Реклама
ЯҢАЛЫКЛАР
Калинино авылы янында булган юл-транспорт һәлакәте турында тулырак
Кичә Биектау районы территориясендә биш машина катнашында юл-транспорт һәлакәте булды. 5 ноябрь көндезге 11 сәгать 53 минутта "ГЛОНАСС-112" системасы аша РФнең ТРдагы гадәттән тыш хәлләр хезмәтенә Казан-Малмыж трассасының 24 нче километрында юл-транспорт һәлакәте булуы турында хәбәр килеп ирешә. Коткаручылар һәлакәт булган җиргә килгәч, берьюлы биш машина - «Нива», «ВАЗ-2114», LADA...
Кичә Биектау районы территориясендә биш машина катнашында юл-транспорт һәлакәте булды.
5 ноябрь көндезге 11 сәгать 53 минутта "ГЛОНАСС-112" системасы аша РФнең ТРдагы гадәттән тыш хәлләр хезмәтенә Казан-Малмыж трассасының 24 нче километрында юл-транспорт һәлакәте булуы турында хәбәр килеп ирешә.
Коткаручылар һәлакәт булган җиргә килгәч, берьюлы биш машина - «Нива», «ВАЗ-2114», LADA Granta, Toyota Corolla, Hyundai Getz машиналары бәрелешүен күрәләр.
Hyundai машинасын йөртүче хатын-кыз коткару хезмәте килгәнче үк, юлда туктаган машина белән Биектау Үзәк хастаханәсенә озатыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев