Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Иман нуры яктылыгы сирпелә

    Район тарихында беренче тапкыр уздырылучы "Рухи көз" православие дини җырлар фестивалендә теләге булган һәркем катнаша да, тамашачы да була алды. Ул Халыклар бердәмлеге көне - Мәскәү һәм Россияне 1612 нче елда поляклардан һәм Тәңре Анасы Казан иконасын азат итү белән бәйле бәйрәм хөрмәтенә 12 нче ноябрьдә Усад мәдәният йортында узды....

    Район тарихында беренче тапкыр уздырылучы "Рухи көз" православие дини җырлар фестивалендә теләге булган һәркем катнаша да, тамашачы да була алды. Ул Халыклар бердәмлеге көне - Мәскәү һәм Россияне 1612 нче елда поляклардан һәм Тәңре Анасы Казан иконасын азат итү белән бәйле бәйрәм хөрмәтенә 12 нче ноябрьдә Усад мәдәният йортында узды.

    Фестивальнең максаты - православие диненә караган җырларны башкаручы яшьләрне эзләү һәм аларга ярдәм итү, заманча рухи музыка жанрын саклау, үстерү һәм тарату, аңлаешлы итү. Фестивальнең рухландыручысы районның руханилар оешмасы җитәкчесе Виталий Ульянов атакай булды. Ул җыелучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Жюри составында Казан Гайсә анасы монастыреның архиерейлар хоры регенты Денис Роговның булуы үзеннән-үзе фестивальнең дәрәҗәсе турында сөйли.

    Рухи җырлар - яшәү һәм үлем, балачак һәм картлык, кешенең Аллаһы Тәгалә белән эчке аралашулары турындагы җырлар. Нәкъ менә шушы аралашу тәүбә итүләргә, рухи дөньяңны үзгәртүгә, тынычлануга һәм үзеңне мәңгелектәге тормышка әзерләүгә китерә дә инде.

    Конкурсның беренче номинациясе "Ялгыз җырлау" дип аталды. Людмила Еремина безне чишмә суыдай саф тавышы белән сөендерде. Ирина Минеева башкарган җыр, җаннарны тетрәндереп, йөрәк түренә үтеп керде. Усад "йолдызчыгы" Вәкил Ильин җыры тамашачыларның иң нечкә күңел кылларын тибрәндерде. Раиса Харланова чыгышы барысын да куандырды. Камилла Хисмәтуллина яңгыравыклы, матур тавыш белән җырлады. Надежда Тюрина Тәңрегә ничек бирелгәнлеген җыр аша белдерде.

    "Коллективлар" номинациясендәге чыгышлар да мактауга лаек. Биектау авылының халык ансамбле чыгышы фестивальгә килүчеләргә яңа көч өстәде. Ә Усад авылының халык ансамбле ир-атлар һәм хатын-кызлар тавышларының аһәңле яңгырашы белән аерылып торды. Зал Шәпше авылының халык ансамбле чыгышын рәхмәт хисе белән җылы кабул итте. Гәр авылыннан ансамбльдә катнашучылар үзләренә карата бик күп ягымлы сүзләр ишеттеләр, чөнки алар бирегә, һава торышындагы көйсезлекләргә карамастан, үз вакытында килеп җиткәннәр.

    "Автор" номинациясендә чыгыш ясаучылар бөтен кешене гаҗәпкә калдырдылар. Һәр нәрсә акчага, матди байлыкка корылган заманда да илаһи рухлану табып, музыка, шигырьләр белән мәхәббәт турында сөйли ала торган кешеләр бар. Вячеслав Иванов, Суфия Михайлова, Ләлә Нигъмәтуллина - аларның чыгышларыннан соң залда бер генә битараф кеше дә калмады.

    Бәйрәм азагында катнашучылар барысы да сәхнәгә чыктылар һәм җырлар инде хор белән башкарылды. Жюри йомгак ясады - катнашучыларның һәркайсы да лаеклы бүләкләрен алды.

    Аллаһы Тәгалә ярдәме белән бу фестивальнең дәвамы булыр, тамашачылар һәм катнашучылар да күбәер. Рухилык һәм мәдәнилек дәрәҗәсе кими барган шартларда Ышаныч, Өмет һәм Мәхәббәт кебек саф чишмәләр булуын раслар, дип ышанабыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: