Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Кар көтелү сәбәпле, автомобильчеләргә тизлек арттырмаска киңәш ителә

    Һава шартлары начарлану, кар яву көтелү сәбәпле, автомобильчеләргә шәһәрдән читкә чыгарга киңәш ителми, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте. Автомобиль хуҗаларына транспорт чарасын кышкы сезонга әзерләргә һәм автомобильнең техник төзеклелегенә игътибар итәргә, яктырткыч приборларны, тәрәзә чистарткычны, электрүткәргечләрне аккумляторны һәр сәфәр алдыннан тикшерергә...

    Һава шартлары начарлану, кар яву көтелү сәбәпле, автомобильчеләргә шәһәрдән читкә чыгарга киңәш ителми, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте.

    Автомобиль хуҗаларына транспорт чарасын кышкы сезонга әзерләргә һәм автомобильнең техник төзеклелегенә игътибар итәргә, яктырткыч приборларны, тәрәзә чистарткычны, электрүткәргечләрне аккумляторны һәр сәфәр алдыннан тикшерергә киңәш ителә.

    Көзге-кышкы чорда автомобильчеләргә катлаулы юл-метеорологик шартларда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итә торган тизлек сайларга кирәк. Куркыныч маневрлар ясаудан һәм каршы як полосага чыгудан тыелу, куркынычсыз дистанция һәм ян интервал саклау зарур.

    Дәүләт автоинспекциясе кышкы шина җитештерүчеләр аларны бер атна дәвамында температура 5-7 градуска төшкәндә куярга киңәш итә, дип искәртә. Шиналарны вакытында алыштыру начар һава шартлары белән бәйле юл вазгыятендә йөртүчеләргә ышанычлы идарә итү мөмкинлеге бирәчәк.

    Татар-информ МА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: