Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Илебезнең гади солдаты

Редакциядән. Табиб - дөньяда иң изге, мәрхәмәтле, кешелекле һөнәр иясе. «Табиб һөнәре - батырлык, фидакарьлек, күңелнең һәм уй-фикернең чисталыгын, үз-үзеңне аямауны таләп итә», - дип язган А.Чехов. Биш ел Дөбъяз хастаханәсендә, утыз ел Биектау үзәк район хастаханәсендә табиб булып хезмәт куйган Венера Габделхәй кызы Ибраһимованы районда белмәгән кеше юктыр, мөгаен....

Редакциядән.

Табиб - дөньяда иң изге, мәрхәмәтле, кешелекле һөнәр иясе. «Табиб һөнәре - батырлык, фидакарьлек, күңелнең һәм уй-фикернең чисталыгын, үз-үзеңне аямауны таләп итә», - дип язган А.Чехов. Биш ел Дөбъяз хастаханәсендә, утыз ел Биектау үзәк район хастаханәсендә табиб булып хезмәт куйган Венера Габделхәй кызы Ибраһимованы районда белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Бүген исә, Бөек Җиңү көне алдыннан, газета укучыларыбыз игътибарына тирән белемле булуы, хезмәтен җиренә җиткереп башкаруы , табиблык сизгерлеге белән район халкының ышанычын һәм хөрмәтен казанган Венера Габделхәй кызының канкойгыч сугышның үзәгендә кайнап, туган ягына кайтырга насыйп булган газиз әтисе турындагы истәлекле язмасын тәкъдим итәбез.

Апрель аеның соңгы көннәре. Тиздән 9 май - Бөек Җиңү бәйрәме җитәчәк. Төрле буын кешеләре дәһшәтле Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм зур җиңүгә үзенең дә өлешен керткән, ә күп очракта тормышын да корбан иткән кадерле кешеләрнең фоторәсемнәрен күтәреп, кабат "үлемсез полк" дип аталган демонстрациягә чыгачак.

Бу истәлек маршында безнең дә кадерле әтиебезнең фоторәсеме булуы күңелгә горурлык хисләре бирә.

Мин бу чараны бик зур әһәмияткә ия дип уйлыйм, чөнки без, исәннәр, моның белән сугыш ветераннарына рәхмәтебезне һәм хөрмәтебезне белдереп кенә калмыйбыз, ә үсеп килүче яшь буын белән элемтәләрне ныгытабыз, аларны да патриотлык рухында тәрбиялибез.

Әтиебез Галиев Габделхәй Мөхәммәтгали улы 1914 елның 29 июнендә Дөбъяз районының Казаклар авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып туган. Аңа 4 яшь булганда әнисе үлеп китеп, үги ана кулында үскән. Җидееллык мәктәп тәмамлагач, Арча педагогия училищесына кереп, анда укуын читтән торып тәмамлый. Сугышка кадәр башлангыч мәктәп укытучысы, директоры булып төрле авылларда (Сая, Таршна, Айбаш, Яңавыл) эшли. Сая авылында эшләгәндә Мәмдәл авылы кызы Төхфәтуллина Рауза белән гаилә корып җибәрә. Сугыш башланганда әтиебез ике бала атасы була инде. Аны сугышка 1942 елның язында алалар.

1942 елның 10 апреленнән 1943 елның 20 февраленә чаклы Сталинград фронтында 54 нче ныгытылган районда 48 нче пулемет артиллерия батальонында телефонист-элемтәче сыйфатында хезмәт итә. Сталинград мәхшәрен дә үз күзләре белән күреп, үз җилкәсендә татый, ике тапкыр авыр контузия ала.

1943 елның 20 февралендә әтиләргә алмашка килгән частьләр сафында әти көтмәгәндә күрше Өлә авылы кешесе белән очраша. Алар бер-берсенә бик куанышалар, күрешеп-сөйләшеп туя алмыйлар. Ни кызганыч, ул кеше шул сугышта һәлак була.

Әтиебез 20 февральдән соң Курск юнәлешенә күчерелеп, 6 июльгә кадәр 155 нче укчы полкта телефонист булып хезмәт итә. Шул 6 июльдә камалышта калган гаскәрләр белән әсирлеккә төшә. Өйгә "хәбәрсез югалды" дигән хат килә. Бу вакытта әниебезгә 25 яшь булып, ул ике баланың бердәнбер караучысы булып кала. Кечкенә генә хезмәт хакына мәктәптә дә, колхоз һәм җәмәгать эшендә дә эшләгән, кечкенә балаларын карарга вакыты да булмаган, кеше йортында яисә мунчасында яшәгән, балаларына үлән шулпасыннан башка әйбер ашата да алмаган хатынның газаплануларын язып бетерерлекме икән? Берни эшләр хәлең юк - бөтен ил өстенә килгән дәһшәт бит.

Әтиебез әсирлектә Германиянең Хаген шәһәрендәге концлагерьда 1945 елның 14 апреленә кадәр була - шул көнне бу лагерь АКШ гаскәрләре тарафыннан азат ителә.

Ләкин Туган илгә кайту бик озакка сузыла. Берничә ай АКШ зонасында булалар. Май аенда лагерь капкасы янында берничә иптәше белән төшкән фоторәсеме саклана гаиләбездә. Икенче ягына түбәндәге сүзләр язылган:

"Ләгънәтләнгән фашизм Германиясендә күп меңләгән кешене кешелек дөньясы ишетмәгән ачлык җәфасы белән үлем упкынына салган лагерьда америкалылар азат иткәннән соң сниматься ителдек:

Галиев, Хәбибуллин, Третьяков, Лушпа, Гәрәев, Кочубей, Куандиров, Гончаров, Пустовой, Потравнов. Май 1945 ел."

Апрельдә үк азат ителсә дә, мең кат тикшерүләр уза-уза могҗиза белән генә үзебезнең лагерьга озатылмый кала. Могҗиза дигәнебез кечкенә генә кәгазь кисәге - әтине лагерьда дәвалаган поляк врачы тарафыннан язып бирелгән була. Туган ил чигендә элекке сугыш әсирләрен КГБ хезмәткәрләре тикшереп, күбесен товар вагоннарына төяп, үзебезнең лагерьларга озаталар.

Бер мәрхәмәтлесе бу кәгазьгә карап, бераз уйлап тора да, әтине икенче төркемгә җибәрә - аңа өенә кайтырга мөмкинлек бирә. Алланың рәхмәтләре яусын аңа.

Әтиебез безнең янга 1946 елның февраль аенда гына кайтып җитә. Яшь, чибәр әтиебезнең исән калып, безнең янга кайтуы без, балаларына, нинди зур шатлык булды! Мондый бәхет бик сирәкләргә генә насыйп булды бит ул давылдан соң.

Ул вакытта без Яңавылда яши идек. Әти белән әни мәктәптә укыталар. Укытучылар авыл клубында концерт, спектакльләр куялар. Әтинең "Галиябану"да Хәлилне уйнаганы хәтеремдә. Ул матур җырлый иде. "Карурман", "Кара урман", "Мәрфуга", "Хәмдия" дигән җырларны аеруча яратып җырлады.

Реклама

1948 елда, дәү әти бик картаю сәбәпле, әти туган йортына - Казакларга кайтырга була.

Әти-әни мәктәптә эшли башлыйлар. Әмма тиздән яңа сынаулар башлана. (1948 елда янәдән репрессияләр көчәеп китә).

Башта әтине эштән алалар, бераздан, белеме җитми, дип, әнине дә эштән чыгаралар. Әтине туктаусыз НКВД бүлегенә сорау алырга чакырып торалар. Бәхеткә, шул елларда безнең Казакларда һәм Матмырда нефтеразведка эшләде. Әтиебез буровойга эшкә керде. Ул елларда буровой эшчеләренә хезмәт хакы исәбенә азык-төлек паегы бирәләр иде. Шунлыктан без ул вакытта хәйран гына әйбәт яшәдек. Соңыннан, разведка киткәннән соң, әти төрле эшләрдә эшләде, яңа һөнәрләр үзләштерде: ул төзүче дә, балта остасы да, столяр да, мич чыгаручы да, калайчы да булды, башка күп эшләрне дә булдырды. Хәтта бер елга Казахстан җирләрендә дә эшләп кайтты. Аннан күп итеп бодай алып кайтканы хәтердә.

Ә инде яңадан мәктәпкә кайтырга мөмкинлек тугач, 60 яшенә кадәр Казаклар мәктәбендә укытты, ир балаларга хезмәт дәресләре бирде, бухгалтер-хисапчы вазифаларын да башкарды. Шул ук вакытта гаиләдә бик күп авыр эшләр әти җилкәсендә булды. Казаннан җәяүләп икмәк, он ташуларны гел ул башкарды. Кышын чанада тартып 40ар икмәк алып кайта торган иде.

"Уф алла" арбасы белән утын, печән ташулар, лесхозга процент исәбенә печән чабулары әле дә истә. Анда бик күңелле компания җыела иде: Зәки абый Миргазизов, әти, Мәсгуть абый Камалов, Мансур абый Камалов, Кәрим абый Җиһаншин.

Әтигә чана яки "уф алла" арбасын тартышырга безнең берәребез йөри идек. Һичъюгында тау менгәндә булышыр өчен каршы алырга бара идек.

Бер кышны утыныбыз булмаганлыктан, әти белән Ашыт аръягындагы таллыкка йөрдек. Әти мине төн урталарында уятып алып китә торган иде. Барып җиткәч, әти тал кисә, мин җыеп барам. Соңыннан әти аларны ипләп, чанага җайлап бәйли дә, үзе төпкә җигелә, мин яннан тартам. Юлның күп өлешендә үргә каршы менәргә туры килә иде. Шул үрләр, тауларга менә-менә йөк ташулардан гаҗиз булган әтиебез 70 нче еллар азагында Биектау авылына күчеп яши башлады.

Гәрчә авылыбыз гаҗәеп матур табигатьле булса да, авыр тормыш арбасын тарткан кешегә дөнья ямьлелеге бик күренмәгәндер шул.

Ә менә 2015 елның җәендә Төркиядә яшәүче ун яшьлек оныгым Диләрә, беренче тапкыр Казакларга кайтып, Ашыт буена Олы Болынга төшкәндә, андагы хозурлыкны күреп хәйран калган, бик нык хисләнгән иде.

- Әнием, бу җәннәтме? Ах, бу - җәннәттер! Нигә без биредә яшәмибез? - дип әнисен аптыраткан иде.

Шушы баланың табигать матурлыкларын ни дәрәҗәдә нечкә тоемлый алуына куандым, әлбәттә.

Минем үземнең дә инде шактый олыгайгач, Олы Болын уртасына басып, офыкларны күзләгәнем, биредәге гаҗәеп гүзәллеккә сокланып торганым бар.

Әтиебез фронтта һәм әсирлектә күргән михнәтләр аркасында күп авырулардан җәфаланды, вакыт-вакыт билсез калып, урын өстендә ятты. Үпкә авыруы белән дә чирләде, аны әни үзе ясаган кымыз белән, дуңгыз майлары эчереп дәвалады, кычыткан ванналарына утыртты.

1985 елда инфаркт кичерде. Ә 94 нче елда үт куыгына ясалган операциядән соң терелә алмады.

Әти язган хатларны кабат-кабат укыйм, хатирәләрне яңартам. Һәм зур үкенеч җаныма тынгылык бирми. Үземнең әти-әниемә күңел җылымны кирәгенчә - тулысынча бирә алдыммы, аны юкка сарыф итмәдемме, дип хафаланам.

Әти төшендә һаман сугышны күрә иде. Ә тормышта исә сугыш турында җәелеп сөйләшергә яратмады. Күбрәк аерым вакыйгалар, яхшы кешеләрне генә искә ала иде. Без, балалар да, аны никтер сораулар биреп интектермәдек. Заман рухы күзәнәкләргә сеңгән булган, күрәсең. Үз-үземне ни өчен олыгайгач та бу чирдән айнымаганбыз, нигә әтиебезне сораштырмаганбыз, аның башыннан узганнарны күбрәк белергә тырышмаганбыз, дип битәрлим. Әтиебезнең хәтере 80 яшендә дә бик яхшы иде бит әле. Истәлекләрен яңартып, дәфтәргә терки барса, киләчәк буыннар өчен гыйбрәтле әдәби әсәр язарлык булыр иде, югыйсә.

Кичер, әтием! Кичер, әнием! Авыр туфрагыгыз җиңел, урыныгыз җәннәттә булсын! Сез һәрчак минем күңелем түрендә, сез минем өчен һаман да исәннәр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев