Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Казанның җиңүенә өлеш керт! (ВИДЕО)

    Ни дисәң дә, үзебезнеке бит инде ул Казан. Кыштырдап торган яңа акчада Казан Кремлен яисә Казан Федераль Университеты бинасын күрү зыян итмәс. Тавыш бирү бик гади: Твоя-Россия.рф сайтына кереп, ике шәһәрне сайлау кирәк. Аннан тавыш бирәсең. Яңа акчага «төшү» өчен Волгоград, Севастополь, Сочи, Иркутск, Дальний Восток, Казан һәм башка шәһәрләр...

    Ни дисәң дә, үзебезнеке бит инде ул Казан. Кыштырдап торган яңа акчада Казан Кремлен яисә Казан Федераль Университеты бинасын күрү зыян итмәс.

    Тавыш бирү бик гади: Твоя-Россия.рф сайтына кереп, ике шәһәрне сайлау кирәк. Аннан тавыш бирәсең.

    Яңа акчага «төшү» өчен Волгоград, Севастополь, Сочи, Иркутск, Дальний Восток, Казан һәм башка шәһәрләр көрәшә. Казанның җиңүе бары безнең сайлаудан тора! Әйдә әле: «Монда минем дә өлешем бар!», - дип, кесәгә яңа акчаны куанып салып йөрерлек булсын.

    www.tvoya-rossiya.ru/ сылтамасы буенча үт һәм кыйммәтле тавышыңны башкалабыз өчен бир! Әлегә ул 4 нче урында бара.

    Нәтиҗә 7 нче октябрь көнне «Россия-1» каналының туры эфирында ясалачак. Санаулы көннәр калып бара!

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: