң да, таш стенага атылган борчак кебек, кире әйләнеп кайта. Телефоннан шалтыратуларга да, өйләренә барып үтенүләргә дә алар битараф кала бирә. Күп кенә кешеләр, законнарны урап узып, су белән тәэмин итү челтәрләренә рөхсәтсез тоташалар. Ә мондый тоташулар коммуналь хуҗалык предприятиеләренә югалтулар булып әйләнеп кайта. Югалтулар сумнар белән исәпләнә.
Шәхси кисәтүләр, хатлар, шалтыратулар бернинди дә нәтиҗә бирмәгәндә су челтәренә законсыз рәвештә тоташкан кешеләр өчен җир казу машинасы соңгы чара булып хезмәт итә. Коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре экскаватор белән шундый йорт хуҗаларына барырга дип юлга чыкканда да соңгы тапкыр телефоннан шалтырата. Кайбер кешеләр эшнең тирәнгә китәсен аңлап, уртак тел табарга ашыга. Ә кайберләре соңгы шалтыратуга да игътибар итми.
"Без тикшерүчеләр, техника белән чираттагы рейдка чыгабыз. Закон бозган кешеләргә безнең белән килешү төзергә тәкъдим итәбез. Капка төбендә экскаватор торган мизгелдә дә безнең тәкъдимне кире каккан кешеләр бар. Андыйларның су торбаларын өзәбез", - ди Биектау коммуналь челтәрләре җитәкчесе Руслан Алиев.
Бүгенге көндә район үзәгендә генә дә безнең белән килешү төземәгән 300 гә якын абонент яши. Ә район буенча аларның саны 1 меңгә җитә. Һәр атна саен коммуналь челтәрләр предприятиесе хезмәткәрләре 10 га якын йортка рейд ясый. Нәтиҗәләр дә бар, әлбәттә. Күп кенә абонентлар үзләренең гаебен танып, төзәлергә тырыша. Коммуналь хезмәтләр өчен түләү мәсьәләсендә Биектау районы "кызыл зонага" керә. Эшнең сыйфаты да түләү процентына бәйле.
"Бу хәл, әлбәттә, һәркемне борчый. Кемдер түли, кемдер түләми. Минем, мәсьәлән, чит кеше өчен түлисем килми. Алар түләмәгән өлеш кемнең дә булса кесәсенә сугадыр бит. Үзебезнең яшәү чыганагы - су белән өзлексез тәэмин итеп торучы предприятиенең бөлгенлеккә дә төшүе бар бит болай дәвам итсә", - дип борчыла Биектауда яшәүче Алсу Һидиятуллина.
Предприятие белән килешү төземәгән абонентларның гомуми бурычы 6 миллион сумга кадәр җитә. Биектау районы Башкарма комитеты рәисенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча урынбасары Дамир Шайдуллин сүзләренә караганда, район буенча торак коммуналь хезмәтләр өчен халыкның бурычы 29 миллион сум тәшкил итә. Бу сан Биектау районында яшәүче 47 мең кешенең ике ай ярым коммуналь хезмәтләргә түләмәвенә бәрабәр. Чит хезмәттән законсыз кулланган кеше кайчан да булса закон алдында җавап та тотарга тиеш.
Игътибар:
«Биектау коммуналь челтәрләре" кулланган хезмәт өчен вакытында һәм тулысынча түләмәүче абонентлар өчен 2016 елның 1 гынварыннан 1/130 ставка күләмендә түләү артуы турында искәртә.
Югарыда билгеләп үткәнебезчә, Биектау районы коммуналь хезмәтләргә түләү буенча республикада "кызыл зонада" тора. Шул сәбәпле «Биектау коммуналь челтәрләре» вакытында түләмәгән кешеләргә арттырып түләү системасын кертә башлый. Мондый гамәл Россия Федерациясе законнары нигезендә эшләнә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев