Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Илебез укучылары сәламәт яшәү рәвеше яклы

    1 нче сентябрь - Белем көнендә илдә яңа проект - Россия укучылары хәрәкәте тормышка ашырыла башлады. Безнең Чыпчык мәктәбе проектны гамәлгә кертү мәйданчыкларының берсенә әверелде. Бездә зур тәрбияви чараларны уздыруның кызыклы һәм нәтиҗәле алымнары сынала. 29 нчы октябрьдә без Россия укучылары хәрәкәтен оешманың барлыкка килгән көне белән "Россия укучылары хәрәкәте"...

    1 нче сентябрь - Белем көнендә илдә яңа проект - Россия укучылары хәрәкәте тормышка ашырыла башлады. Безнең Чыпчык мәктәбе проектны гамәлгә кертү мәйданчыкларының берсенә әверелде. Бездә зур тәрбияви чараларны уздыруның кызыклы һәм нәтиҗәле алымнары сынала.

    29 нчы октябрьдә без Россия укучылары хәрәкәтен оешманың барлыкка килгән көне белән "Россия укучылары хәрәкәте" гимнына флешмоб оештырып котладык. Ә 9 нчы ноябрьдә "Рәхәтләнеп чүгәләгез" дип аталган Бөтенроссия акциясендә катнаштык. Балалар чарада укучылар, ата-аналар, педагоглар җәмгыятенең сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау мәсьәләләренә игътибарын җәлеп итү максаты белән катнаштылар.

    Акциядә катнашучылар ничә тапкыр таләп ителгән булса, шуның кадәрле чүгәләделәр һәм моның өчен аларга катнашучы жетоннары һәм сәламәт яшәү рәвешенең төп принциплары турындагы мәгълүмат теркәлгән листовкалар бирелде.

    1 нче биремне башкара алган балалар 2 нче турда сәламәт яшәү рәвеше турындагы сорауларга җавап бирделәр. Дөрес җаваплар өчен "Рәхәтләнеп чүгәләгез" акциясе символлары беркетелгән значоклар белән бүләкләнделәр.

    Акциядә катнашучылар биремне бик яхшы башкарып чыктылар. Шундый ук кызыклы һәм мавыктыргыч чараларны түземсезлек белән көтеп калабыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: