Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Кече бизнеска сәүдә әйләнешенең егерме проценты туры килә

    Татарстанның Икътисад министрлыгы, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү белән кызыксынып, урыннарда бизнесменнарны, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыкларын нинди мәсьәләләр дулкынландыруын ачыклый. Биектау районында да эшмәкәрләре белән шундый киңәшмә уздырылды. Әлеге киңәшмәдә Татарстан Республикасы икътисад министрлыгының эшмәкәрлеккә ярдәм департаменты начальнигы урынбасары Сергей Болотаев, "Ак Барс" Банк, "Россельхозбанк", "Сбербанк" вәкилләре катнашты. - Биектау районында...

    Татарстанның Икътисад министрлыгы, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү белән кызыксынып, урыннарда бизнесменнарны, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыкларын нинди мәсьәләләр дулкынландыруын ачыклый. Биектау районында да эшмәкәрләре белән шундый киңәшмә уздырылды.

    Әлеге киңәшмәдә Татарстан Республикасы икътисад министрлыгының эшмәкәрлеккә ярдәм департаменты начальнигы урынбасары Сергей Болотаев, "Ак Барс" Банк, "Россельхозбанк", "Сбербанк" вәкилләре катнашты.

    - Биектау районында кече эшмәкәрлекнең 605 объекты бар, кече эшмәкәрләр 1116, - дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Шәрипов үзенең чыгышында. - Районда сәүдә әйләнешенең егерме проценты кече бизнес өлешенә туры килә, район бюджеты шулар хисабына тулылана. Узган ел ваклап сату-сәүдә үсте, авыл хуҗалыгында гаилә фермалары алга китә.

    "Волгакар" җаваплылыгы чикле ширкәте директоры Зөфәр Мөҗипов республика икътисады үсешенә үзеннән зур өлеш керткәне өчен һәм Россия эшмәкәре көне уңаеннан Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

    Татарстан икътисад министрлыгының эшмәкәрлеккә ярдәм департаменты начальнигы урынбасары Сергей Болотаев эшмәкәрләргә дәүләт ярдәменең республикада гамәлдә булган программаларына һәм
    соңгы вакытта шушы өлкәдә барган үзгәрешләргә тукталды.

    Дәүләтнең финанс ярдәмен бирүгә конкурс сайлап алулары вакытында тиз арада бетерү таләп ителгән җитешсезлекләр булуы ачыкланды. Элег-рәк гаризалар конверт эченә салынып бирелсә һәм эшмәкәрләр гаризаларының ниндидер очраклы хата аркасында узмавын конкурс барышында гына белсәләр, хәзер исә эшмәкәрлеккә ярдәм Үзәге бизнес белән шөгыльләнергә теләүчеләргә консультацияләр, ярдәм тәкъдим итә. Үзәк белгечләре гаризаларны өч көн дәвамында тикшерәләр һәм, зарурлык килеп чыккан очракта, эшләп бетерү өчен кире кайтаралар, грант дәгъва итүчеләрнең нинди хаталар җибәрүен төгәл күрсәтәләр. Тагын бер яңалык - үзеңнең проектыңны мәҗбүри яклау, чөнки планнары, проектының киләчәге турында аны төзүчедән дә яхшырак сөйләүче булмас.

    - Бүген бизнеска ярдәм төрле юнәлешләрдә тормышка ашырыла: яңа эшли башлаучыларга да, бу өлкәдә күпмедер тәҗрибә туплаган эшмә-кәрләргә дә лизинг-грантлар, алган җиһазлар бәясен субсидияләү, белем бирү хезмәтләрен алуга чыгымнарны өлешчә финанслау, инновация грантлары, энергия ягыннан нәтиҗәле технологияләрне производствога керткәндә ярдәм, - дип ассызыклады Сергей Болотаев.

    Татарстанда бизнес өчен инфраструктура үсә - яшьләрне бизнеска җәлеп итәргә тиешле промышленность мәйданчыклары булдырыла. Моның өчен республикада "бизнес-инкубаторлар" оештыру проекты әзерләнә, эшмәкәрләр өчен анда бөтенесе дә әзер булачак. Шулай ук бик кыйммәтле гомуми кулланылыш җиһазларын урнаштыру да планлаштырыла. Яңа эшли башлаган бизнесменнарның аны алырга акчасы һәрвакытта да җитеп бетмәве берәүгә дә сер түгел, һәм бу аякка басканда зур ярдәм булып торачак. Акча туплагач, бизнесмен үсешнең алдагы баскычына күчә ала.

    Лизинг компанияләре темасы кискен бәхәс уятты. Авыл эшмәкәрләре лизингка техника сатып алганда «коллыкка» элә-гүләре турында әйттеләр: соң-гы исәптә аның бәясе әллә ничә тапкыр арта. Авыл эшмәкәрләре фермерлар дәүләттән чын ярдәм ала торган Россия төбәкләрен мисал итеп китерделәр. Шулай ук эшмәкәрләр өчен электр энергиясе тарифларының артуы, эшкәртүче предприятиеләр өчен чимал бәясе дә игътибар үзәгеннән читтә калмады.

    Республика икътисад министрлыгының эшмәкәрлеккә ярдәм департаменты начальнигы урынбасары Сергей Болотаев кече һәм урта бизнес вәкилләрен дулкынландырган мәсьәләләрне өйрәнеп, тулы җаваплар бирергә вәгъдә итте.

    Киңәшмә барышында кредит бирүче оешмалар - Саклык банкы, "Ак Барс" Банк, "Россельхозбанк" вәкилләре кече бизнеска ярдәм буенча үз программаларын залда утыручыларга теге яки бу проектның киләчәк үсеше күренерлек итеп аңлаттылар.

    Белешмә

    2012 нче елда районда ваклап сату-сәүдә әйләнеше 2450,5 млн. сум тәшкил итте.

    Җәмәгать туклануы әйлә-неше - 168,9 млн. сум.

    2012 нче елда халыкка 1598,7 млн. сумлык түләүле хезмәтләр күрсәтелде, шулардан көнкүреш хезмәтләре - 110,4 млн. сумлык.

    Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтүдә парикмахерскийлар, ателье, автосервис хезмәтләре өстенлекле үсәләр.

    Бүгенге көндә районда 10 автозаправка станциясе, 18 җәмәгать туклануы предприятиесе, 200 дән артык сәүдә объекты эшли.

    «Волгакар» ширкәте директоры Зөфәр Мөҗиповка (сулда) Сергей Болотаев Мактау грамотасы тапшыра. Айрат Гыйниятуллин фотолары.

    Банкның өстәмә офисы идарәчесе Нияз Фәттаховның авыл бизнесменнарына әйтер сүзләре бар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: