Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Ике бәйрәм арасы уен-көлке, күңел ачулар белән үтте

    Борынгырак заманнарда кызлар төрле юрамышлар, багулар, фараз итүләр белән үзләренә насыйп ярның, кияү егетенең кем булачагын белергә омтылганнар, күрәзәчеләргә дә мөрәҗәгать иткәннәр. Хәзерге заманда болар бары бер мәзәк кенә булып тоела. Киләчәккә күз салу һәрвакытта да кызыксыну уяткан. Әмма табигатьтән өстен серле көчләргә ы ш а н у б и г р ә к т ә христианнарның Святки атналыгында кулай саналган. Бу - Раштуа белән Хач ману арасындагы вакыт. Болар барысы да биюләр, җырлар һәм пилмән пешерү кичәсе белән тәмамланган.

    Халык күп җыела торган бәйрәмнәрнең, күңел ачуларның кайсын гына алма, аларның берсе генә дә күңелләрне җилкендерә торган кадрильдән башка гына узмый. Рәсәйдәге бәйрәмнәр хор җырлары, биюләр белән аерылып торган.

    Биектау авылы мәдәният йортында борынгы йолаларны, халык авыз иҗаты традицияләрен яңартырга булганнар. Данлыклы “Чижик-Пыжик”ка халык кадрилен оештырганнар. Чыннан да, таныш көйне ишетүгә үк аяклар үзләреннән-үзләре тыпырдый башлыйлар.

    Б и ю л ә р , т а н ц ы л а р - Святки атналыгына хас күренешләрнең берсе генә. Ә башка үзенчәлекләре - күрәзәлек итү, багу һәм пилмән кичәсе. Ә ул болай була: борынгы заманнарда Святки атналыгында кичләрен кызлар бергә җыелганнар, җырлар җырлап, биеп күңел ачканнар, бергәләп пилмән ясарга утырганнар. Ә пилмән эчлеге кемнең нәрсә яратуына бәйле булган.

    - Минем иң яраткан пилмәнем - торма белән! Башта аны чистартасың, аннары вак тишекле кыргычтан уасың, согын сыгып чыгарасың. Минем каенанам шулай эшли иде. Башта, пилмәннең эчлегенә торма салыначак, дигәч, ул тәмсез буладыр, дип уйлаган идем. Әмма ашап караганнан соң аның бик тәмле булуына инандым! - дип сөйләде халык җыр коллективы әгъзасы Ольга Семенова.

    Пилмән пешергәндә һ ә р ва к ы т та бе р - и к е “бәхетле” пилмән ясалмый калмый. Андыйларның эченә тиен акча салынган була. Тәлинкәсеннән шундый пилмән чыккан кешегә бәхет ишелеп киләчәк, дип юрыйлар. Ә инде кызларның бергә җыелуының төп сәбәбе күрәзәлек итү була.

    - Василий кичәсе аерым урын алып тора. Кызлар нәкъ менә шул кичтә үзләренең язмышларын белергә тырышканнар. Ә чынлыкта исә язмышыңны белү өчен күрәзәлек итү гөнаһлы гамәл санала, әмма без аннан кызык ясау, үзебезнең тамырларны, гореф-гадәтләрне онытмас өчен генә тамаша оештырып алабыз, - диде “Яблоневый ряд” фольклор ансамбле җитәкчесе Татьяна Зеленяк.

    Халык ышанулары буенча Святки атналыгы -үзенчәлек ле вакыт. Теләсә кем дә үзенең киләчәгенә “күз сала” ала һәм ул, һичшиксез, тормышка ашачак дип ышана. Күрәзәлек итүнең аеруча кызыклы төрләренең берсендә кызлар кечкенә к апчыкк а үзләренең бизәнү әйберләрен салалар һәм мәгълүм бер мистик мәгънә белән җыр башлыйлар. Кемнең беләзеге эләгә, куплет та шуңа багышлана. Җырга аңлатманы да барысы бергә бирәләр.

    Ә л е ге й ол а б ез н е ң көннәргә мәдәни феномен буларак килеп җиткән. Кызлар әле бүген дә мавыга торган башка алымнардан аермалы буларак, монысы турында күп кеше белмидер дә. Ярма, стаканга салынган су, балдак, балавыз белән күрәзәлек итү - киләчәккә “күз салу” алымнары шактый. Алар арасында иң киң таралганы - балавыз. Аның ярдәмендә әле бүген дә күпләр үзләренең киләчәк тормышларының нинди буласын күзалларга тырышалар.

    Сихер серләренә төрлечә төшенергә була. Әмма иң мөһиме - моның белән артык мавыгып китмәү. Боларның һәммәсенең дә нибары уен һәм рус халык авыз иҗаты серләренә төшенүнең үтемле алымы гына булуын истән чыгармау.

    Гүзәл ГАЗИЗУЛЛИНА, Фәнил МӨХӘРЛӘМОВ фотосы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: