Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Иртәгә һава торышы: синоптиклар республиканың күпчелек районында яңгыр фаразлый

    Татарстан буенча урыны белән яшенле яңгыр һәм томан Татарстан синоптиклары фаразлавынча, иртәгә һава торышы: алмашынучан болытлы һава, төнлә республика буенча, ә көндез күпчелек районнарда - яшенле яңгыр. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә, секундына 15-18 метрга кадәр, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү...

    Татарстан буенча урыны белән яшенле яңгыр һәм томан

    Татарстан синоптиклары фаразлавынча, иртәгә һава торышы: алмашынучан болытлы һава, төнлә республика буенча, ә көндез күпчелек районнарда - яшенле яңгыр. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә, секундына 15-18 метрга кадәр, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

    Татарстан буенча төнге температура 6-11 градус җылы тәшкил итә. Көндез 15-21 градуска кадәр җылытачак.

    5 сентябрьдә Казанда урыны белән бераз яңгыр, төнлә 11-13 градус җылы, көндез - 17-20.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: