Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Илебез горурлыгы

    Бүген әһәмиятле дата - кешенең дөньяда беренче тапкыр Галәмгә очкан көн. Ул кеше - Юрий Алексеевич Гагарин. 1961 нче елның 12 апрелендә көндезге 12 сәгатьтә Бөтенсоюз радиосы буенча кешенең Галәмгә очуы турында хәбәр иттеләр. Бу нәкъ шартлаган бомба эффектына тиң булды. Бөтен дөнья җәмәгатьчелеге, тын да алмый, кешенең иксез-чиксез Галәм...

    Бүген әһәмиятле дата - кешенең дөньяда беренче тапкыр Галәмгә очкан көн. Ул кеше - Юрий Алексеевич Гагарин.

    1961 нче елның 12 апрелендә көндезге 12 сәгатьтә Бөтенсоюз радиосы буенча кешенең Галәмгә очуы турында хәбәр иттеләр. Бу нәкъ шартлаган бомба эффектына тиң булды. Бөтен дөнья җәмәгатьчелеге, тын да алмый, кешенең иксез-чиксез Галәм киңлекләрен өйрәнүен дәвам итүе турында тыңлады. Илебез өчен никадәр шатлык-сөенеч, күз яшьләре, горурлану булды.

    Юрий Гагаринны Мәскәү вокзалында Коммунистлар партиясе һәм дәүләт җитәкчеләре каршылый. Мәскәү урамнары йөз-ләрендә шатлык балкыган меңләгән кеше белән тула. Ул көнне мин Казанда укуда идем. Юрий Гагарин бөтен дөнья буйлап диярлек йөреп чыкты, аның батырлыгына сокланган меңләгән кешеләр белән очрашты. Ул Казанга да килде, өлкә комсомол конференциясендә катнашты.

    Кайбер иптәшләрнең сүзләренә караганда, КПССның Татарстан өлкә комитетының элеккеге секретаре Фикрят Табеев аны Идел буйлап Кама Тамагына балык тотарга алып бара. Гагарин су чаңгыларында катер артыннан "оча".

    1989 елда, Саратовта укуда булганда миңа Энгельстан ерак түгел Смеловка авылында Гагарин җиргә төшкән урында булу бәхете елмайды. (Аннан соң монда "Гагарин кыры" архитектура һәйкәле төзелде). Уңайсыз һава торышы аркасында космик корабль аппараты билгеләнгән урыннан берничә йөз километрга тайпылганлыгы турында сөйләделәр. Кырда эшләүче гади колхозчылар космонавтның җиргә төшүенә шаһит булалар. Гагарин эшче төркем килеп җиткәнче, аппараттан чыгып, шул тирәдә йөреп тора.

    Узган гасырның 70 нче елларында Геленджик шәһәреннән ерак түгел Кара диңгез буенда Архипо-Осиповкада ял иттем. Ржев (хәзерге Гагарин) шәһәре башкарма комитеты рәисе белән бергә яшәдем. Ул Гагариннар гаиләсе турында сөй-ләде. Соңгы елларда беренче космонавтның кызы Елена тарихи Кремль музее директоры булып эшли. Берничә ел элек аны орден белән бүләк-ләделәр.

    Гагарин артыннан Га-ләмгә йөзләп космонавт очты, алар арасында Валентина Терешкова да бар иде. Хәзер ул РФ Дәүләт Думасы депутаты. Россия халкы илебезнең тормышын җиңеләйтерлек һәм бөек Россияне данларлык яңа ачышлар, казанышлар көтеп яши.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: