Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Кеше гомереннән дә кадерлерәк ни бар?

    Район газеталарының баш мөхәррирләре һәм кайбер районнарның җәмәгать советлары рәисләре Яшел Үзәндә узган семинар-киңәшмәдә экстремизм һәм террорга мәгълүмат чаралары аша каршы торуны оештыру үзенчәлекләре турында сөйләштеләр. Әлеге теманы Интернет заманында, җәмгыятькә зыян китермичә, массакүләм-мәгълүмат чараларында ничек итеп бирергә? "Террор һәм экстремизм - әзерлеге булмаган журналистка тотынырга ярамый торган тема, -...

    Район газеталарының баш мөхәррирләре һәм кайбер районнарның җәмәгать советлары рәисләре Яшел Үзәндә узган семинар-киңәшмәдә экстремизм һәм террорга мәгълүмат чаралары аша каршы торуны оештыру үзенчәлекләре турында сөйләштеләр.

    Әлеге теманы Интернет заманында, җәмгыятькә зыян китермичә, массакүләм-мәгълүмат чараларында ничек итеп бирергә? "Террор һәм экстремизм - әзерлеге булмаган журналистка тотынырга ярамый торган тема, - дип ышанып әйтә гражданнар җәмгыяте институтларын үстерү мәсьәләләре буенча ТРның Җәмәгать палатасы комиссиясе рәисе Владимир Шевчук. - "Кызган" фактларга тотынмаска, ә бәлки моның нәрсәгә китерәчәген алдан күрә белергә кирәк".

    Семинарда чыгыш ясаучылар ТРның экстремизм, дискриминация һәм ксенофобияне өйрәнү Үзәге җитәкчесе Вадим Козлов, ТР Президенты Идарәсенең дини берләшмәләр белән эш итү буенча баш советнигы Андрей Йосыпов, ТР Куркынычсызлык Советы Секретаренең баш советнигы Михаил Блинов, психология фәннәре кандидаты Алексей Шевцов проблеманың бүген җәмгыятебезне дулкынландыра торган аеруча мөһим яклары турында сөйләделәр. Массакүләм-мәгълүмат чаралары нәрсә эшли ала соң? Экстремизмга каршы тору һәм патриотлык, толерантлыкны пропагандалау темасын киң яктырта ала. Шушы максаттан чыгып, Татарстанда яшәүче төрле милләт вәкилләре, халыкларның гореф-гадәтләре, мәдәнияте, традицияләре һәм тарихы, төрле милләт кешеләренең республика хакына намуслы хезмәт куюы турында сөйли торган материаллар өчен яңа рубрикалар кертергә тәкъ-дим ителә.

    Террорлык гамәлләре янаганда, заложник итеп алганда, халык күп җыелган урыннарда күзгә чалынган шикле кешеләр, шикле әйберләр күргәндә нишләргә кирәклекне, җәмгыятьне тотрыксызландыруның кемгә отышлы булуын, дингә ышанучылар һәм яшьләр арасында экстремистлык чагылышларын кемнәр оештыруын аңлаткан материалларны даими бирергә.

    Яшьләргә патриотик һәм толерант тәрбия бирүне актив пропагандаларга, хәрби-патриотик клублар, кадет сыйныфлары эшчәнлеген, яшьләрне армиягә барырга әзерләүне яктыртуга аеруча игътибар бирергә. Вакытлы басмаларда бергәләп уку, хезмәт итү, спорт белән шөгыльләнү, яраткан командалары өчен борчылу, төрле мил-ләттәге яшь кешеләрнең эзләнү эшчәнлегендә катнашуы турында тәф-силләп сөйләргә кирәк.

    Яшьтән үк толерант шәхес тәрбияләү мөһим: семинарда катнашучылар бүген мәктәпләрдә түземлеккә генә түгел, төрле милләт, этник һәм социаль төркемнәрдәге кешеләрнең берсен-берсе хөрмәт итүенә, яхшыны яманнан аера белергә өйрәтә торган толерантлык дәресләренең кирәклеге турында сөйлә-деләр. Экстремизмга каршы профилактик прививка яшьләр өчен бик тә зарур, чөнки алар белән уртак тел тапмыйбыз, террористлар кул суза.

    Шул ук вакытта башкача уйлаучыларны, башкалардан аерылып торучыларны рәттән гаепләргә ярамый. Шулай да плюрализм битлеге астында экстремистлык эшчәнлеген аклаучы, экстремистларга ярдәм итү теләге тудыручы материаллар электрон массакүләм-мәгълүмат чараларына эләгергә тиеш түгел.

    Семинарда террорчылыкка каршы комиссияләрнең эшчәнлеге турында киңрәк яктырту, илебездә терроризмга каршы көрәш системасы турында мәгълүмат бирү зарурлыгы хакында сөйләшенде. Дәүләт тә, барлык иҗтимагый институтлар да терроризмга каршы нәфрәт, түзеп тормау, аның белән килешмәү хисен булдырырга тиешләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: