Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Күңелне моңнар да, туган телебез өчен горурлык хисләре дә биләп алды

    Биектауның 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә Туган телләр елы кысаларында зур концерт куелды. Биектау районына Татарстан республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле килде.

    Татарстан республикасының Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге фольклор музыкасы дәүләт ансамбле тамашачыларны үзенең күңелле чыгышлары белән сөендерде. Ул “Татар сүзе” проекты кысаларында әзерләнгән махсус программа белән килгән һәм анда артистларның иң яхшы чыгышлары тупланган. Ансамбль республиканың барлык 43 районында да чыгыш ясаячак, әмма безнең районга аларның иҗади турында беренче булу бәхете елмайды.

    - Айдар Фәйзрахманов әле “Татар сүзе” бәйгесенең жюри рәисе дә һәм ул бүген “Татар сүзе” бәйгесенең иң яхшы катнашучыларының әлеге танылган ансамбль белән чыгыш ясауларын үтенде, - диде үзәк мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Фәрхәд Камалов.

    Бу чара безнең телевидение каналы коллективы өчен дә әһәмиятле булды. “Татар сүзе” республика бәйгесе катнашучылары арасында “Биектау ТВ” һәм “Биектау ФМ” телерадиокомпаниясенең иҗат коллективы хезмәткәрләре Гүзәлия Вафина белән Ранил Ишмуратов та бар иде. Гүзәлия Әмирхан Еникинең “Кем җырлады?” әсәреннән хис-тойгыларга аеруча бай өзек белән чыгыш ясап, күңел кылларын тибрәтсә, ә Ранил, Фаил Шәфигуллинның “Сафура, Бәкер һәм трактор” әсәрен сөйләп, үзенең зур артистлык сәләтенә ия булуын күрсәтеп сокландырды.

    Реклама

    - Без әлеге чарада бик рәхәтләнеп катнаштык. Үзеңне татар теле мохитендә итеп сизүдән күңелне шатлыклы хисләр биләп алды. Ни өчен дигәндә, хәтта үзебезнең коллективта да күпчелек рус телендә аралаша, ә бу очрашудан татар теленең дәүләт дәрәҗәсендә хуплануы, яклануы сизелеп тора һәм бу безнең өчен чын мәгънәсендә сөенеч, - дип үз фикерләрен белдерде “Татар сүзе” бәйгесендә катнашкан Ранил Ишмуратов.

    Чаралар татар телен генә түгел, шулай ук мари, чуваш, рус телләрен, җыеп кына әйткәндә, республикабызда яшәүче халыклар телләрен яклап та уздырыла. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы үзеңнең туган телеңә игътибарны арттыру өчен игълан ителгән дә инде.

    Галия ИЛДАРОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: