Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Җир участокларыннан баш тарту – яңа кагыйдәләр

    Бүгенге көндә кайбер җир участокларының хуҗалары үз участокларының кайда икәнлеген дә белмиләр. Бу бигрәк тә пай җирләренең бушка өләшенүе, җир хуҗаларының материаль чыгымнар чыгармыйча гына җир участокларына дәүләт теркәве уздыруы нәтиҗәсендә килеп чыккан хәл. Кайбер җир пае хуҗалары җирләрен фермерларга яки авыл хуҗалыгы предприятияләренә арендага биреп, ә тегеләре бөлгенлеккә төшеп...

    Бүгенге көндә кайбер җир участокларының хуҗалары үз участокларының кайда икәнлеген дә белмиләр. Бу бигрәк тә пай җирләренең бушка өләшенүе, җир хуҗаларының материаль чыгымнар чыгармыйча гына җир участокларына дәүләт теркәве уздыруы нәтиҗәсендә килеп чыккан хәл. Кайбер җир пае хуҗалары җирләрен фермерларга яки авыл хуҗалыгы предприятияләренә арендага биреп, ә тегеләре бөлгенлеккә төшеп яисә башка сәбәпләр аркасында ул җирләрдән баш тарталар. Нәтиҗәдә җир эшкәртелми, ташландык хәлгә килә.

    Соңгы елларда киң таралган тагын бер күренеш-җир хуҗасы үлеп китә, ә аның варислары бу җирне эшкәртү турында уйлап та карамыйлар. Шуңа да мондый мондый эшкәртелмичә ятучы җир участоклары хуҗаларын җир файдаланмаган очракта административ җаваплылык каралганын искәртәсе килә.

    Россия Федерациясенең җир кодексының 42 нче маддәсе җир пае хуҗаларын авыл хуҗалыгы җирләрендә җирнең эшкәртелүен, туфракның тиешле тәртиптә тотылуын тәләп итә. Шуңа күрә әгәр җирне эшкәртергә, арендага бирергә яисә сатарга теләк булмаса бу участоктан баш тарту отышлырак. Бүгенге көндә бу процедура җиңеләйтелгән.Моның өчен җиргә хуҗа булу турындагы документлар белән җирдән баш тарту турындагы гаризаны дәүләт теркәве уздыручы органга (Росреестр) тапшыру да җитә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: