Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • ИМИНЛЕК САГЫНДА

    2012 елның 4 октябрендә гражданнар оборонасы системасына 80 ел тулды. Ул озак һәм катлаулы үсеш юлы узган җирле һава оборонасының - МПВОның варисы булды. 1932 елның 4 октябрендә илнең ПВОсы турында яңа Положение кабул ителә, аның нигезендә ул Совет дәүләтенең барлык ПВО системасының мөстәкыйль состав өлеше буларак бүленеп чыга. Шушы...

    2012 елның 4 октябрендә гражданнар оборонасы системасына 80 ел тулды. Ул озак һәм катлаулы үсеш юлы узган җирле һава оборонасының - МПВОның варисы булды.
    1932 елның 4 октябрендә илнең ПВОсы турында яңа Положение кабул ителә, аның нигезендә ул Совет дәүләтенең барлык ПВО системасының мөстәкыйль состав өлеше буларак бүленеп чыга. Шушы дата гомумсоюз МПВОсының яши башлау көне дип санала. Аңа йөкләнгән бурычларны хәл итү өчен тиешле көчләр оештырылды, бу - Бөек Ватан сугышында гаять зур роль уйнаган хәрби частьлар һәм ирекле оешмалар. Сугыш елларында безнең объектларга, шәһәрләргә һәм башка торак пунктларга утыз меңнән артык бомбардировщикларның һөҗүме булды, алты йөз меңнән артык фугас һәм бер миллионнан артык яндыргыч бомба ташланды. МПВО- ның медик-санитар хезмәтләре чын каһарманлык һәм батырлык күрсәтте. Алар дошман очкычларыннан зыян күргән йөз сиксән биш мең кешене коткарды. МПВОның хәрби частьлары хезмәткәрләре зур күләмдә торгызу эшләре башкарды. Батырлык һәм каһарманлык күрсәтеп, алар берничә мең зур янгынны бетерделәр, өч йөз мең квадрат метр җимереклекләр өемен җыештырдылар, бер мең километрдан артык коммуналь магистральне, йөздән артык күперне торгыздылар. Хәрби пиротехниклар куркусыз эш иттеләр. Сугыш вакытында алар дүрт йөз утыз меңнән артык шартламаган бомбаны һәм ике миллион ярымнан артык мина һәм снарядны зарарсызландырып, юк иттеләр, ике меңнән артык бинаны миналардан арындырдылар.
    Сугыштан соңгы чорда Бөек Ватан сугышының бай тәҗрибәсенә таянып, МВПО ныклап камилләшүен дәвам иттерде. 1961 елның июлендә ул гражданнар оборонасы булып үзгәртелде, аның төп бурычы халыкны массакүләм юк итү коралыннан саклау һәм зарарлану учакларында коткару һәм башка кичектергесез эшләр башкарудан гыйбарәт иде. 1986 елда Чернобыль АЭС- ындагы авария нәтиҗәләрен бетерү барышында гражданнар оборонасындагы кимчелекләр ачыкланды, аерым алганда, халыкны өйрәтү һәм оешмаларны җиһазлау мәсьәләләрендә. Шуңа күрә 1987 елның июлен-нән бу системаны тамырдан үзгәртергә карар ителде.
    РФ Президенты Указы белән Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм стихияле бәла-казаларны бетерү министрлыгы барлыкка килде.
    Гражданнар обронасының барлык хезмәткәрләрен, шулай ук икътисадның гражданнар оборонасы объекты җитәкчелә-ре, районның гражданнар оборонасы хезмәтләре начальниклары булып торучы оешма һәм учреждение җитәкчеләрен, районның гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиясе әгъзаларын, беренче чиратта үзебезнең ветераннарыбызны шушы әһәмиятле дата белән тәбрик итәбез. Биектау районы оешкан көннән гражданнар оборонасын булдыру һәм үстерү белән аның территориясендә гражданнар оборонасы штабы начальниклары җитәкчелек итте: Гыйльметдин Шәрәфи улы Шәрәфиев - 1965 елның июненнән 1965 елның декабренә кадәр; Виктор Павлович Кокуев - 1965 елның декабреннән 1966 елның декабренә кадәр; Виктор Дмитриевич Прокаев - 1967 елның гыйнварыннан 1968 елның ноябренә кадәр; Николай Андреевич Ларин - 1969 елның февраленнән 1972 елның февраленә кадәр; Хәсән Әюп улы Әюпов - 1972 елның мартыннан 1973 елның мартына кадәр; Владимир Николаевич Тюгаев - 1973 елның мартыннан 1975 елның ноябренә кадәр; Геннадий Евгеньевич Иванов - 1976 елның февраленнән 1979 елның декабренә кадәр; Павел Иванович Ахманов - 1980 елның мартыннан 1997 елның февраленә кадәр.
    Гражданнар оборонасы илнең һәр кешесенең иминлеге турында кайгырта, шулай булгач, бу оешманың 80 еллыгы - уртак бәйрәм. Бу бәйрәмдә иң зур теләк - беркемнең дә тормышына куркыныч янамасын!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: