Районда инвалидлар ункөнлегенә йомгак ясалды
Безнең районда яшәүчеләрне берничек тә битараф дип әйтеп булмый. Моның нәкъ менә шулай икәнлеген "Йөрәктән - йөрәккә" марафоны да раслады. Махсус куелган 2 савытта 227 750 сум акча җыелды. 26 334 сумы "Биектау" хәйрия фондына күчерелде. Район спортчылары Инвалидлар спартакиадасын уздыру кысаларында 15 500 сум җыйдылар. Анда бәйгедә катнашучыларга азык-төлек...
Безнең районда яшәүчеләрне берничек тә битараф дип әйтеп булмый. Моның нәкъ менә шулай икәнлеген "Йөрәктән - йөрәккә" марафоны да раслады.
Махсус куелган 2 савытта 227 750 сум акча җыелды. 26 334 сумы "Биектау" хәйрия фондына күчерелде. Район спортчылары Инвалидлар спартакиадасын уздыру кысаларында 15 500 сум җыйдылар. Анда бәйгедә катнашучыларга азык-төлек тупланмалары тараттылар. "Форпост - балаларга" линиясе буенча 2500 сум акча җыелды. Җыелган акчаларның барысы да инвалидларга адреслы ярдәмгә сарыф ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев