Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Җитди эш көтә

    2012 нче елда республикада депрессив авыллар мәсьәләсен хәл итү буенча җитди эш башланачак. Ел йомгакларына багышланган очрашуда ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов шулай дип белдерде. "Социаль-мәдәни өлкәсе үсмәгән, яшьләрне эш белән тәэмин итәрлек, аларны биредә тотып торырлык конкрет производстволары булмаган авыллар, кече шәһәрләрне үстерү буенча республикада махсус программа эшләнәчәк. Икътисад...

    2012 нче елда республикада депрессив авыллар мәсьәләсен хәл итү буенча җитди эш башланачак.

    Ел йомгакларына багышланган очрашуда ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов шулай дип белдерде. "Социаль-мәдәни өлкәсе үсмәгән, яшьләрне эш белән тәэмин итәрлек, аларны биредә тотып торырлык конкрет производстволары булмаган авыллар, кече шәһәрләрне үстерү буенча республикада махсус программа эшләнәчәк. Икътисад министрлыгы тарафыннан быел бу юнәлештә җентекле анализ эшләнде инде", - дип белдерде министр. Максат - республикада яңа эш урыннары булдыру мөмкинлеге бирүче территорияләр төзү.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: