Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

"Җиңүләрне яулап алган көннәр Онытылмаслар гомер-гомергә"

9 нчы Май алдыннан илебезнең барлык почмакларында да “Җиңү вальсы” яңгырады. Мондый киң күләмле, күп кешеле флешмобны Казанда да бик матур, тәэсирле итеп уздырдылар.

Кремль территориясендә биш йөз мәктәп баласы, күңелләрне җилкендереп, рәхмәтле хөрмәт вальсында бөтерелүләре белән сокландырдылар. Шәпшедә аны өлкән сыйныф укучыларыннан нибары берничә пар башкарды. Алар мондый биюне икенче генә тапкыр башкарсалар да, хәрәкәтләрендә, карашларында аеруча зур горурлык сизелә иде.

Шунысы гаҗәп - Бөек Ватан сугышы турындагы истәлекне шигырьләр һәм җырлар белән генә түгел, Җиңү вальсы көйләренә ашкынулы бию дулкыннарында тирбәлеп тә мәңгеләштерергә була икән. Еракта калган 1945 нче елдагы кебек, тик аерма шунда - хәзер аны җиңүчеләрнең берничә буын дәвамчылары - оныкчыклары бии.

Шәпше мәктәбе укучылары әлеге рәхмәтле хөрмәт вальсын нәкъ менә җиңүчеләргә багышладылар. Алтынчы сыйныфта укучы Ваня бабасын исән чагында күрмәгән булса да, аның турында бик күп белә.

- Минем бабам Петр Анатольевич Чапурин. Аның турында миңа әбием бик күп сөйләде. Бабам 1908 нче елда туган. 1942 нче елның 14 нче апрелендә бабамны армиягә алганнар. 1944 нче елда кул сугышында яраланган. Сугышчан казанышлары өчен хөкүмәт бүләкләренә лаек булган, - дип сөйләде Шәпше урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Иван Платов.

 “Синий платочек” - совет чорыннан соңгы елларда үзенчәлекле һәм бәхетле язмышка ия булган легендар җыр. Ул ике тапкыр дөнья күргән. Беренче тапкыр фашистлар җәберләвеннән качып, поляк җырчылары Советлар Союзына килгән 1939 нчы елда яңгыраган булган. Ә ике елдан “Синий платочек”ны - әтисе үлгәннән соң яңа сүзләр өстәлгән җырны Клавдия Шульженко башкара. Әлеге “яңа иске” җырны хәзер бөтен кеше белә.

Реклама

 “Җиңү вальсы” - халыкара флешмоб. Әмма биредә аның зур күләмле башка формаларындагы кебек тамашачылар гына юк.

- Бу акцияне балалар бик үз итәләр, вальсны да рәхәтләнеп өйрәнәләр. Без бөтен мәктәбебез белән диярлек вальс бии беләбез, дип горурланып әйтә алам, - диде Шәпше урта мәктәбенең педагог-оештыручысы Алина Зинина.

Шәпшедә Җиңү көнен биюләр биеп, тәрәзәләрне бизәп искә алалар. Балалар - Җиңү ирекмәннәре һәм яшьармиячеләр. Алар Советлар Союзы Герое - амбразураны үз гәүдәсе белән каплап, дошман пулеметын тончыктырган якташлары Николай Липатов исемен йөртәләр.

 Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев