Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Ике километр ярым бәхет

    Биектау районында уңышлы тормышка ашырыла торган зарури программаларның берсе - авылларга илтүче юллар салу буенча федераль программа. Районда ел саен биш километр тирәсе юл төзелә. Бу исә якынча 2 авыл халкының "һава торышына бәйлелектән" котылуын белдерә. Әле шушы көннәрдә генә Биектау районының Кодаш авылы юлын төзү эшләре тәмамланды. Халыкның сөенүенә...

    Биектау районында уңышлы тормышка ашырыла торган зарури программаларның берсе - авылларга илтүче юллар салу буенча федераль программа. Районда ел саен биш километр тирәсе юл төзелә. Бу исә якынча 2 авыл халкының "һава торышына бәйлелектән" котылуын белдерә.

    Әле шушы көннәрдә генә Биектау районының Кодаш авылы юлын төзү эшләре тәмамланды. Халыкның сөенүенә чик-чама юк. Моңа әле һаман ышанып бетә алмыйбыз, диләр. Тагын бер тапкыр шатлану өчен көненә әллә ничә тапкыр чыгып карыйлар.

    Нәзирә Җиһаншина биредә 42 елдан бирле яши. Юлсызлык китергән авырлыклар әле тиз генә онытылмас та, ди:

    - Мин 17 ел почтада эшләдем. Яңгырлы көннәрдә юл шулкадәр бозыла, бу баткакны озын кунычлы резин итек киеп кенә "ера" идек, - дип исенә төшерде ул.

    Биектау районы Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Дамир Шәйдуллин сүзләренә караганда, районда федераль программа буенча ел саен 5 километрлап юл төзелә. Кодаш авылына илтүче юлның озынлыгы 2,5 километр чамасы булган. Объектның бәясе - 20 млн. сум.

    Районда хәзер Бәерли авылы юлын төзү эшләренең дә тәмамланып килүен әйтеп үтү урынлы булыр. Шулай ук Олы Починок авылына илтүче юлны салу өчен проект эшләре башкарыла. Ә әлегә исә кодашлыларны бик тә куандырдылар.

    Кодашның төп кешеләреннән берсе юл төзелү белән тормыш-көнкүреш тә бөтенләй үзгәрде, ди:

    - Кайчан телисең, шунда юлга чыгарга була, көн бозылып китсә, планнарны үзгәртергә туры килер инде, дип тә борчыласы юк.

    Рәдиф Гыймадиев барлык төзүчеләргә, шулай ук Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллинга зур рәхмәтен белдерде. Ни дисәң дә, Кодаш авылы - Биектау районының чиге дигән сүз, аннары инде Марий Эл Республикасы башлана. Шундый ерактагы авыллар турында кайгырту халыкның күңелендә өмет, җылы хисләр уята.

    Бәхетне километрлар белән үлчәп булмый, дисәләр дә, без тәвәккәллик әле. Кодаш авылында яшәүчеләр өчен ул хәзер 2,5 километр тәшкил итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: