Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Җинаятьчелеккә каршы көрәштә алар һәрвакыт алда

Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Революция тарафыннан тудырылган милиция оештырылу турындагы карар 1917 нче елның 10 ноябрендә кабул ителгән. Ә моннан 10 ел элек ул без әйтергә гадәтләнгән “полиция” дип үзгәртелде.

Бүгенге көндә Россия Эчке эшләр министрлыгының Биектау бүлегендә 130 хезмәткәр эшли. Полиция көнендә аларның күбесен хезмәтләрен намус белән башкарганнары өчен аерым-аерым билгеләп үттеләр. Биектау бүлегенең шәхси составын һөнәри бәйрәмнәре белән котларга Биектау районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Равил Хисаметдинов, район суды рәисе Рәис Гаязов һәм район прокуроры Илнур Ибраһимов килде. Беренче сүзне әйтү хокукы район җитәкчелегенә бирелде.

- Мин хезмәттәшләремне б әйр әм б елән котлыйм, чөнки мин Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамладым. Сезгә беренче чиратта сәламәтлек, сабырлык телим. Без катлаулы заманда яшибез. Коронавирус инфекциясе тормышыбызга үзенең төзәтмәләрен кертә. Шул сәбәпле сезгә дә зур җаваплылык йөкләнә. Якыннарыгыз сезне һәрвакытта да аңласыннар, катлаулы эшегездә ярдәмче булсыннар, - дип мөрәҗәгать итте бүләкләнүчеләргә Равил Фәритович.

Равил Хисаметдинов полиция полковнигы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Биектау районы бүлеге җитәкчесе Илнар Камалиевны Биектау районы Башкарма комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләде.

Бүлекнең 10 хезмәткәренә - Искәндәр Зариповка, Алмаз Хәмидуллинга, Алмаз Нуретдиновка, Эльвир Дусаевка, Ләйсән Рачковага, Марсель Зариповка, Нурсия Хадиятовага, Илзидә Хисмәтуллинага, Иван Давыдовка һәм Рафаэль Минимуллинга хезмәт вазифаларын намус белән башкарулары өчен Рәхмәт хатлары тапшырды.

Әлеге чарага чакырылган абруйлы кунаклар, көч структуралары вәкилләре Рәис Гаязов белән Илнур Ибраһимов та тәртип сагында торучыларга карата җылы теләкләрен белдерделәр.

- Бу бик ямьле бәйрәм. Гадәттә менә шушындый составта билгеләп үтәбез. Шул ук кешеләрнең сафта булуына мин бик шат. Бу бүлектәге тотрыклылык күрсәткече булып тора. Дөресен генә әйткәндә, элек арттарак идегез, ә хәзер ныклы “урталыкта” барасыз, - диде Биектау районы прокуроры Илнур Ибраһимов.

Реклама

Эчке эшләр органнары хезмәткәре көнен бәйрәм итү хөрмәтенә Александр Яуровка, Таһир Маликовка, Вадим Петрянкинга, Әнвәр Арслановка, Денис Газизовка, Ольга Муринага, Гадил Шакировка, Гөлсинә Сөнгатовага, Айнур Закировка, Раил Гыйниятуллинга, Гөлназ Фазылҗановага, Айнур Галәүтдиновка рәхмәт белдерделәр.

Котлауларны, үз буйсынуындагы хезмәткәрләргә мөрәҗәгать итеп, Илнар Фәнисович тәмамлады:

- Әлеге бәйрәм безнең өчен һәрвакытта иң җитди, иң изге бәйрәм булып тора. Безнең бүлек үзенә йөкләнгән вазифаларны җиренә җиткереп, һөнәри осталык белән башкарырга сәләтле, - дип билгеләп үтте Эчке эшләр министрлыгының Биектау районы бүлеге җитәкчесе Илнар Камалиев.

Киләсе елда эчке эшләр органнары юбилейларын билгеләп үтәчәк. Полиция барлыкка килүгә 105 ел тулачак. Урнашкан күркәм гадәт буенча, әлбәттә, 10 нчы ноябрьдә.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев